Әлмәттә 1700 нче сабый туган
ЗАГС белгечләре бәхетле ата - ананы котладылар һәм баланың беренче дәүләт документын-туу турында таныклыкны тапшырдылар.
8 ноябрьдә Радик Габдрәшит улы һәм Екатерина Николаевна Гомәровлар гаиләсендә кыз туа, аңа Агата исемен кушалар. Кызлары тугач, гаилә күп балалы булды. Өйдә аны абыйсы Родион һәм сеңлесе Радмила көтә. Екатерина, өч баланың бәхетле әнисе генә түгел, район башкарма комитеты ЗАГСының баш белгече дә.
ЗАГС белгечләре бәхетле ата - ананы котладылар һәм баланың беренче дәүләт документын-туу турында таныклыкны тапшырдылар.
Фото: ЗАГС
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа