Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Россиядә кайбер гражданнарга ике пенсия алу хокукы билгеләнде

Дәүләт махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен ике пенсия алу хокукын билгеләде.

Әлеге пенсия хәрби бурычларын үтәгәндә инвалидлык алган кешеләргә билгеләнә, дип хәбәр итте Федерация Советының социаль комитет башлыгы урынбасары Елена Бибикова. Бу хакта РИА Новости җиткерә.

«Үзгәрешләр кертелгәнче ике пенсия хокукына Бөек Ватан сугышында катнашучылар, «Камалыштагы Ленинградта яшәүче» яки «Чолганыштагы Севастопольдә яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән гражданнар; космонавтлар һәм һәлак булган космонавтларның гаилә әгъзалары һәм башкалар ия булды», - дип язды сенатор үз Телеграм- каналында.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта дәүләт махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның туганнарына ярдәм итеп, гражданнарның яңа категорияләре өчен ике пенсия алу хокукын билгеләде. Аерым алганда, «яралану, имгәнү, җәрәхәтләнү аркасында инвалидлык алган барлык катнашучылар бер үк вакытта ике пенсия - инвалидлык һәм картлык буенча иминият пенсиясен (яисә тиешле еллар эшләгән өчен пенсия) алырга хокуклы», - дип аңлатты Бибикова.

«Һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең әти-әниләре, тол хатыннар да ике пенсия алырга хокуклы», - дип язды Федерация Советының социаль комитет башлыгы урынбасары.

Ул шулай ук гражданнарның категорияләре һәм билгеләнгән пенсияләрнең төрләре турында РФ Пенсия фондының территориаль бүлекчәләрендә җентекләбрәк белешергә киңәш итте.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса