Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Белгеч: Хисаптагы акчаны сиздермичә генә күчерә торган мобиль сервислар була

Түләүле кушымталарга язылуның кайбер очракларында, яки fleeceware вакытында, кулланучыларның счетыннан сиздермичә генә акча күчерергә мөмкиннәр.

Өстәвенә, моңа хәтта кушымтаның үзен алып ташлау да йогынты ясамый. Т1 Интеграция мәгълүмати ининлек буенча компетенцияләр үзәге директоры Виктор Гулевич «Прайм» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

Аның сүзләренчә, аларны зарарлы сервислар рәтенә кертергә ярамый – «бу сервислар мәгълүматларны урламый һәм сөйләшүне тыңламый». Әмма кушымтаның вәгъдә ителгән уникаль мөмкинлекләре аркасында кулланучылар көтелмәгән һәм һәрвакытта да акланмаган чыгымнарга дучар булырга мөмкин.

Кагыйдә буларак, мондый подписка кушымтаның «тулы» функционалының сынау чорыннан соң килә. Әйтик, фоторедактордан файдаланганнан соң шундый хәл күзәтелергә мөмкин.

Әмма кулланучы кушымтаны кирәк түгел дип табып, аны алып ташласа да, аның счетыннан барыбер акча күчүен дәвам итә. Моңа юл куймас өчен, аккаунт белән идарә итү бүлегендә кушымтага язылудан баш тартырга кирәк, диелә хәбәрдә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса