Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Таулардан яхшы - бары таулар гына

Алсу Ибраһимова бүген Эльбруска менү, Урал тауларын буйсындыру теләге белән янып яши.

Алсу балачагында күпчелек малайлар белән дус булуны өстен күрә. Ул вакытта ишегалларында ир балалар күбрәк тә була шул.

Алар бергәләп көн дә инешкә чабалар, балык тоталар, су коеналар, туп тибәләр. Кыш көне бөтенесе бергә җыелып ишегалдында хоккей уйныйлар, кырга чыгып чаңгыда җилдерәләр һәм текә таудан чана шуып күңел ачалар.

- Ул вакытта балалар урамда үсте бит. Барыбыз да бер-беребезне яхшы белә идек. Ләкин һәркемнең үз ишегалды һәм үз дуслары бар. Без һәрвакыт нәрсә белән булса да мәшгуль идек, - дип искә ала Алсу Мансуровна рәхәт балачагын.

Аның малайлар белән үткән актив балачагы тора-бара спорт белән мавыгуга әверелә. Шуңа да Алсуның 10 нчы сыйныфтан соң спорт техникумына укырга керүенә беркем дә гаҗәпләнми. «Чаңгыда шууга әзерлек» белгечлеге буенча уку программасы кайбер әзерлексез студентларга бик авыр бирелә. Ә менә Алсу көн саен укудан соң 30 ар чакрым чаңгыда шууны да җиңел генә башкара.

Укуын тәмамлагач та, кыз ел ярым Рус Акташы мәктәбендә эшли. Эше бик ошый да бит, әмма ул күңеле белән өйгә, туган җир-ләренә якынгарак тартыла. Шуңа күрә спортны бер читкә куеп, шәһәргә кайтырга һәм нефтьчеләргә эшкә керергә карар итә. «Ямашнефть» нефть-газ чыгару идарәсендә кызны шунда ук 3 нче разрядлы оператор итеп кабул итәләр. Булдыра алырдай икәнлеген яхшы аңлыйлар, күрәсең. Һәм ялгышмыйлар да. Алсу Ибраһимова көндез яңа һөнәренең нечкәлекләренә төшенергә тырыша, кичен нефть техникумында теоретик белемнәр үзләштерә. Аңа барысы да кызыклы тоела. Һәрнәрсәнең асылын аңларга, биремнәрне төгәл үтәргә һәм беркемне дә уңайсыз хәлдә калдырмаска тырыша ул. Тормыш шуңа өйрәтә аны. Балачактагы кебек, бу юлы да аның янында көчле һәм игътибарлы ир-атлар (коллегалары, мастерлары) була, алар аңа һәрдаим ярдәм итәргә әзер торалар, нефть һәм газ чыгару операторы буларак чыныгырга, әмма шул ук вакытта хатын-кыз булып калырга мөмкинлек бирәләр.

Вакыт уза. Алсу көн арты көн тәҗрибә туплый. Эштә барысы да яхшы гына бара. Әмма спорт сөючәнлеге аңа һич тынгы бирми, каядыр чакыра, ныклыгын сынау өчен актив йөкләнеш көтә һәм яңа сынаулар таләп итә. Әгәр дә син берәр нәрсәне бик-бик телисең икән, барысы да аның тормышка ашуына булышлык итәчәк, дип юкка гына әйтмиләр халыкта. Шулай итеп, маҗаралар теләгән күңеле Алсуны Памирны яуларга әзерләнүче энтузиастлар командасына алып килә. Кызның тормышы тагын да җанланып, ямьләнеп китә. Беренче сәяхәттән соң икенчесе, өченчесе китә. Тянь-Шань, Кавказ тауларына менәләр. Хәзер инде түземсезлек белән чираттагы ялны кө-тәргә генә кала.

 

Ни өчен таулар кешеләрне үзенә шулай тарта икән? Анда булганнарга моны аңлатып торуның кирәге юктыр. Һәркемнең таулар белән үз мөнәсәбәтләре тарихы. Ләкин шунысы ачык: таулар үзгә бер ләззәт бирә, кабатланмаслык рәхәт хисләр кичерергә ярдәм итә. Һәм бу һәр мизгелдә шулай: тауга менгәнче дә, менгән вакытта да һәм аннан соң да.

 

- Тауларда аерым бер матурлык. Бары монда гына аяк астындагы болытлар диңгезен, төрле төстәге тюльпаннар белән капланган тау битләрен күрергә була, - дип соклану хисләрен яңарта Алсу. - Монда дөнья мәшәкатьләрен онытасың. Таулар - үз уйларың белән ялгыз калу һәм синең эчеңдә күптәннән яшәп килүче сорауларга җавап ишетү мөмкинлеге дә ул. Минем өчен тауга менү - үз-үземне сынап карау һәм мөмкинлекләрем чиген билгеләү ысулы да, - дип уй-фикерләре белән уртаклаша Алсу Мансур кызы.

66 еллык гомер юлында Алсу Ибраһимова бик күп кызыклы һәм үзе өчен мөһим булган кешеләрне очрата. Аларның һәрберсе тормышның билгеле бер өлкәсендә үз тәҗрибәләре белән уртаклашып, аның күңелендә якты эз калдырган. Кемнедер исемнәре белән генә хәтерләсә, үзенең мастерларын һәрберсен хөрмәтләп, исем-фамилиясе һәм әтисенең исеме белән телгә ала Алсу. Болар - Рөстәм Нәзагатдин улы Гыйматдинов, Илья Анатольевич Шаронов һәм Равил Фәүзәр улы Сәгъдетдинов.

Алсу Ибраһимова бүген «Елховнефть» идарәсенең 5 нче нефть һәм газ чыгару цехында үзенә ышанып тапшырылган участокта эшләвен дәвам итә (бирегә ул 1994 елда күчә). Аның даими күзәтүе астында - гамәлдәге 33 объект.

Цех начальнигы Ленар Мәҗитов үз командасындагы тырыш хатын-кыз турында болай дип сөйли:

- Алсу Мансуровна үзенең физик әзерлеге һәм тормыш сөючәнлеге белән таң калдыра. Алга куелган һәр мәсьәләне хәл итүгә ул җентекләп һәм төптән уйлап якын килә. Җаваплылык аның асыл сыйфаты икәнлеген һәм бервакытта да ваемсызлыкка юл куймаячагын цехта һәркем белеп тора.

Нәрсә турында хыялланасыз, дигән сорауга Алсу Мансуровна елмаеп болай дип җавап бирде:

- Тагын тауга менәсем килә. Мин әле Эльбруста булмадым һәм Урал таулары белән очрашуны зарыгып көтәм. Өлкән кызларны кабул итәрдәй команда гына табасы иде!

 

Эльмира Царегородцева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса