Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Кагыйдәләрне үтәмәү бәхетсезлеккә китерә

Юлларның каралмавы да һәлакәтләргә китерергә мөмкин.

Кышын халык карлы, чистартылмаган юллардан зарланса, язгы чорда кешеләрне, аеруча автомобиль йөртүчеләрне аларның чокырлы, җимерек булуы борчый.

Бу турыда күптән түгел булып узган юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясенең чираттагы утырышында да ярып әй-телде. 

Агымдагы елның гыйнвар аенда шәһәр эчендәге һәм трассалардагы юлларда юл-транспорт вакыйгалары алай ук күп булмаса да, февральнең беренче ункөнлегендә үк авария очраклары да, һәлак булучылар саны да кинәт кенә күбәеп китте - 3 юл-транс-порт һәлакәтендә 3 кеше якты дөнья белән хушлашты. ЮХИДИ хезмәткәрләре аварияләрнең төп сәбәбен юлларның торышы начар булуы белән бәйләде. Дәүләт автоинспекциясе начальнигы Валерий Гыйздәтуллин Әлмәт җирлегендәге юлларда 6 юл-транспорт очрагы теркәлүен, аларда 8 кешенең тән җәрәхәтләре алуын да хәбәр итте. Аварияләр күп була торган көннәр дип һәрвакыттагыча җомга, шим-бә һәм якшәмбе көннәрен атады. Аек булмаган хәлдә машина белән идарә итүнең 36 факты ачыклануын да әйтте. 

- Февраль ае чыннан да хәвефле булды. 1 февральдә кичке алтылар тирәсендә Чаллы-Зәй-Әлмәт автоюлында Лада Калина машинасы хуҗасы җәяүлене таптатты. Зыян күрүчене коткарып булмады. Тикшерү барышында Лада Калина руле артындагы кешенең куркынычсыз юл тизлеген сакламаганлыгы ачыкланды. Бу гына түгел, авария булган участоктагы юлның тиешенчә чистартылмаганлыгы һәм җәяүлеләр аркылы чыга торган урында стационар яктырткычның эшләмәгәнлеге дә билгеле булды. Кышкы чорда автомобиль юлын тиешенчә карап тормаулары өчен «Татнефтедор» җәмгыятенең вазифаи затына карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелеп, тиешле яктырту булмаганлыгы хакында «Главтатдортранс»ка мәгълүмат җиткерелде.

5 февраль көнне көндезге өчләр тирәсендә Казан-Оренбург автотрассасында Фольксваген Поло машинасы хуҗасы, шулай ук тиешле куркынычсыз тизлекне сакламыйча, юл кырыена туктаган бортлы ярымприцепка килеп бәрелеп һәлак булды.

13 е көнне Рус Акташы-Кузайкино автоюлында ВАЗ-21043 машинасын йөртүче каршы юлга чыгып Ниссан X-TRAIL автомобиле белән бәрелеште. Нәтиҗәдә ВАЗ-21043 машинасының пассажиры урында ук вафат булды. Тикшерү барышында кабат юл торышының начар булуы ачыкланды. Бу уңайдан «Татнефтедор» җәмгыятенә чираттагы беркетмә төзелеп юлланды. Бу участокта нормаларга туры килмәгән юл кырыен түбәнәйтү очрагы турында  оешмага инде берничә тапкыр җиткерелеп килсә дә, чаралар күрелмәде. Мондый ваемсызлык аварияләргә һәм кеше үлемнәренә китерде, һәм бу бернинди дә кысаларга сыймый, - диде Валерий Мизхәт улы. 
Җитәкче сүзләрендә хак-лык ярылып ята. Юллардагы кечкенә генә җитешсезлек тә зур бәхетсезлеккә китерергә мөмкин. Хәзер инде язгы чорга кердек. Юлларда чокыр ремонтлары март урталарыннан ук башланып китәчәк. 

Шуны гына искәртәсе килә, асфальт өслеккә юл билгеләрен ясауга мөмкин кадәр иртәрәк тотынып, бу эшне чыдам буяулар кулланып башкарсыннар иде. 

Практика күрсәткәнчә, шәһәр юллар идарәсе башкарган эшләрнең сыйфаты үткән елны начар булды - инде җәй ахырына юлларга сызган буяулардан җилләр исте. Халык иминлегендә экономия ясау бер дә килешми торган гамәл - шул турыда онытмасыннар иде. Быел ЮХИДИ хезмәткәрләре әлеге җитешсезлекләрне катгый контрольдә тотачакбыз дип белдерделәр.  


Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса