Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә 900 нче сабый туды

6 июльдә Әлмәт шәһәренең ЗАГС идарәсе белгечләре тарафыннан 900 бала тууы теркәлгән.

29 июньдә Малаховлар Илдар Ирекович һәм Альбина Альфредовна гаиләсендә  кызлары туа, аңа Алиана исемен кушалар. Кызлары тугач, гаилә күп балалы була. Өйдә аны ике абыйсы Ильмир һәм Альберт көтә.


ЗАГС идарәсе белгечләре бәхетле ата - ананы  котладылар һәм баланың беренче дәүләт документын-туу турында таныклык тапшырдылар.


 

 

Фото: Әлмәт ЗАГСы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса