Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Сугыш чоры балалары безнең арада

«Бөек Ватан сугышы тәмамлануга күп еллар үтсә дә, анда күргән михнәтләр онытылмый», - ди Мария әби.

Вечканова Мария Андреевна 1930 елның 21 февралендә Чирмешән районы Софьевка авылында туган. Әтисе, илебезне сакларга дип, беренчеләрдән булып фронтка китә. Аның урынына колхоз эшенә 11 яшьлек Маша йөри башлый. Кызчык әнисеннән сыер саварга өйрәнгәч, колхозда сыер сава, җәйләрен колхоз басуларында эшли.

Бөек Ватан сугышы башлану белән, 1941 елда илебез нефтькә кытлык кичермәсен дип, безнең якларда нефть эзли башлыйлар. Ромашкино нефть ятмасы табылгач, 1953 елда Әлмәт шәһәр статусы ала. Мария Андреевна да Әлмәткә күченеп килә һәм буровойга эшкә керә. Шунда ул үзеннән 7 яшькә олырак нефтьче, Бөек Ватан сугышын башыннан алып ахырына кадәр узган сугыш ветераны Вечканов Андрей Яковлевич белән бергә эшли. Алар танышалар һәм 1954 елда гаилә корып җибәрәләр. Намуслы хезмәте өчен Андрей Яковлевич 1974 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

 

 Мария Андреевна Вечканова үзе дә 1986 елдан ук «Хезмәт ветераны». Аның күкрәге тулы медальләр. Алар арасында «1941-1945 нче Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәте өчен» медале, Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 50, 60, 65, 70 ел тулу уңаеннан тапшырылган юбилей медальләре дә бар.

 

 Сугыш чоры авырлык-ларын кичергән Мария Вечканова бүгенге көндә кызы белән бергә яши, оныкларының балаларын  тәрбияләүдә ярдәм итә.

- Хөкүмәтебезгә рәхмәт, игътибарсыз калдырмый үземне, әле котлау телеграммасы килә, әле акчалата ярдәм, әле бүләк китерәләр - бер дә онытмыйлар, - ди Мария әби.

Лилия Фәрхетдинова, 2 нче мәктәп укытучысы, балалар язучысы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса