Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Барысын да яңадан башларга туры килә

Кеше язмышы гаять катлаулы нәрсә. Нишлисең инде, дөньясы шулай корылган - шатлыгы да, хәсрәте дә гел янәшә йөри.

Авырлык килгәндә сабырлык күрсәтеп, йөрәкләрендә кабаттан өмет уты кабызып, тормышларын җайлап, көйләп җибәрергә тырышучылар һәркемдә бары тик соклану хисе генә уята.

Бүгенге язмам Тайсуган авылында гомер кичерүче яшь, матур, ишле гаилә - Хәйруллиннар хакында. Әлмәт җирлегендә генә түгел, республикада да аларга килгән бәла-каза турында беләләр. Йортларында янгын чыгып, бар җиһазлары, кием-салымнары көлгә әве-релгән, өй эченең стеналары, түбәсе кап-кара сөрем белән капланган. Бу турыда массакүләм мәгълүмат чараларында да хәбәрләр, сюжетлар күп чыкты. Ул хәбәрләрне күреп, ишетеп белгәннән соң ярдәм итүчеләр дә байтак булган икән. Без дә Хәйруллиннар белән очрашып сөйләшеп кайтырга булдык. Йортларына килеп кергәндә гаилә башлыгы Руслан Хәйруллин стенадагы такталарны чистарту, шомарту белән мәшгуль иде. Аңа булышырга тагын ике дус-ты да килгән. Күренеп тора, эшнең исәбе-хисабы юк. Шулай да бер нәрсәгә игътибар иттем, янгыннан соң була торган төтен исе кимегән, йорт эченә хәтта сизелер-сизелмәс кенә тәмле агач исе чыккан.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

- Корымнан чистартып, шомарткач, шулай агач исе чыга инде. Төтен исе алай тиз бетмәс дип уйлыйм. Менә дусларым, эштәгеләр буш вакытларында шулай килеп булышалар. Янгын чыккач, тормыш иптәшем белән бераз төшенкелеккә дә бирелеп алдык. Еллар дәвамында тырышып-тырмашып эшләнгәнне ялкын секундлар, минутлар эчендә юкка чыгарды бит. Бер ел эчендә борыстан йорт күтәреп кердек, фундаментыннан алып түбәсенә кадәр хатыным белән икәүләп төзедек. 2016 елдан бирле шушы йортта яшибез. Монда гаиләбез белән күченгәндә коры стеналар гына иде, су кергән иде керүен, аннан соң җылыту системасын ясадык та, әкренләп эчен эшли башладык. Һәрбер нәрсәне күңелебезгә ятышлы итеп бергәләп башкарып чыктык. Стеналарга «борыс имитациясе» ясап, матур ак буяу белән буяуны инде тәмамлап кына килә идек. Үзебезнең йокы бүлмәсен һәм кухняны тышлыйсы, ә залда тагын биш такта борасы гына калган иде. Иртәнге якта тормыш иптәшемне эшкә, балаларны мәктәпкә, балалар бакчасына озаттым да, һәрвакыттагыча, инструментларны әзерли башладым.

Түшәмне гел диван өстенә басып бора идем. Җайлы бит инде - мендең, алдың, бордың. Ә такталарны гаражда кисәбез. Дустым килү белән без гаражга чыгып киттек тә, киредән кергәндә йорт эчен куе кара төтен баскан иде инде, керә алмадык. Югыйсә, биш минут та вакыт узмагандыр. Зал бүлмәсендә диван өстендәге удлинительдән чыккан инде янгын. Мин аңа дрельне тоташтырып калдырган идем. Шунда кыска ялганыш булып, диван янып киткән, аннан ут линолеумга төшкән, стеналарга үрмәләгән. Менә шулай тиз була икән шул ул. Үзем янгын сүндерүдә эшлим, күп тапкыр янгын очракларына чыгарга туры килә, минем белән дә шушындый хәл килеп чыгар дип башыма да китергәнем булмады. Янгын чыгуы турында хәбәр иткәннән соң, шәһәрдән дә, Мактамадан да янгын сүндерү машиналары тиз килеп җитте. Күршеләр, авылдашлар бик булыштылар инде, рәхмәт аларга. Иң беренче булып күршедәге Рамил абый йөгереп керде. Ул егерме елдан артык янгын-коткару частенда эшли. Техникалар алып килеп, янган әйберләрне төяп түгәргә дә булышты авылдашлар. Ике арбаны шыплап тутырып чыгарып түктек, тагын бер арба төяп куйдык әле менә. Кайбер әйберләрне теплицага чыгарып куйдык. Җан әрнеде инде - бөртекләп җыйган мал-мөлкәт, йорт җиһазлары, техника, көне-төне тырышып эшләгән бар нәрсә юкка чыкты бит. Түбә, тәрәзәләр бик нык зыян күргән, янган тәрәзәләрне салдырып куйдык, уемнарны пленка белән капладык.

Утлар, җылыту приборлары сүндерелгән. Авыл җирлеге башлыгы Марсель Мостафинга аеруча зур рәхмәт, ул безгә вакытлыча яшәп тору өчен торак бүлеп бирде. Шунда торып, хәзер менә йортны рәткә китерәбез. Монда инде яңа өй салган кебек, бар нәрсәне дә яңабаштан эшләргә кирәк. Стеналар, тәрәзә-ишекләр, җылыту системасы, ут, түбә - барысын да. Беренче көннәрдә бик куркыныч күренеш иде, хәзер, чистарткач, бераз рәткә китергәч, алай ук түгел. Җәйгә эшләп чыгарга дип максат куйдык, тырышырга инде, - ди гаилә башлыгы.

Руслан Хәйруллинның тормыш иптәше Рания авыл мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли, дүрт бала анасы. Ул да бәхет-сезлек килгән көннең вакыйгалары белән уртаклашты.

- Инде шушы йорт мә-шәкатьләре бетә дип торганда кем уйлаган шушындый хәл килеп чыгасын. Ул көн хәтеремнән чыкмас инде. Миңа йортыбызда янгын чыгуы турындагы хәбәр тугызынчы яртыларда килеп иреште. Безнең беренче дәрес вакыты иде. Сәгатькә карадым әле, балаларга өй эше бирер вакыт җиткән икән, дип. Шул вакытта коллегам сыйныф ишеген шакыды. Чыксам: «Сезнең адрес буенча пожар дип әйтәләр, дөресме икән, белмим», - диде. Бу хәбәрне ишетү белән кулларым калтырый башлады. Иремә шалтыратам - телефонын алмый. Руслан сменалы эштә, ә бу көн аның ял көне, шуңа да ул өйдә иде. Йөрәгемә шом керде. Сыйныфны коллегама калдырдым да, машинага утырып өйгә чаптым. Үзебезнең урамга кердем, күрәм, чыннан да янгын машиналары тора. Безгә булмаса ярар иде дип уйлаган идем дә, чыннан да безгә булган. Мин кайтканда инде янгынны сүндергәннәр иде. Коры такта, синтетика - янгын шуңа да тиз чыкканлыгы аңлашыла. Тынычландырсалар да, нык еладым, бик кайгырдым. Барлык ярдәм итүчеләргә рәхмәт. Шулкадәрле юмарт икән кешеләр. Авылдашлар, коллегаларым, дус кызлар, күршеләр, авыл җирлеге - барысы да булыштылар. Чит шәһәрләрдән дә ярдәм күрсәттеләр хәтта. Кичкә кайтканда инде йорт эчен җыештырып, җылытып, ашарга әзерләп куйганнар иде, күңелләр тулып китте, - дип искә алды Рания Хәйруллина.

Сүз артыннан сүз китте. Рания үзе Сарман районы Куҗак авылында туып-үскән икән. Әлмәт егете Руслан белән гаилә учагын кабызып җибәргәннән соң, төпләнер урын итеп Тайсуган авылын сайлаганнар.

- Чаллының педагогия институтын тәмамлаганнан соң, Әлмәткә кайттык һәм мине распределение буенча шушы Тайсуган авылына башлангыч сыйныф укытучысы итеп билгеләделәр, - дип аңлатты Рания. Үзлә-ренең ничек танышканнарын да сөйләп китте ул.

- Энем унынчы сыйныфта укыганда көтмәгәндә Әлмәт мәдрәсәсенә укырга керде. Шунда ул Руслан белән танышкан. Шул энем таныштырды инде безне. Руслан укып бетерде, ә энем юк. Ул киредән авылга кайтты. Мин үзем диндә түгел идем. Гомумән, дөресен әйткәндә, бу турыда уйламый да идем әле. Хәзерге вакытта мин диндә. Иншаллаһ, күп нәрсәләргә сабырлык, өмет белән карарга өйрәндем. Шулай итеп Руслан белән мин унберенче сыйныфта укыганда ук таныштым. Аның белән бер ел аралашканнан соң, Руслан «әйдә, никах укытыйк» дигән тәкъдим ясады. Әни «нинди хәл инде бу армиядә дә булмаган егеткә кияүгә чыгу, юк, чыкмыйсың» дия-дия ачуланды. Мин әнинең әйткән сүзләрен шул ук көнне кичен Русланга җиткердем. Икенче көнне иртән Руслан миңа шалтыратып үзенең хәрби комиссариатка барып, документлар тапшырып кайтуын хәбәр итте. Шул ук елны ул үз теләге белән Свердловск өлкәсендә армия сафларында хезмәт итәргә дә китте. Май аенда китте, ә мин аны бер ел буе хатлар яза-яза армиядән көттем. Руслан 9 Май бәйрәме алдыннан кайтты да, августта инде никах укытып, туйлар үткәреп, бергә яши дә башладык. Тайсуган мәктәбендә 2012 елдан бирле эшлим. Вакыт узды да китте. Дүрт балабыз үсеп килә, икесе балалар бакчасына йөри, икесе мәктәптә укый. Менә шулай, язмыш инде бу. Әти-әниләребез тынычландырып, ярдәм итеп торалар. «Мал-мөлкәт өчен кайгырмагыз, иң мөһиме - үзегез исән, балаларыгыз исән, бар да рәтләнер, борчылмагыз», - диләр. Менә сабыр итеп, бар куәтне җыеп, кабаттан йортны торгызабыз, эшнең иге-чиге юк, - ди Рания. 

Күрәчәкме бу, әллә ходайдан бирелгән тәкъдирме? Кызганыч, ләкин адәм баласына алдан белү кодрәте бирелмәгән, язмыштан узмыш юк, дип кенә юана алабыз. Хәйруллиннар гаиләсенә, әлбәттә, хәзер барысын да яңадан башларга туры килә. Мондый чакта ярдәм кирәклеге көн кебек ачык. Юмартлык һәм ярдәмләшү Коръән һәм хәдисләрдә дә мактала бит.

 

Марсель Мостафин, Тайсуган авыл җирлеге башлыгы:

- Хәйруллиннарның йортында чыккан янгын очрагы барыбызны да борчылырга мәҗбүр итте. Яшь, күпбалалы гаиләгә авыл халкы кем ничек булдыра ала шулай ярдәм итәргә тырышты. Янгын йортларына шактый гына зыян салса да, ходайга шөкер, үзләре исән. Бурдан кала, уттан калмый, дип юкка гына әйтмиләр шул. Янгынны кисәтү максатында  авыл җирлегендәге йортларга махсус сигнализация җайланмаларын күптән таратып чыккан идек инде анысы. Мин аеруча ялгыз яшәүче әби-бабайларга, күп-балалы гаиләләргә уяу булырга, сигнализацияләрне урнаштырырга кирәклеген гел искәртә килдем. Ике-өч бүлмәгә куйсалар - шул җитә. Кышын кайберәүләр җылыткычлар да куя бит әле. Төнгелеккә дә калдыралар. Янгын төнлә дә чыгарга мөмкин бит. Кыйммәт булмаган  янгын датчиклары куркыныч фаҗигадән бик күп гомерләрне коткарып кала. Үзебез турында үзебез кайгыртып яшик, сак булыйк, исән булыйк.

 

Дүрт балалы Хәйруллиннар гаиләсенә ярдәм итү теләге
булганнарга реквизитлар:  4081 7810 9620 0228 1349 (8-919-692-86-42 номерына беркетелгән - Хәйруллина Рания Рәсимовна исемендә).

 

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса