Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә җил уку йортының түбәсен очырган

Зыян күрүчеләр юк.

12 октябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил  турында кисәтү игълан ителде. Кич белән республикада көчле җил исте, нәтиҗәдә кайбер шәһәрләрдә агачлар ауган, машиналар зыян күргән.

Әлмәттә бер катлы  медицина колледжының уку корпусы бинасы 100 квадрат метр мәйдандагы профнастилның бер өлешен җимерә.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, вакыйга урынына колледж директоры, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе, торак-коммуналь хуҗалыкның көче һәм чаралары килгән. Колледж территориясеннән һәм янәшәдәге күп фатирлы йорттан җимерелгән түбәләрне сүтү һәм җыештыру буенча эшләр башкарыла.Нәтиҗәләрне бетерүгә барлыгы 28 кеше һәм 7 берәмлек техника җәлеп ителгән. Зыян күрүчеләр юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса