Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Кем ул гади идән юучы?

Җыештыручы һөнәре җәмгыятьтә популяр түгел дип санала, аларның хезмәтенә еш кына игътибарсызлык белән карыйлар, ә бит уйлансаң, бернинди оешма да җыештыручысыз тора алмый

Җыеш-тыручының бурычлары гади: ышанып тапшырылган офис территориясендә чисталыкны сакларга, чүп-чарны җыештырырга, идәннәрне, бәдрәфләрне юарга һәм өстәлдәге тузаннарны сөртергә.
Җыештыручы булып бик күп оешмаларда эшләп карадым. Бер бай оешмада эшләгәндә артыңнан тикшереп, нинди җирдә тузан сөртелмәгән, кайда су тамчылары калган, шуны карап директорга җиткереп йөрүчеләр бар. Чөнки аларның эшләре шундый. Акчасы бик аз - 10 мең тирәсе, ә таләпләре ай-һай нинди. Бар кеше дә андый эштә эшли алмый, урысча әйткәндә, «стальные нервы нужны». Түзсәң - эшлисең, түзә алмасаң - чыгып китә-сең.
Кайбер җыештыручылар берьюлы берничә оешманы берләштерә, эш вакытын алар арасында бүлеп, атна дәвамында барлык биналарда җыештырырга өлгерәләр һәм һәр эшләгән урыннан хезмәт хакы алалар. Әлбәттә, җыештыручы вазифасында әкияттәге акчаны эшләп булмый, әмма тиешле тырышлык белән алган хезмәт хакы кешене туендырырга җитә.
Идән юучы кешене кешегә дә санамаучылар бар. Кайбер оешмаларда алар белән хәтта исәнләшмиләр дә. Ә кайбер җирдә яхшы урында эшләүчеләр идән юучының акчасын чутлап, аның белән булышып утыралар. Швабра белән селти дә, шуның өчен акча ала диләр. Идән юуның нәрсәсе бар инде, ди кайберәүләр. Шул вакытта әйтәсе килә: «Чүпрәкне ал да үзең селкеп кара, аннан аңларсың - синең эшең авырракмы, әллә идән юучыныкымы?»  Берсенең дә юып карыйсы килми, идән генә дә түгел, утырган өстәл өсләрен дә үзләре сөртмиләр. Өстәл артында утырып эшләүчеләр үзләренең сәламәтлеге турында кайгыртып, тузаннан арынсалар була бит югыйсә.
Менә бер мәктәптә эшләп карарга туры килде. Анда төп эштән башка «подработкага», ягъни өстәмә эшкә дә барырга була. Берничә сәгать юасың, җыештырасың. Бу эштә олы яшьтәге апалар да бар, урта яшьтәгеләре дә, кайберәүләр мәктәп ашханәсеннән, я буфеттан идән юарга төшә, кайберсе башка җирдән килә акча эшләргә дип (акчасы инде ташка үлчим), кайберсе - балаларга ничек булса да ярдәм итәрмен дип, кайберсе кредитларны капларга дип. Һәрберсенең төрле сәбәпләре бар. Һәр идән юучыга 13  кабинет, көн дә юарга кирәк, хәтта шимбә көнне дә. Ләкин зарланучылар юк, бу безнең өчен физзарядка гына.

Мин идән юучыларга медаль бирер идем. Ут өертеп җыештырып чыгалар олысы да, кечесе дә, барысы да.

Җәй көне балалар каникулда булганда бөтен идән юучы кабинетларны, коридорларны, тәрәзәләрне юарга тотыналар, һәрбер идән юучыга 20 дән артык тәрәзә туры килә. Тәрәзәләр хәзер кечкенә түгел, барысы да зурлар. Менә нинди олы эш башкаралар алар! Аларның эшен белмәгән кеше, утырып тора торган эштән зарланып, аркам авырта, муенга төште дип әйтә, ә җыештыручының бар җиренә дә төшә, аркасына да, муенына да, хәтта аякларына һәм кулларына да. Бар җирләре авыртса да, алар һәрвакыт елмаялар, кәефләре әйбәт, бер-берсен-нән хәлләрен сорашып, әзрәк гәпләшеп алалар да үз объектларында эшкә тотыналар.

Мәктәпкә эшкә килгәч кенә ишеттем «исәнмесез» сүзен мәктәп балаларыннан. Ә ата-аналар борыннарын күккә чөеп үтеп китәләр. Башка офисларда җыештыручы белән исәнләшү юк - икенче сорт кешеләр диләрдер инде.  Яхшы кием киеп йөрсәң ата-аналар да сәлам бирә, ә идән юучы киеме кисәң - юк.

Күпме генә кукрайсалар да, нәрсәсе бар инде ул эшнең дип сөйләнсәләр дә, бар кеше дә җыештыручы булып эшли алмый. Кайберәүләр җирәнә андый эштән, чөнки анда нинди генә пычрак юарга туры килми, бәдрәф тыгылса әле бәдрәфне корыганчы чистартырга кирәк, аннан соң гына төзәтә алалар, кайберсе үзенең ялкаулыгын сизеп бармый, акча әз, җитми дип утырсалар утыралар, ләкин артык эшне эшлиселәре килми. Идән юучы булып уңган, эштән курыкмый торган кешеләр генә эшли ала. Шуңа күрә күп оешмалар идән юучы таба алмый, беренчедән, акчасы әз, икенчедән, кешенең өстәмә эш эшлисе килми. Мин бик рәхмәтлемен әти белән әниемә, алар безне эш сөяргә, нинди эштә эшләмәсен кеше, аны хөрмәт итәргә өйрәттеләр.    
Бер көнне мәктәптә ике бәләкәй кыз килеп «какая вы красивая, можно вас обнимем» диеп, мине кочаклап киттеләр. Үзем дә аптырап калдым. Үземне «красавица»га чутламасам да, аларның сүзләре җанга май булып ятты. Бер укытучы да миңа: «Как мы вас долго искали», - диде. Менә шундый мөнәсәбәт булганда ничек анда эшләмисең ди инде!

Мәктәптә эшләү ул бөтенләй икенче дөнья. Мәктәп эчендә тормыш гөрли. Әле конференция, әле тагын берәр нинди чара - бик кызык. Алар арасында син дә җанланып китәсең, үзеңнең мәктәп еллары да искә төшә.

Интернет челтәрендә бер шундый мәкалә күзгә чалынды. Бөтенесен хәтерләмим, анда болайрак язылган иде: бер оешмада идән юучы ханым крокодил тиресеннән эшләнгән кыйбатлы сумка белән йөри. Бай оешмаларда эшләүчеләр йөрерләр дә, ә безгә крокодил тиресеннән эшләнгән сумка алыр өчен эшләргә дә эшләргә әле!
Зөлфия Галимова:
- Мин мәктәптә идән юучы булып 7 ел эшлим инде. Эшемне яратам, акча мәсьәләсендә, әйе, акча кирәк, балаларга да булыштым кулдан килгәнчә. Коридорлар юам, тагы 4 бүлмә. Эштә бик хөрмәт итәләр, мин дә бергә эшләүче кызларны хөрмәт итәм, завхозыбыз бик яхшы, гадел кеше. Укытучылар да, укучылар да исәнләшеп йөриләр, бер вакытта да кимсеткәннәре юк, коллектив бик яхшы безнең, миңа мәктәбебез бик ошый.

Зөлфия Җиһаншина:
- Мин мәктәптә 13 ел идән юучы булып эшлим. Коридорлар һәм 4 кабинет юам. Өстәмә акча булыр дип бардым. Үз эшем бик ошый. Хезмәттәшләр бе-лән, укытучылар белән мөнәсәбәтләр бик яхшы, сөйләшәләр, исәнләшәләр, санга сугалар, Аллага шөкер. Эшемне бик яратам.  

Сәвия Рәхимова:
- Үз һөнәрем штукатур-маляр. Идән юучы булып 20 елдан артык эшлим инде. Эш күләме күп, 2 этаж, 50 тәрәзә юам кабинетларда, аннан тыш ике этажның да фойе тәрәзәләре. Иртәнге 3 тә киләм, 10 да эшем бетә. Кич белән өстәмә эшләрем бар, ике оешмада атнасына ике тапкыр идән юып кайтам. Үз эшем ошый, эштән зарланмым.  Коллектив бик әйбәт, үземне анда хөрмәт итәләр, сиңа Алла ярдәм бирсен генә дип торалар. Минем белән 4 кыз эшли, бер-беребезгә гел ярдәм итеп торабыз.

Халидә Гыйльфанова:
- Миңа 74 яшь. Мәктәптә 2016 елдан бирле эшлим.  Пенсиям әз булганга кил-дем.  Ике этаж, өч туалет,  спортзал, алты бүлмә юам. Каникул вакытларында генераль уборка ясыйбыз, стеналар, тәрәзәләр юабыз. Бу мәктәпкә килгәнемә бер дә үкенмим, чөнки коллектив бик әйбәт, бик ошый, үземне бик хөрмәт итәләр.
Ландыш Гайнетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса