Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Аны кайда да көтәләр

Әлмәт балалар хастаханәсе табибы Кирилл Булатов сабыйларга медицина ярдәме күрсәтү өчен Украинаның Лисичанск шәһәренә китте.

Украинада барган махсус операциядә якташларыбыз күрсәткән батырлыклар турында телевизор экраннары аша ишетеп һәм күреп торсак та, бәрелешләр нәтиҗәсендә җимерелгән торак йортларны, биналарны күреп җан әрни.

Шәһәрләрнең инфраструктурасын яңадан торгызу өчен бик күп көч куярга туры киләчәге көн кебек ачык. Татарстан исә хәзерге вакытта Лисичанск каласын шефлыкка алып, гуманитар ярдәм күрсәтә башлады. Биредә белгечләр кытлыгы да зур икәнлеге ачыкланды. Шуңа күрә үз теләкләре белән Лисичанск халкына ярдәм итәргә килүче россиялеләр байтак булып чыкты. Аларның сафын шушы көннәрдә Әлмәт балалар хастаханәсе табибы Кирилл Булатов та тулыландырды. Хирургның ай дәвамында Лисичанск балаларын дәвалаячагы мәгълүм булды. Әлмәтнең табиб-педиатрын тантаналы рәвештә озаттылар. Район хакимияте вәкилләре һәм хастаханә коллективы катнашында оештырылган чара балалар хирургиясе бүлегенең актлар залында узды. Кирилл Романович Булатов Лисичанскига үз теләге белән бара. Республика медицина хезмәткәрләре арасында мондый игелекле гамәл кылырга теләк белдергән иң беренче табиб ул.

- Өлешчә мобилизация игълан ителү белән үк барырга теләк белдергән идем инде. Дусларым, танышларым китә башлагач, мин дә хәрби комиссариатның баш табибы Гүзәл Хәниф кызына шалтыратып, хәрби бурычымны үтәргә теләвем турында әйттем, шифаханә җитәкчелеге белән дә сөй-ләшү булды. Алар миңа әлегә ашыкмаска, бераз көтәргә киңәш бирделәр. Лисичанск шәһәренең Татарстан шефлыгына тапшырылганын ишетү белән андагы хастаханәләр эшчәнлеге турында белештем. Халыкны дәвалардай табибларның аз булуын белдем. Шәһәрнең үзендә яшәүчеләр саны да азайган. Мисал өчен, элек Лисичанскида Әлмәттәге шикелле ике йөз меңгә якын кеше яшәгән булса, бүген инде анда утыз меңләп кенә кеше калган. Шуларның өч меңе - балалар. Ә балалар табибы кала хастаханәсендә бөтенләй юк булып чыкты. Алар барысы да киткәннәр. Мин хастаханәгә үземнең ярдәмемне тәкъдим иткәч, бик шатланып риза булдылар. Әлбәттә, карар кылдың да, җыенып чыгып киттең дигән сүз түгел. Эш командировкасына барыр өчен бик күп документлар тутырырга, гомумән, күп сорауларны чишәргә туры килде. Коллегалар, Лисичанскига барып ярдәм итәргә карар кылганымны ишеткәч, теләктәшлек күрсәттеләр. Җитәкчелек тарафыннан мине вакытлыча алыштырырдай табиб та билгеләнде. Атнасына нигездә егермеләп операция ясарга туры килә иде бит. Без һәрвакыт өч хирург эшләп килдек. Әл-бәттә, коллегаларыма, мин киткәч, эш икеләтә артачак. Мине аңлап, ярдәм күрсәтүчеләргә, үзләренең юлламаларын, үгет-нәсый-хәтләрен бирүчеләргә дә рәхмәттән башка сүз юк, - дип белдерде Кирилл Булатов.

Әйтергә кирәк, Кирилл Романовичның тормыш иптәше Елизавета иренең Лисичанск балаларын дә-валарга китүен бик моңсу кабул иткән.

- Украинага китәм дигәч, миннән башка китмисең, бергә барачакбыз, дидем. Аннан соң бик озак сөйләшеп утырдык. Казаннан гуманитар ярдәм белән юлга кузгалачагын әйтте. Күңелем тулып тора, гел елыйм. Үзем кайгырам, шул ук вакытта аның белән горурланам да. Кирилл миңа бер айдан кайтырга дип сүз бирде. Сүзендә торачагына шигем юк. Үзем дә аны зарыгып көтәчәкмен. Исән-сау әйләнеп кайтырга гына язсын, - диде ул.

Әлмәт шәһәре балалар хастаханәсенең баш табибы Алмаз Алиуллин да Кирилл Булатовка изге теләкләрен юллады.

- Җибәрәсе килмәсә дә, җибәрергә туры килә. Табиб карар кылган икән, без аны берничек тә кал инде дип үгетли алмыйбыз. Балаларга медицина ярдәме күрсәтү - бик изге гамәл. Мин һәм барлык коллегаларым аңа һәрьяклап теләктәшлек күрсәтергә сүз бирдек. Лисичанскига баргач, Кирилл анда нинди ярдәм, нинди медикаментлар кирәклеген үзе хәбәр итәчәк. Аның белән элемтәдә торачакбыз. Бар да яхшы булыр дип уйлыйм, - диде Алмаз Альфридович.
 

Кирилл Булатов чыннан да оста куллы хирург. Лисичанскидагы әти-әниләр дә аны әлмәтлеләр кебек бик җылы кабул итәрләр дип уйлыйбыз. Табибның эш сәфәре нәтиҗәле булсын, Әлмәткә исән-сау әйләнеп кайтырга язсын дигән теләктә калабыз.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса