Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Хезмәт кешесе

Эшкә өйрәнергә беркайчан да соң түгел

Кайберәүләр очраклы рәвештә генә нефтьче булып китә. Ә берәүләр өчен бу - гаилә традициясе. Әмма нефть тармагында бер елдан артыграк эшләгән бөтен кеше дә аңа күңеле белән берегә.

Юкса кешеләр шушы кадәр көндәлек йөкләнешкә физик яктан да, мораль яктан да түзеп тора алмаслар иде. Бу тармакта кем генә булып эшләмә, син үзеңә ышанып тапшырылган участокта эшнең никадәр җитди һәм җаваплы булуын аңлыйсың.

Җитдилек - безнең героебызның холык-табигатендә төп сыйфатларның берсе. Дамир Атлас улы Гыйниятуллин 22 ел элек нефть сәнәгатенә эшкә килә һәм анда мәңгегә калырга карар итә. Хезмәт юлын оператор буларак башлаган егет 2 елдан соң кече технолог була. Бүген инде ул - «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең 2 нче бригадасында 1 нче нефть-газ чыгару цехының нефть, газ һәм конденсат чыгару буенча мастеры. Аның кул астында 11 кеше эшли.
- Мәктәпне тәмамлаганда күпләр алдына алга таба нишләргә, кем булырга, укырга кая барырга дигән сораулар килеп баса. Минем алай булмады. Олы абыем үрнәгендә мин шушы юлны сайладым. Ул Уфа нефть институтында укыганда каникулларда аның янына бара идем. Студент чоры миңа бик кызыклы тоелды. Моңарчы шуның кадәр күп дәреслекләр, дәфтәрләр, сызымнар һәм схемалар күргәнем юк иде. Боларның барысын да ничек аңлый икән дә, үзе өчен мөһим нәрсәләрне ничек таба ала икән дип гаҗәпләнә идем. Ул чакта бу бик башлы, бик акыллы кешеләрнең генә кулыннан киләдер кебек тоелды, - дип искә ала Дамир Гыйниятуллин.
Гыйниятуллинның бригадасы 106 нефть чыгару скважинасына, бер ДНСка һәм алты ГЗУга хезмәт күрсәтә. Әлеге бригада объектларын эксплуатацияләү турында сөйләгәндә, аларның барысы да шәһәргә якын урнашканын белеп торырга кирәктер. Югары җаваплылык зонасындагы скважиналарга хезмәт күрсәтү оператив эш итүнең махсус күнекмәләренә ия булуны таләп итә.
Мастер вазифасына производство биремен бригаданың барлык әгъзаларына үзвакытында җиткерү һәм аны уңышлы башкарып чыгуны оештыру, эшнең нәтиҗәлелеген күтәрүнең оештыру һәм техник чараларын тормышка ашыруда катнашу һәм скважиналарның тик тору вакытын кыскарту буенча чаралар күрү, скважиналарны ремонттан кабул итүгә һәм хезмәт күрсәтүгә контрольлек итү, шулай ук нефть чыгару буенча планны куркынычсыз һәм нәтиҗәле үтәүгә юнәлдерелгән башка күп кенә көндәлек бурычлар керә.
- Мин бит үзем дә нефть чыгару операторы булган кеше, шуңа күрә үз кул астымдагыларның эш үзенчәлекләрен яхшы беләм. Безнең эштә билгеле бер күнекмәләр кирәк. Аларны оста итеп үзләштерсәң, барысы да уңышлы булачак. Иң мөһиме, өйрәнүдән һәм эшләүдән курыкмаска, - ди Дамир һәм остазын искә ала. - 40 еллык стажы булган оператор Виктор Дмитриевич Наумов бездән һәрвакыт скважинада тәртип булуын таләп итә һәм, берәр нәрсә белмәсәгез, сорау бирергә оялмагыз, дип еш кабатлый иде. Хәзер үзем дә яшь операторларыма шулай дим һәм аларның бар нәрсәне тиз тотып алуларын күреп сөенәм. Өлкәннәр аларны дәртләндерә белә һәм үзләрен күрсәтергә дә мөмкинлек бирәләр. Коллективыбыз бердәм һәм тату. Бу аеруча катлаулы ситуацияләрдә күренә, - дип горурланып сөйли мастер.
Һичсүзсез, бу өлкәдә шәхси җаваплылык, пөхтәлек һәм төгәллектән тыш, командада эшли белү бик мөһим. Стандарт булмаган вәзгыятьтә, шул ук вакытта теләсә нинди һава шартларында озак вакыт ачык һавада булганда бигрәк тә дөрес эш итә белү һәм авария-торгызу эшләрен җайга салынып башкару таләп ителә. Ә бу осталык еллар дәвамында яулана һәм гаять кыйммәт тора.
- Әгәр кеше тырыш, хезмәт сөючән булса һәм үз алдына дөрес максатлар куйса, тормышында барысы да уң була. Японнар кебек олы яшьтә дә укырга әзер булганнарга сокланам. Уку процессында тәҗрибәсе булган кешеләр күпкә нәтиҗәлерәк, чөнки алар нәрсә өчен һәм нәрсәгә укыганнарын, өйрәнгәннәрен яхшы беләләр. Мондый хезмәткәрләрдән файда да күбрәк, - ди Дамир Атласович.
Якын киләчәктә нефть, газ һәм конденсат чыгару буенча операторлар эшендә нәрсәне үзгәртергә теләвен соравыма, бераз уйланып торганнан соң, Дамир Гыйниятуллин болай дип җавап бирде:
- Физик эшне мөмкин кадәр әзәйтсәң яхшырак булыр иде. Күпчелек операцияләрне автоматлаштырырга мөмкин. Якын киләчәктә, бәлки, эшләрнең бер өлешен роботлар да башкара башлар әле. Яшь буын өчен шатланам, чөнки аларның дөнья тәҗрибәсен мөстәкыйль өйрәнү һәм нәрсәнедер үз хезмәтләренең нәтиҗәлелеген арттыру өчен куллану мөмкинлеге бар. Минем эшем үземә бик ошый. Анда бертөрлелек юк. Һәр көнне эшкә барасың, ә нинди бурычлар хәл итәргә туры киләчәген, нинди белемнәр кирәк булачагын белмисең.


Эльмира Царегородцева
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса