Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Пәпә Миңкамал - нурлы камал

Һәр төбәкнең, һәр авылның үзенә бер Алла бәндәсе була. Андыйлар я телсез, я башка бер авыру сәбәпле, авылга бер үзенчәлекле төсмер биреп гомер кичерәләр.

Фани дөнья белән саубуллашып, бакыйлыкка күчкәннән соң да әле андыйларны халык онытмый. Арттырып җибәрдем бугай. Юк, оныталардыр. Тик кайчакларда күңел генә аларның гөнаһсыз җаннарын, эчкерсез, гади, балаларча беркатлы самимилекләрен сагынадыр.

Миңкамал апа турында күптән язасым килә иде. Рәссам булсам, уңганлык, сабырлык билгесе итеп ясарга хыяллана идем мин аны. Миңкамал дигәч, кичүчатлылар кайсы Миңкамал икән дип, аңламый торырга да мөмкиннәр. Чөнки алар берничә. Минем сүзем Пәпә турында. Бар иде безнең авылда Пәпә - телсез, бер гөнаһсыз Хак Тәгалә бәндәсе. Үзенчә бер җылылык, нур бөркелеп тора иде аның йөзеннән.

Мин белә-белгәннән бирле фермада, терлекләр арасында иде ул. Ферма эшче кулларга кытлык кичергән чорда Пәпә - Миңкамал апа ферманың терәге, «алтын баганасы» иде. Берәр савымчы чираттагы ялга китсә, алмашка Пәпә, кемгәдер кунакка барырга кирәк булса, алмашка Пәпә, авырып китсәләр, алар урынына Пәпә. «Күндәм ат җигәргә кулай», ди халык. Шундый авыр вакытларда, эшләргә кеше булмаганда, колхоз-сов-хоз җитәкчесенең «көймәсе» Пәпә яшәгән йорт ягына борыла иде.

Кышкы буран, язгы-көзге пычрак димәде, бот төбеннән көрт ярып иртә таңнан фермага барды, тездән пычрак ерып җәйге утарда сыер сауды. Пычракка баткан итекләрне тартып ала алмаганда елый, йөрәккә төшәрлек итеп чиный иде мәрхүмә. Аяклары авыртканга гына чинадымы, еладымы икән...

Ул энесе Якуп абый белән килене Айсылу апаның зур, тату гаиләсендә җитеш тормышта яшәде. Берәүдән дә ким дә, артык та булмады. Гаиләдәге балаларны караучы, тәрбияләүче, иркә-наз, җылы бирүче, кирәк чакта кырыс та була белгән апа иде. Бик тә балалар яраткандыр ул. Хәтеремдә, авыл кибетенә чыршы уенчыклары кайткач, шуны алган чактагы күзләренең балкуы. Андый эчкерсез шатлык, елмаю күргәнем юк бугай. Аңарда бернинди ясалмалык булмагандыр. Ул чын табигый, дөньяның шакшысыннан пакь калган зат кебек тоела.

Сабантуйда аны биетмичә калмыйлар иде. Ул әрсезләнеп үзе беркайчан да сикереп чыкмады. Тыйнак кына, күзләренә самими елмаю чыгарып, үзен чакырганны көтте. Ә аны һәрвакыт чакырдылар. Һәм ул, көйне ялгышмыйча, ишеткән кебек, ритмны тоеп, очып-очып Сабан туе мәйданында рәхәтләнеп, елмаеп бии иде. Көйне ул җаны белән тойган, күрәсең. Аңардагы җиңеллек, шатлык, елмаю. Кешеләргә булган рәхмәте аның йөзенә чыга иде. Ул кинәнеп бии. Тик бервакытта да чаманы югалтмый. Кадерен тоеп, мәгънә белеп, авылдашларына башын иеп мәйданнан чыга. Һәм чын күңелдән шатланып, рәхмәтле булып, үзенә биргән яулыкны зур бүләк итеп кабул итә иде.

Аны яратмаган кеше булдымы икән авылда? Юктыр. Андый Алла бәндәсе бары тик хөрмәткә, соклануга гына лаек буладыр. Ул бит рухи чисталык өлгесе иде. Менә, аның турында яздым да, җаннарым чистарып киткәндәй булды. Укыгач, һичшиксез, сезнең җаннарыгыз да чистарып китәр. Шулай булсын.

 

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса