Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

ЮХИДИ идарәсендә, һава торышы бозылу сәбәпле, машина йөртүчеләрне сак булырга чакырдылар

Синоптиклар фаразлавынча, республикада алдагы ял көннәрендә һава шартларының бозылуы көтелә.

Шуңа бәйле рәвештә, республика Дәүләт автоинспекциясе барлык машина йөртүчеләрне дә рульдә бик сак булырга, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакыра.

Машина йөртүчеләргә автомобильнең техник торышына, аеруча тормоз системасына, шиннарның халәте һәм номер билгеләренең чиста булуына игътибар итәргә кирәк. Барлык оптика төзек булырга тиеш.

Ведомствода хәбәр итүләренчә, транспорт чаралары арасындагы дистанцияне арттырырга, кисәк тормозга басудан тыелырга, кирәксә кирәкмәсә дә бер полосадан икенчесенә чыкмаска, алдагы машинаны узмаска кирәк. Хәрәкәт тизлегенең конкрет һава торышы һәм юл шартларына җавап бирүе шарт.

Дәүләт автоинспекциясендә билгеләп үтүләренчә, җәяүлеләр киемендә яктылыкны кире кайтара торган элементлар булырга һәм аларны машина йөртүчеләр күрергә тиеш. Юл хәрәкәтендә катнашучы һәркемнең юлда игътибарлы булуы зарур, дип искәрттеләр ЮХИДИ идарәсендә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса