Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Күзләрендә дистәләгән тере паразит суалчаннар табылган

Табиблар уң күзеннән 50 һәм сул күзеннән 10 суалчанны алган.

Табиблар Кытайның Куньмин шәһәрендә яшәүче хатын-кызның күзләрен 60 тере паразит суалчаннан чистарткан. Бу хакта The Sun басмасы хәбәр итә.

Хатын-кыз күзләрен уганнан тере суалчан төшкән һәм  хастаханәгә мөрәҗәгать иткән. Операция вакытында дистәләгән паразитларның күз алмалары һәм күз кабаклары арасындагы урынны биләве ачыклана. Гомумән алганда, табиблар уң күзеннән 50 һәм сул күзеннән 10 суалчанны алган.

Барлык табылган умырткасызлар Filarioidea төренең вәкилләре булып чыгалар, гадәттә Африкада, шулай ук Көньяк Азиянең кайбер районнарында яшиләр һәм бөҗәкләр белән таралалар. Ләкин пациент инфекция йорт хайваннарыннан йоккан дип әйтә. Аның фаразы буенча, ул йорт хайваннарын сыйпаган, ә аннары, кулларын юмыйча, күзләренә кагылган. Шуңа күрә сак булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса