Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Муса Җәлил ничәнче елда туган?

Муса Җәлил дә бит шушы сугыш корбаны.

Бәйрәм алдыннан бәлки аның һәйкәленә дә игътибар белән карарлар.
Татар халкында «Урман артындагыны күрә, борын астындагыны күрми» дигән бик тә гыйбрәтле мәкаль бар. Шулайдыр, без әллә башны, әллә борынны күккә чөеп барабыз бугай. 

Җәлил һәм Ленин урамнары кисешкән чаттагы герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә куелган обелискта инде менә ничә айлар туган елын күрсәткән 1906 санының берлесе юк. Кирәк булып берәрсе алып киткәнме, вакыты җитеп үзе төшкән дә, себереп түккәннәрме - бүген инде Аллаһ кына белә. Ә төшкән шул 1 лене куярга икәнен берәү дә белми.
«Бог не Тимошка, видит немножко» дигәндәй, халык бит сукыр түгел, күрә, белә. Бөтен кешенең дә йөрәгенә йон үсмәгән. «Озакламый 9 Май, М. Җәлилнең туган датасындагы берлене урлаганнар!?» Мөдәссир Сөләйманов миңа җибәрде», дип хәбәр итте озак еллар шәһәрнең мәдәният идарәсен җитәкләгән Лидия Старшинина.

Җәлил дә бит илебез азатлыгы өчен башын фашист балтасы астына салган. Туган көнендә «Ул безнеке» дип күкрәк кагабыз, «Шигырьләре бик күп телләргә тәрҗемә ителгән, дөньяда аның батырлыгын кабатлаган беркем дә юк» дип горурланып сөйлибез. Сөйләвен сөйлибез дә, ә берле санын ябыштырып куярга кулыбыздан килми.
Шагыйрьнең туган көнен билгеләп үткәндә, февраль аеның зәмһәрир суыгында, район башлыгы күрмәсен дип каплап тордылар дигәннәр иде инде. Ә бәлки Җәлил чыннан да 906 елда ук тугандыр?! 
 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса