Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә «Кошкин дом» реабилитация үзәгенә вольерлар төзү өчен участок бүлеп бирелгән

Ләкин хайваннарны яклаучыларга, элеккечә, азык һәм дарулар сатып алу өчен акча кирәк.

Йортсыз хайваннарны дәвалау һәм тоту өчен «Кошкин дом» реабилитация үзәгенә вольерлар төзү өчен участок бүлеп бирелгән. Өстәмә урыннарга ихтыяҗ хайваннар санынның артуы белән бәйле. Хайваннарны яклаучылар моңа күптән ирешкәннәр, шуңа күрә бирелгән җирләр приют өчен зур җиңү булган. Ләкин моңа да карамастан, бик күп проблемалар кала. 

«Кошкин дом» реабилитация үзәгендә 500 дән артык хайван яши. Барысының да фаҗигале тарихы бар:  урамда җавапсыз хуҗалар ташлап киткән, кайсыларындыр табып алып, пунктка волонтерлар алып килгән. Хайваннарны яклаучы Марина Ивановна «Кошкин дом»га нигезне 2016 елда сала. Бу вакыт эчендә ул Әлмәт урамнарыннан гына түгел, ә якын-тирә шәһәрләрдән дә меңләгән йортсыз хайваннарны коткара алды. Ул һәр йорт хайванының исемен белә һәм горурлык белән «легендар» дип атый.

Марина Ивановага "йортсызларга" икенче тормыш бүләк итәргә улы һәм хайваннарны яклаучылар ярдәм итә, аларга ул аеруча җылылык һәм рәхмәт белән карый. Волонтерлар командасына карамастан, приют элеккечә эшче көч җитмәү белән очраша.

Реабилитация үзәге дәүләт тарафыннан иганә ителми һәм битараф булмаган кешеләрнең иганәләре хисабына яши.

Дүрт аяклы дусларга теләсә кем ярдәм итә ала. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса