Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әниең исән, Мәнзия!

Үпкә саклап, әле булса балалыктан чыгып бетмәгән, ахры, Мәнзия. Шулай булмаса, күптәннән олыларча фикерләр иде.



Җәйге ялын авылда әнисенә булышып үткәргән Гөлинә янына зур гозер белән күрше урамда яшәгән Сәгадәт карчык керде. Әнисе һәм кунак әбине шәһәр күчтәнәчләре белән чәй эчерткәч, аны-моны сөйләшеп туйгач, Сәгадәт карчыкның кыенсынып кына ачкан йомышын тыңлады: «Балакаем, кызыма хат язып салсаңчы. Кызым Мәнзия белән сез бит мәктәптә бергә укыдыгыз. Бәлки, синең сүзеңне тыңлар. Менә әдрисе... Мин авылның теге очына барып ятканчы, кайтып китмәсме икән? Гомерләрне белеп булмый, бәбекәем. Бигрәкләр күрәсем килә бит бәгырь җимешкәемне! Төшләремә керсә дә куанып уянам. Оныкларың бар, дип бер-ике генә язган иде. Шуннан соң суга төшкәндәй югалды бит балам! Исән микән башкайлары? Бигрәк еракларга китте бит! Улымны да югалткач, нык авыр шул ялгызыма! Абыйсын күмәргә дә кайтмады бит! Җитмеш дүртенче яшем белән барам бит инде. Әниең миннән әз генә яшьрәк. Ул яшьрәк булса да, әнә син аны ташламыйсың, балам. Ә минеке бар икәнемне дә белми!»
Карчыкның күңеле мөлдерәп тулган иде, ахры. Кызарган күзләрен яулык очы белән сөртеп алды. Кызын югалтып кара кайгыга калган карчыкка сүзсез генә карап утыруы кыен иде Гөлинәгә. Урынлымы-түгелме, ниндидер юату сүзләре әйткән булды. Мәнзиянең кайтырга вакыты юктыр, диебрәк тә әйтеп куйды. Үз дәлиленең мәгънәсез икәнлеген, кайтып хәлен белү түгел, анасына кош теледәй хат та язмыйча түзгән классташын берничек тә аклый алмасын аңлый иде, әлбәттә, Гөлинә. Шуңа күрә ул Мәнзиягә әнисенең үтенечен хат аша җиткерергә бик риза булып алынды. Ничек тә ярдәм итәсе, күңелен күрәсе иде ялгызы олыгайган карчыкның.
Йорт эшләрен караштыргач, Гөлинә шул кичне үк ерактагы Мәнзиягә хат язып салды. «Әниең бик борчыла, елый. Сине югалткан. Таза-исәнсеңме? Нигә кайтмыйсың? Нигә хәбәр булса да бирмисең?» − кебегрәк сораулар тулы хатны шул кичне үк почта тартмасына илтеп салды. Җәйге ялы бетеп, тиздән китәр вакыты җиткәнгә күрә Гөлинә Мәнзиягә шәһәрдәге адресын да бирде. Мәнзия яшьли бик еракка, башка республикага киткән иде шул. Шунда кияүгә чыкканы, ике кызы тууы ишетелде. Аннан җавап хаты урап килгәнче чыннан да шактый гына вакыт үтте – Мәнзиянең хәбәре бары тик көзен генә килде. Сәгадәт карчыкны сөендерерлек нинди дә булса хәбәр бардыр, дип ышанып ачты Гөлинә хатны. Тик анда язылганны ул карчыкка җиткерә алмаячагын тиз аңлады. Хатта: «Анда барысы да үлеп беткәндер инде дип уйлаган идем», − диелгән иде... Әнисенең дөньяда барлыгын-юклыгын да белмәгән баласы хакында ни әйтәсе? Әйе, бу хактагы уйларын Гөлинә бик тирән яшерде дә Мәнзиягә үгет тулы хат язып салды. Мәнзиядән кыска гына җавап килде: «Балачак авыр булды. Шуңа кайтасым килми!» Авылга кайткач, өзелеп хәбәр көткән Сәгадәт карчыкка боларның берсен дә әйтә алмады Гөлинә. «Ара бик ерак, тормыш мәшәкате күп. Шуңа кайта алмадым. Җай чыккач, бәлки, кайтып та китәрмен, дип язган...» − Гөлинә карт ананы шулай алдалады. Баласының исәнлегенә кош тоткандай куанып чыгып киткән карчык артыннан карап калган Гөлинә нигәдер үзен гаепле тойды...
«Балачак авыр булды...» Мәнзиянең сүзләре турында Гөлинә бик озак уйланып йөрде. Ул вакытта кемнең генә балачагы җиңел булды икән дә, кем генә иркәләнеп үсте икән соң? Ишле гаиләдә үскән Гөлинә дә мул тормыштан туеп сикермәде. Биш баланы әтисе-әнисе зур авырлык белән үстерде. Киендерим дисәң, киеме юк, алам дисәң, акчасы... Бер-берсеннән калганны киеп, күбесенчә бәрәңге ашап, сөт эчеп үсте Гөлинәләр дә. Сыер-сарык тотсалар да, ите дә еш эләкмәде. Бу әле тулы гаилә хәле. Ә иртә тол калган Сәгадәт улы белән кызын ялгызы үстерде. Сүз дә юк, әлбәттә, Мәнзиянең балачагы күпкә авыррак булгандыр. Тик, ялгыз ана буларак, Сәгадәт карчыкның өлешенә тигән авырлыкны баласыныкы белән чагыштырып буламы соң?! Әнием безне ялгызы интегеп үстерде, дигән уй кереп тә карамый микәнни олыгая барган Мәнзиянең башына? Аның «авырлык» дигәнен аңлый кебек Гөлинә. Тыңлата алмаганда, сабырлыгы төкәнгәндә, Сәгадәт кызы белән улына чыбык белән сыдырып ала иде кебек. Менә шуны оныта алмый, ахры, кызы. Тик әллә кайчан әни сукканга үпкә-рәнҗү саклау дөресме соң? Тыңласыннар, начар гадәтләреннән бизсеннәр өчен генә шундый җәза куллангандыр. Үпкә саклап, әле булса балалыктан чыгып бетмәгән, ахры, Мәнзия. Шулай булмаса, күптәннән олыларча фикерләр иде. Төптән уйлап караса, ярый әле заманында әни яман гадәтләремне ничек тә ташлаткан, дияр иде. Биш баласын тыңлата алмаганда, әниләреннән Гөлинәләргә дә эләккәли иде. Тик ул чакларның үпкәсе күптән беткән, эрегән. Аналары янына җыелышканда искә алсалар да, туганнар бу хакта көлешеп кенә сөйлиләр. Аннары, әлбәттә, үскәндә аналарын чыгырдан чыгарганнары өчен үзләрен гаепле тоялар. Тик, балачакта аңламасак да, үсә төшкәч әниләрнең шул хаксызлыгын кичерә белергә тиешбез. Чөнки әниләребез без кылган күпме хаксыз адымыбызны, үзебез дә кичерә алмаган күпме ялгыш-хаталарыбызны берсүзсез кичергән! Ә без аларның шул кечкенә генә ялгышын кичерә алмыйбыз, имеш. Кичерә алмау түгел бу, ә мин-минлек! Чиктән ашкан тәкәбберлек, горурлык! Янәсе, аны кыерсытканнар! Ә үсә төшкәч, тормыш кыерсытмыймы соң безне? Ул безгә кызганып кына, әни кебек кенә сугып калмый. Әнинең йомшак талчыбыгы урынына тимер таяк белән китереп соса. Без бит бер дә тормышка үпкә саклап утырмыйбыз. Гөлинәнең уена бер шигырь юллары килде:
Кизәнеп тә тормыш суккан чакта,
Сына кайчак аяк йә тубык...
Иркәләүгә тиң булган икән бит
Әнкәең тидергән талчыбык.
Менә бит! Тормышның сынсыз калдырырлык тимер таягына караганда әнкәй талчыбыгы нәрсә инде ул?! «Ана суккан җир тәмугта янмас», дигәннәр. Чөнки әни кулы, баласын ипкә китерер өчен, тәрбия чарасы буларак күтәрелә.
Бар иде Гөлинәләр авылында барысының да үзәгенә үткән бала-бәла. Бәләкәйдән кеше әйберен урлашкан, тәртипнең ни икәнлеген белмәгән баласына «каныккан» өчен әнисе көн аралаш мәктәпкә килеп укытучылар белән әрләште. Укытучылар аның баласы өчен көрәште, ә анасына бу ярамады. Нинди әшәкелек кылса да, артында анасы яклап торгач, ул малай азганнан-аза барды. Дәресләрдә җене сөймәгән укытучылардан ачыктан-ачык көлә, мыскыллый иде. Күпчелек укытучылар, бу юньсез кайчан мәктәпне бетерә инде дип, аңардан котылу хакында гына уйладылар. Ә бу бала ишарәтле шайтан белән көрәшкән бердәнбер укытучы... акылдан язды. Ана сөте белән кермәгән тана сөте белән кермәс – вакытында тиешле тәрбия күрмәгән ул егет эчеп кешелектән язды, кеше малын талап көн күрде. Менә кемгә кирәк иде ата-ана каешы! Ата-анасы тыңлата алса, ахыры да аянычлы булмас иде кешеләрнең үзәгенә үтеп, азак чиккә җитеп үлгән ул кешенең. Чыбыкны баштан, баланы яшьтән бөгәләр дә бит.
Әни кылган кечкенә генә хаксызлык белән аңардан күргән таудай игелекне бизмәнгә салып буламы соң? Әнисе сукканын онытмаган бала анасыннан күргән изгелекне ник оныта икән? Бу дөньяда барлыгыбыз белән, һәрбер сулышыбыз белән, гомеребезнең һәрбер мизгеле белән... кемгә бурычлыбыз? Көчен-тазалыгын кызганмыйча безне үстерер өчен өч тиенгә колхозда өзлегә язып эшләгән, үзе капмыйча безгә каптырган тагын кемгә бурычлыбыз? Ризыкның һәр валчыгы өчен кемгә бурычлыбыз? Киеп үскән киемебезнең һәр җепселе өчен кемгә бурычлыбыз? Җылы йорт, урын-җир, башкасы өчен кемгә бурычлыбыз? Аларның берсе дә үзе үсеп чыкмаган. Авырганда баш очыбызда керфек какмый төн чыккан өчен кемгә бурычлыбыз? Тормышта юкка чыкмавыбыз, үз юлыбызны таба алуыбыз, кеше булып үсеп җитүебез өчен кемгә бурычлыбыз? Кайгы-хәсрәтләрдән саклап килгән догалар өчен кемгә бурычлыбыз? Тән биргән дә ана, сөт биргән дә ана, тел биргән дә ана, көй биргән дә ана. Әниләр безнең өчен кылган игелекне санап бетереп буламы соң?! Шул бурычларны искә алмас өчен, әлбәттә, үпкә саклый, үзе уйлап чыгарган гомерлек үпкә артына яшеренә булыр Мәнзия кебекләр. Янәсе, кайчандыр аларга суккан булганнар... Сугу түгел, ишү кирәк булгандыр, бәлки.
Тормыш сукмакларында адашып, төпкә төшкән, хәмергә бирелгән, балаларын кагып-сугып үстергән аналар юк түгел. Һәм, шул аналарын югалткач, бар гына булсын иде, нинди булса да бар гына булсын иде, дип кабер туфракларын тырнап зар елаган балалар бар. «Мин аларны үлеп беткәннәрдер дип уйладым». Исәнме-түгелме икәнлеген дә белмәгән анаң исән әлегә, Мәнзия. Сине көтә. Үлгәнче бер генә күрерменме әллә, дигән өмет белән тәрәзәдән күзләрен алмыйча бердәнбер баласын көтә. Исәнлегеңә-иминлегеңә, бәхетеңә атап догаларын укый-укый сине көтә.
Татар телендә «мән» дигән кыска гына, ләкин тирән мәгънәле сүз бар. «Рәхмән»нең нәкъ яртысы. Мәнле – мәгънәле, рәтле, юньле, акыллы, миһербанлы... Ә мәнсез – шуларның киресе. «Мән»ле исемнәр дә юк түгел телебездә: Габдрахман, Сөләймән, Госман, Усман, Мансур, Әлмәндәр, Нариман, Маннур, Мәнзия... Карынын ярып төшкән баласын мең газап белән тудыргач, анасы Сәгадәт тә кызына исем кушканда, иң якты өметләрен баглый-баглый, шул асыл җисемне салырга теләве булгандыр...

Физалия Дәүләтгәрәева

 

Фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса