Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Ярдәм итсәң генә ярдәм янәшә була

Кешегә нидер турында сөйләү өчен аның турында ишетү генә җитми. Үз күзләрең белән барып күрергә, аз булса да шул эшне башкарып карарга кирәктер.

Хәрби операциядә катнашучы егетләрне һәм коралларны саклаучы челтәрләр үрүчеләр турында тулырак белергә, кулыбыздан килгән кадәр ярдәм күрсәтергә дип, без, «Әлмәт таңнары» газетасы хезмәткәрләре, шәһәрнең Үзәк паркында урнашкан «Ассоль» кафесына бардык.

Без барып кергәндә, челтәр үрү «цехында» эш кайный иде. Берәүләр иртән үк килгән, икенчеләре үзләренең төшке аш вакытларын әлеге «ярдәм»гә багышлаган. Төнге сменадан кайтып монда булышучылар да бар иде. Без килгәндә бер генә станокта үрсәләр, озак та тормый икенче станокка да әзерләп челтәр тарттырылды. «Әлмәт таңнары» кызлары да бик тиз генә эшне төшенеп алдылар. Куллары кулга йокмый. Әйе, монда һәр кеше йөрәк кушуы буенча килә. Бу мәҗбүри эшләнә торган эш түгел. Алар эшләренең кирәкле булуын аңлап, зур җаваплылык тоеп башкаралар. Элек халкыбыз зур эшләрне өмә җыеп башкарган. Бу да бүгенге вәзгыять тудырган өмә. Ханымнар үз күңелләрен күрү өчен җырлап та алалар. Җыр гомер буе кешенең юлдашы, авыр вакытта терәге булган.

Эш бер дә туктап тормый. Капчык-капчык чимал - тасма итеп киселгән чүпрәкләр. Алар төсен-төскә аерып куелган. Эшләүче ханымнар бер-берсенә шулкадәр игътибарлы. Зур капчыкларга тутырылган әзер саклану челтәрләре тиешле урынына алып китү өчен таслап өеп куелган. Аларның һәркайсына язып ябыштырылган.

Саклык чарасы буларак эшләнгән челтәрләрдән тыш, монда солдатларга утыру өчен махсус утыргыч-сумкалар да әзерлиләр. Брезент сум-каларны шәхси эшмәкәрләр өйләрендә тегеп китерәләр һәм монда аларның эченә поролон куела. Аларга махсус каешләр беркетелә. Бу аларны һәрвакыт үзләре белән йөртү өчен эшләнә. Әлбәттә, моңа беркадәр кул көче кирәк. Чөнки алар ябышкак тасмалар ярдәмендә эшләнә. Сумкаларга урнаштыру өчен поролоннарны билгеле бер үлчәмдә кисеп куярга кирәк. Редакция хезмәткәрләре эшнең бу төрендә дә үзләрен сынап кына калмадылар, ә чын мәгънәсендә күңел биреп, җан җылыларын кушып эшләделәр.

Гомумән, бу эшләр күмәклекне сорый. Ма-териаллар, эшче куллар һәрвакыт кирәк. Алга таба яраланган егетләребезне яу кырыннан алып чыгу өчен брезент носилкалар тегү күздә тотыла.

«Ассоль» кафесы администрациясе ярдәм күрсәтергә килүчеләрне кайнар камыр ризыклары һәм тәмле чәй белән үз хисапларына сыйлау мөмкинлеген дә тапкан. Шулай, ярдәмне күрсәтсәң генә ул һәрвакыт янәшәдә була. Солдат ул синеке-минеке түгел. Ул барыбызныкы да.

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса