Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Чүбек мендәрең бармы?

Фән-техника алга киткән заманда яшәү рәхәт шул ул.

Бөтенебездә телефон, телефонда фотоаппарат. Бөтен кеше фотограф хәзер. Бөтен эшне, әйберне - бөтенесен дә төшерәбез. Төшерәбез дә күрсәтәбез. Шулай кирәк, шулай сорыйлар, шулай тиеш. Фотосурәт булмаса, син эшләгән саналмыйсың. Эшләгән саналсаң да, начар эшләгән буласың. Иң мөһиме, ул фотоны күбрәк кеше карасын, аның астына берәр комментарий язсын. Начарны язамы, яхшынымы - эш анда түгел. Язсыннар гына. Эшнең сыйфаты бүген менә шулай бәяләнә. Ул рейтинг дип атала.

Мин мәктәптә эшли башлаганда укытучым Зәкия апа: «Эшне аны бөтен кеше эшли. Кеше килгәндә күрсәтергә «чүбек мендәрең» булсын», - дигән иде. Ул вакытта апа аңлатты, мин аңлаган кебек булган идем. Аңлаган кебек тоелган гына икән. Менә хәзер икән ул чүбек мендәре заманасы. Уңга борылдың - сурәткә төш, сулга карадың, янәдән кадрга эләк…

Менә әле генә шаулап-гөрләп өмәләр узды. Әле алга таба да дәвам итә. И-и-и, фотосурәткә төшеп тә карадык инде. Агач та утыртабыз, казыйбыз, чиләк белән су да ташыйбыз, чистартабыз, тырмалыйбыз, себерәбез аннан, атарга бастырган партизаннар кебек тезелеп төшәбез. Эш күрсәткече  - шул фотосурәтләр. Җитәкчеләр дә шуны сорыйлар, отчетка да шул кирәк, хәтта кайберәүләр өйдәгеләренә дә, менә шунда булдым, дип дәлилләр өчен сурәткә төшәләр. Эшнең сыйфаты, нәтиҗәсе берәүне дә кызыксындырмый... дип булмый инде. Тик алары икенче планга күчте. Беренче планда фотога төшү һәм аны социаль челтәрләрдә тарату, лайк җыю, рейтингны күтәрү. Алары җыелмаса, рейтингың күтәрелмәсә, һич югы сурәтең торсын. Ялтыр-йолтыр матур кәгазьле конфетларның эчендә һәрвакыт сыйфатлы ризык булмый бит. Бүгенге маркетинг заманасында киресенчә, үтмәс товарны тышкы яктан ялтыратып халыкка «олактырмакчы» булалар. Монда да шулай. Эшләсәк-эшләмәсәк тә, катнашсак-катнашмасак та, шулар янында кайнашып селкенеп йөреп кадрга эләксәң бик яхшы. Авыру инде бу, җәмгыять авыруы һәм бик тә йогышлы авыру. Тарала һәм бик тиз йога торган. 

Ислам дине сурәтне тыя, ярамый дисәләр дә, алар да башкалардан калышмый. Алардан да шундый отчет сорыйлардыр инде. Ярар, ниндидер өмәләр, җыелышлар, карар кабул итү кебек мөһим чаралардан кирәк тә булсын ди. Ә менә никахта кәләшнең битенә берәр смайлик яки күбәләк, битен түгәрәк белән каплап куеп сурәткә төшкәннәрен аңламыйм. Кәләшнең битен капларга булгач, нигә соң сурәткә төшеп торырга? Асылы нидә соң алай сурәткә төшүнең? Аллаһ танымасын диләрме? Алай булгач, кияү үзе генә бассын да төшсен.

Кызык заманда яшибез. Җансыз роботлар заманында. Ниндидер бәла-каза булса да, без беренче чиратта ярдәм итәсе урынга башта тизрәк фотосурәткә төшерәбез. Кызык бит. Иң мөһиме - чүбек мендәрегез тулсын, ул буш була күрмәсен.

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса