Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Казан федераль университеты галиме Татарстанда аномаль салкыннарның сәбәбен аңлатты

Татарстанда аномаль салкыннар киләсе атна уртасына кадәр дәвам итәчәк.

Алар ультраполяр агым белән бәйле. Бу хакта «Татар-информ»га Казан федераль университеты галиме, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Көчле салкыннар Карск диңгезеннән исүче арктик һава агымнары белән бәйле. Россиянең Европа өлеше территориясендә Салкын арктик һаваның үз антициклоны формалашкан. Көндез кояш балкыячак, болытлар аз», — дип билгеләп үтә Юрий Переведенцев.

Галим якын көннәрдә Казанда климат нормасыннан 15 градуска кадәр түбән температура фоны көтелүен әйтте. Климат нормасы буенча, хәзерге вакытта шәһәрдә уртача тәүлеклек температура якынча -7, -8 градус булырга тиеш.

Россия Гидрометеорология үзәге фаразларына караганда, бу атнада Татарстан башкаласында иң салкын төннәр пәнҗешәмбедән җомгага һәм җомгадан шимбәгә фаразлана —термометр баганалары -28 градуска кадәр төшүе көтелә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса