Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

«Путь домой» фонды ярдәм көтә

Хуҗасыз калган хайваннарны караучылар чаң кага.

“Путь домой” хәйрия фонды инде 7 ел Әлмәттә йортсыз хайваннарны коткарып, аларга ярдәм итү белән шөгыльләнә. Хуҗасыз хайваннарны дәвалау, үзләрендә яшәтү ирекле, хәйрия иганәләре акчасына гына башкарыла.

Хәзерге вакытта хәйрия фонды карамагында 150 хайван, шуларның 130ы этләр һәм 20се мәчеләр. Аларга 14 волонтер ярдәм итә.

“Волонтерларның эше катлаулы, әмма урамда калган хайваннар үз йорларын тапкач, без бик сөенәбез”, - ди волонтер Татьяна Иваница. – “Әгәр финанс ягыннан ярдәм итү мөмкин булмаса, безнең хайваннар янына килеп, аларга үз игътибарыгызны бүләк итәргә, алар белән уйнарга, сыйпарга, сыйларга, вольерларын тәртипкә китерергә мөмкин”.

 

"Путь домой" фонды игелекле гамәл кылырга теләүчеләрдән хуҗасыз калган этләргә азык алырга ярдәм итүен үтенә:
"Безнең участокка килгәннәр белә, без этләрне чиратлап чыгарып йөртәбез, ә эт йөргән вакытта вольерларда җыештырабыз, суны алыштырабыз, савытына ашарга салабыз... Ә менә кайчагында этләр йөрергә, йөгерергә һәм хәтта селкенергә дә теләмиләр, кайберләре вольерлардан читкә китми, янәшә дә генә әйләнәләр, ә беләсезме ни өчен? Чөнки аларның ашыйсылары килә, үз порцияләрен алмый калудан куркалар. Шимбә көнне аларны ашатырга ризык юк... Безгә ярдәм итегез..."


Ирекле иганәләр өчен реквизитлар :
Сбербанкның МИР картасы номеры: 2202 2050 3066 5670 (89172564828 телефонына бәйләнгән)
ТЕЛЕФОН: 89274943775

 

Фото: "Путь домой" хәйрия фонды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса