Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Куллары матурлык тудыра

Осталарны әллә кайлардан эзләп йөргәндә, үзеңнекен күрми калырга да мөмкин икән. Авыл җирлекләре буйлап кул эшләре осталарын барлап йөргән чорда үзебезнең коллективыбызда шундый уңган-булган хезмәттәшебез барлыгын белдек.

«ЮВТ-24» каналының яңалыклар хезмәте шеф-редакторы Чулпан Мосолованың энҗе-сәйләннәрдән төрле муенсалар, брошьлар, алкалар, гомумән, хатын-кыз бизәнү әйберләрен ясаганы турында ишеткәнебез булса да, әлеге эшләнмәләрне үз күзләребез белән күргәч, сокланудан «аһ» иттек. 

Чулпан үзе Әлмәттә туып-үскән, мәктәпне, аннан соң КАИның гуманитар факультетын тәмамлаган, 2012 елда телевидениедә эшли башлаган. 

- Телевидениедә төрле вазифаларда эшләп чыктым бугай инде (көлә). Веб-редактор, пиар-белгеч, монтажер һәм хәтта аз гына вакыт булса да видеооператор, корреспондент, алып баручы да булып хезмәт куйдым. Бүгенге вазифам исә катлаулы гына түгел, җаваплы да. «Тырышкан табар, ташка кадак кагар» дигән кебек, мин дә тырышам. Ләкин ничек кенә булмасын, үземнең кул эшләре белән бәйле шөгылемә дә вакыт табам. 

Әниемнән килгәндер инде бу кул эшләре белән мавыгу дип уйлыйм. Әни бик оста тегә дә, бәйли дә, чигә дә иде, мине дә шуңа өйрәтте. Сәйлән белән чигәргә җиде яшь  булганда ук өйрәнгән 
идем. Әле дә хәтердә, әнием миңа сәйлән җыелмасы бүләк итте һәм шул вакыттан әлеге шөгылем минем өчен үзенә күрә тылсымлы бер мавыгуга әйләнде. 

Әлеге сихри халәт еллар дәвамында кимеми, киресенчә, көннән-көн арта гына бара. 

Беренче эшләрем яулык чигү, беләзек, йөзек  ясау ише булса, бүген инде мин бу шөгылемне камилләштереп, үзем өчен яңа иҗат мөмкинлекләре ачтым. Еллар дәвамында осталык дәрәҗәсен арттырырга тырыштым һәм, ниһаять, 2020 елда мин бөтенләй яңа үсеш дәрәҗәсенә күтәрелдем. 

Бу минем брошь эшлән-мәләре ясау һәм картиналар чигә башлау белән бәйле чорым. Алар шулкадәрле күп һәм шулкадәрле үк төрле. Аңа кадәр күпчелек беләзекләр, муенсалар, заколкалар ясауга өстенлек бирә идем. Чигү эшләре бизәнү әйберләре ясауга караганда күбрәк вакыт таләп итә. Сәйләннәрне үрү дә үзенә күрә бик четерекле эш. Бизәнү әйберләренең формасын ясауны, төсләрне сайлауны интернет челтәреннән карап та, үземнең фантазиямне эшкә җигеп тә башкарам. Ә болай алганда мин табигать күренешләреннән илһамланам. Башымда 
нинди дә булса берәр идея  тудымы, аны тиз арада тормышка ашыру ягын  карыйм. 

Чималга килгәндә, аны интернет-кибетләр аша заказ биреп кайтартам. Чималның күпчелеге чит илнеке. Мисал өчен, сәйлән Япониядән, кристаллар Чехиядән, Австриядән, табигый энҗе-мәрҗәннәр дә шул ук Австриядән килә. Брошь өчен замоклар гына да Япониянеке, ә пайеткалар Италиянеке. 

Бизәнү әйберләрен ясаганда Сваровски кристалларын кулланам. Эшләнмәләр кулдан ясалганга күрә, барысы да эксклюзив, уникаль һәм беркайчан да кабатланмыйлар. Бизәнү әйберләремне үзем дә тагарга, кияргә бик яратам. 5 төрле техникада иҗат итәм: чигү, сәйлән үрү, энҗе-мәрҗәннәрне җыю, туку һәм чыбыкны бөгү, бөтерү. Эшләнмәләрем белән интернет-бәйгеләрдә дә катнашкалыйм, тик әлегә әллә нинди зур җиңүләр яулый алдым дип мактана алмыйм, барысы да алдадыр дип ышанам. 

Дусларым, танышларым еш кына «шушындый төрле логотип белән брошка, мондый беләзек, тегенди муенса ясап бир әле» дип сорыйлар. Әлбәттә, аларның бар теләкләрен тормышка ашырам, эшләнмәләремнән бар да канәгать кала. Моннан тыш әле мин кондитер әйберләре дә пешерергә яратам бит. Төрле тортлар ясап экспериментлар үткәрәм. 

Әле менә күптән түгел генә шоколадлы шар эчендәге торт пешереп карадым. Шул тортны чүкеч белән бәреп ватып ашадылар (көлә). Дегустаторларның тортымны югары бәяләүләре үзенә күрә зур бер шатлык бит ул. Гомумән, мин нәрсә генә башкарсам да, минем өчен иң беренче урында сыйфат дигән төшенчә тора. Матур гына түгел, сыйфатлы булсын дип тырышам, - ди Чулпан.

Алтын куллы хезмәттәшебезгә яңадан-яңа иҗат уңышлары теләп калабыз. Илһам чишмәң ташып торсын, матурлык тудырып, башкаларны куандырып яшәргә, эшләргә язсын сиңа, Чулпан. 

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса