Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

55 яшьлек ана белән 23 яшьлек улы урамда калган

Татарстанда суд приставлары коммуналь хезмәтләр өчен түләмәгән гаиләне урамга куып чыгарган.

Кама Тамагында 55 яшьлек хатын-кыз 23 яшьлек улы белән яши торган булган. Алар торак хезмәтләре өчен түләмәүләре өстенә фатирларын чүп оясына әйләндергәннәр. 11 ноябрьдә суд приставлары аларны өйләреннән урамга куып чыгарган, җитмәсә башка торак та бирмәгән. Аларның фатир өчен 100 мең сум бурычлары җыелган, шулай ук фатирны яшәү өчен яраксыз хәлгә китергәннәр. Аларга гаепләрен төзәтергә биш көн бирелгән булган. Әмма таләпләр үтәлмәгән. Шуннан соң приставлар пүнәтәйләр белән бөтен өйдәге әйберләрне складка бикләгән, фатирның йозагын алыштырган. Ана белән ул урамда калганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса