Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Гаилә бәхете - мәхәббәт һәм тугрылыкта

Әлмәт территориаль ветераннар советы ярты гасыр бергә гомер кичергән күркәм парларны тәбрикләде.

Алтын туй - ул һәр гаилә тарихында онытылмаслык бәхетле мизгелләр һәм эчкерсез, җылы хис-кичерешләр белән тулы үзгә сәхифә.

 Ирле-хатынлы Александровларны язмыш җилләре Иске Суркин авылында табыштыра да, кавыштыра да. Икесе дә ишле гаиләләрдә туып-үскәннәр, әти-әниләре колхозда хезмәт куйган. Борис белән Галина Иске Суркин урта мәктәбен ике ел аерма белән тәмамлыйлар: егет - 1967 елда, кыз исә ике елга соңрак - 1969 елда. 9 нчы сыйныфта укыганда ук Борис бик акыллы һәм матур булып үсеп килүче Галяга күз сала. Югары сыйныфларда яшьләр дуслашып йөри башлыйлар.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Борис «Әлмәтбурнефть» трестының 3 нче бораулау конторасына бораулаучы ярдәмчесе булып эшкә урнаша. Соңрак «Әлмәтнефть» идарәсе ЦНИПРында скважиналарны тикшерү буенча оператор булып эшли башлый. 1970 елның маенда егетне армиягә алалар. Чиләбе өлкәсендә стройбатта хезмәт итә: континентара шахталар төзи, тау токымнарын шартлатучы булып эшли. Галина армиядән сөеклесен сабыр гына көтә.

1972 елның маенда хәрби хезмәттән кайткач, Борис «Әлмәтнефть» идарәсенең скважиналарга капиталь һәм җир асты ремонты үткәрү цехына эшкә урнаша. Монда ул скважиналарга җир асты ремонты үткәрү буенча оператор булып эшли.

1974 елның 16 февралендә бер-берсенә гашыйк яшьләр туй үткәрәләр.

Уңышка юл 
Галина Әлмәтнең консерв заводында, аннары авыл китапханәсендә мөдир, Васильевка авыл Советы секретаре, Иске Суркин авыл Советында хисаплаучы-кассир булып эшли. «Чайка» ашханәсендә буфетчы, «Кичү» ашханәсендә кассир-контролер, шулай ук 150 нче ашханәдә кассир булып эшләргә дә өлгерә.

1987 елда ул Әлмәт сәүдә техникумының читтән торып уку бүлегенә укырга керә һәм өч елдан аны уңышлы тәмамлый. Алдагы 20 елын Галина «Татнефть» компаниясендә: «Елховнефть» идарәсенең 123 нче ашханәсендә, «Солнечный» лагеренда һәм «Елхово» кунакханәсендә ашханәдә производство мөдире, социаль-савыктыру цехында шеф-пешекче булып эшли. Галина Ештиряковнаны әле дә бик тырыш, намуслы һәм җаваплы хезмәткәр буларак искә алалар. 

Ул берничә тапкыр «Татнефть»нең Рәхмәт хаты, «Елховнефть» идарәсенең Мактау грамоталары белән билгеләп үтелә, аның портретын ике тапкыр Почет тактасына урнаштыралар.

Борис Падирякович «Әлмәтнефть» идарәсендә 34 елдан артык хезмәт куя. Ул - Александровлар хезмәт династиясенә нигез салучы. Компания системасында аларның гомуми хезмәт стажы 312 ел тәшкил итә. Бүген Александровлар династиясенә 14 кеше керә. 

Гаилә бәхете тарихы 

Александровларның никахлашкан көннәреннән алып илле ел гомер узган. Бүгенге көнгә кадәр ир белән хатын бер-берсен яратып, тату яшиләр. Ике бала - уллары Андрей белән кызлары Иринаны тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер биш онык - дүрт малай һәм бер кызның бәхетле әби-бабасы алар.

Галина бик кунакчыл һәм пөхтә хуҗабикә, кайгыртучан әни һәм әби, яраткан иренең тугры хәләле. Борис - сабыр һәм игелекле ир, якыннарына һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торучы кайгыртучан әти һәм бабай.

Александровлар гаиләсе беркайчан да эшсез утырмый. Җәй көне алар дачага китәләр, анда бакча эшләре белән мәш киләләр, зур булмаган хуҗалыкларын карап тоталар, гөмбә һәм җиләк җыялар, шулай ук кышкылыкка ризык хәстәрлиләр. Әлбәттә, аларга һәрнәрсәдә балалары һәм оныклары ярдәм итә.

Венира Хәйруллина, 
Әлмәт территориаль ветераннар советы рәисе урынбасары


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса