Хушлаштың да китеп бардың...
Кайбер кешеләр киткәч, ул яшәгән, эшләгән тирәлек озак еллар буш тора.
«Әлмәт таңнары» газетасының беренче мөхәррире Әсгать абыйның арабыздан китүенә дә бер ел вакыт узды.
Халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең «Ке-ше китә - җыры кала» китабының исеме канатлы гыйбарәгә әй-ләнде. Бик күпләрне юксынып, сагынып искә алганда без шушы сүзләрне кабатлыйбыз. Сүз дә юк, һәрвакыт киткән кешеләрне генә уйлап утырмыйсың. Әле вакыты белән исәннәре дә онытыла. Ә менә киткәннәр, үткәннәр күбрәк сагындыра, уйлаган саен җанда якты сагыш арта.
Газетабызны оештырган, аның беренче баш мөхәррире булган, үткен каләмле, йомшак күңелле язучы, журналист Әсгать Сәхап улы Сәлаховның бакыйлыкка күчкәненә ел булды. Табигый асылташны вакыт шомартып ялтыраткан кебек, күп очракта кешенең кадере, аның дәрәҗәсе, кыйммәте вакыт узгач ныграк ачыла төшә. Бүгенге катлаулы заманда Әсгать абыйдагы кешелеклелек, башкаларга игътибарлы караш сагындыра. Кем белән генә сөйләшмәсен-аралашмасын, Әсгать абый аны үз тиңе итеп күрә иде. Акыл сатмый, ләкин сүз җаена гына ипләп үз фикерен үткәрә белде. Һәм, бүген шактый сирәк очрый торган күренеш - ул кешене тыңлый белә иде. Сагындыра... Эчкерсез елмаюы, мишәр зирәклеге, кыю фикерләре сагындыра. Аңардагы эчке моң, сагыш, шул ук вакытта дөньяны, кешеләрне, тормышны, яшәүне яратуы сагындыра. Әсгать абыйның яшәү дәрте бию-вальс булып бөтен тирә-юньгә тарала, үзе белән башкаларны да бөтереп алып китә иде. Яшәешне яхшылык һәм матурлык саклап каласына чын күңелдән ышанды. Кешеләрдә бары тик яхшы сыйфатлар гына күрергә тырышып яшәде. Авыр вакытларда сабыр канатларын сындырмый үткәреп җибәрә белде. Туры сүзен башкаларның йөзен ертмый гына, урынлы, үтемле итеп әйтте. Бу сыйфатлар бүген бик күпләребезгә җитми.
Аның өчен авылдашлары - мишәрләре иң кадерле, иң якын, иң уңган-булган кешеләр иде. Һәр әсәрендә ул аларны яратып, тәмләп язды. Туган авылының, Шушма елгасының гү-зәллеген бөтен нечкә-лекләрен тасвирлап, якташларының кушаматларына кадәр сок-ланып, хөрмәт белән иҗат итте.
Авылдашлары да җавапсыз калмаган. Бүген Х. Әхмәтшин исемендәге данлыклы Елховой музеенда күренекле журналист, язучы Әсгать Сәхап улы Сәлаховның язмалары, китаплары, шәхси әйберләре кадерләп саклана. Музейда Әсгать абыйның бер «өлешен» күрү безнең өчен зур сөенеч булды. Әйе, ул аңа бик тә лаек.
Нечкә күңелле иде Әсгать абый. Очкын чәчрәп, елмаеп торган күз карашыннан да сагыш бөрки иде. Үзенең авыруын белгәч, алдан ук матур теләкләрен теләп, хушлашып куйды. Ул мизгел җиткәндә нинди хәлдә булам, ул мизгелне ничек каршы алам - билгеле түгел бит. Алдан хәстәрен күрим, диде.
Алдан хушлашып куйды. Хушлашты да китеп барды. Юксынабыз сине, Әсгать абый!
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа