Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Каракорт

Әллә кылган гамәлләреннән чынлап каушап калды, Нәфыйгане дә, Фәтхияне дә бу көннәрдә якын китермәде, йорт-курада хуҗалык эшләрен үзе башкарды.

– Бигрәкләр сабыр холыклы иде, сөйләмәгәч, авыру икәнен дә белмәдек бит, – ата-аналар бер якта кулъяулыклар белән күзләрен сөртеп торалар.
– Аның кебек мәрхәмәтле укытучы мәктәптә бүтән юк та...
– Өченче көн кызым кайтты да сүз әйтәлми тора, елап шешенеп беткән. Бу авыр хәлне аннан ишеттем.
– Миңа Тәлига Сәлимовнаның болай кисәк үлеме шикле тоела.
– Йөрәк, диләр бит. Көтмәгәндә туктый да куя икән ул.
– Шулай да...
Хаммат та, кайгыга баткан ир рәвешен китереп, ике атналап кеше саен язмышына төшкән сынауга зарланып йөрде.
– Ташлады да китте... ничекләр яшәрмен мин ансыз, – дигәндә күзләрендә яшь тамчылары җемелдәде хәтта.
Әллә кылган гамәлләреннән чынлап каушап калды, Нәфыйгане дә, Фәтхияне дә бу көннәрдә якын китермәде, йорт-курада хуҗалык эшләрен үзе башкарды. Мәчеткә барып, хатыны рухына дога укытты да үзенә юка китап алды. Кичләрен шул догаларны укыштырды. Шуннан гына Хаммат җаны урынына утыруын тойды...
Ә бер айдан элекке халәтенә кайтты, кыйммәтле шәрабләр эчеп, кабат типтереп яши башлады. Бәхет күбрәк Нәфыйгагә тиде. Бөкерене кабер генә төзәтә шул...
Ничек кенә ваемсыз тоелмасын, Хаммат хатыны турында сүз чыгуын, аны искә алып сорашуларын, Тәлиганең яхшы якларын сөйләп китүләрен бер дә өнәми иде. Андый сөйләшүләрне кискен өзә дә:
– Үлгән артыннан китеп булмый, исән чакта яшәргә кирәк. Нинди киемнәре ошый – шкафы белән ал, синең самый бизәнеп йөрер чагың, – диеп, сүзне икенчегә бора.
Җәйнең яңгырлы салкынча көне кичкә авышып, кояш баешына барганда, бервакыт Хамматка эш буенча районга барырга туры килде. Үтисе йомышларын түгәрәкләп, базар тирәсен әйләнеп чыгарга булды. Сатып алучылар берәм-сәрән генә, сатучылар инде товарларын төйнәштереп яталар. Күрше республика номеры язылган бер машина янына килеп туктады ул. Киез итекләрен капчыкка тутырып торган ир Хамматка таба борылды да катып калды. Аның өчен вакыт, поезд кычкырткан тавыш чыгарып, артка чапты... “Ул бит!.. Ул.. Ул!” Уң күзеннән колагына кадәр яңагын кызгылт җөй тоташтырган Гата сүз әйтер хәлдә түгел иде: яшел шакмаклы кыска җиңле күлмәк кигән нык бәдәнле салкын карашлы бу ир алтын тешләрен күрсәтеп елмайса да, киез ката сатучы үзенең каршында ырҗайган шакалны күрде. Үткәннәр баш миен кайнатып чыгар дәрәҗәдә яндырып искә төште. Кичә генә булган кебек... Ап-ачык итеп...
Хамматның игътибарын бу ирнең үзенә караганда, битендәге җөе җәлеп итте. “Кем булыр? Баядан бирле ник акаеп тора аңа? Моннан китү хәерлерәк булыр...” Борылып, биш-алты адым ясарга өлгермәде, каршына быел армиядән кайткан авылдашы Зәки чыкты.
– И... әйбәт булды, Хаммат абый! Авылга җәяү кайтырмын инде дип торганда, сез очрадыгыз, – дип, егетнең эндәшүенә, тегесе:
– Мин әле генә кайтмыйм, энем, керәсе җирләрем бар, – диде дә машинасы янына кызулады.
Инде итек сатучы да айнып китте. Йөгереп егет янына килде:
– Әйтегез әле, зинһар, бу кешене беләсезме? Кайсы авылдан ул? – дип җиңеннән тартты.
Зәки шатлыгының көлгә очып әйләнүеннән әле исәңгерәп тора иде:
– Безнең авылдан инде, нишләп белмәскә, – диде дә базар капкасына таба атлады.
– Туктагыз әле! Миңа бик-бик кирәк бу! Кайсы авыл соң ул сезнең авыл?
Авылның исемен әйтеп, Зәки хәзер үзе аңа сорау яудыра башлады:
– Үзеннән сорап белергә теләмәдегезме? Әллә итегегезне урлап качтымы? Милициягә бирәсезме?
Шул сораулары белән Гатаны дөрес юнәлешкә кертеп җибәрде. “Әйе, әйе, бүген үк милициягә кереп әйтергә кирәк!”
– Кайда эшли соң ул?
– Ул Шәмсиев Хаммат Шәрәфович, районда бик мактаулы укытучы, рус телен укыта.
– Рәхмәт, рәхмәт, сезгә. Ходай бар эшләрегезне уң кылсын, авырлыкларны җиңеләйтсен.
– Амин! – дип Зәки борылган иде, урам буйлап ат белән кайтып баручы икетуган абыйсын күреп, шул якка очты.
Гата өенә ничек кайтып җитүен; хатыны, балалары ниләр сөйләвен – берсен дә хәтерләми. Юк, ул барысын да күрде, эшләде, сөйләде. Әмма... күңеле белән бик еракта – немец концлагерында иде ул.
Плашув... Күпме еллар үтте. Онытырлык кына булмады... Берлинга кадәр барып җитеп, җиңү белән туган якка кайту шатлыгы анда күргән газапларны бик тирәнгә яшереп бикләп кенә куйган шул. Еллар үткәч тә анда күргәннәр төшкә керә. Сугышта пуляларның баш очыннан сызгырып узулары керми, ә менә шундагы җәберләнүләр... Эттән талатулар... Ачтан егылмас өчен, ботинка кунычларын кимерүләр... Коеп яңгыр яуганда таеп егыла-егыла, авыр ташларны
ташулар. Ә бервакыт... Иртәнге барлауга тезелгәч, әллә нидән генә рәт арасында сөйләшүләр китте. Сакчы борылган арада Гата:
– Сөйләшмәгез, әнә камчысын чыгарды, – дип, башкаларны туктатырга теләп кенә әйткән иде, күз читен яндырып, кайнар кан агып та төште. Шунда исән күзе белән үзенә суккан сакчының карашын тотып калды. Салкын пыяла күзләр, авызын чалшайтып мыскыллы елмаю... Бу сурәт аның баш миенә сеңде булса кирәк. Тоткыннар үзләрен эшкә йөрткән сакчыларны бик истә калдырмыйлар – аларга карап торырга вакыт бармы? Менә монысын Гата мәңгегә онытмаячак инде. Бер дә юкка, нахакка... Үзенә ләззәт алу өчен кан кирәк булды бу катыйльгә. Бу килбәтсез чырай төшләренә кереп йөдәтте... Димәк, ул – Хаммат Шәрәфович...
Гата бу хәбәрен район милициясенә тапшыру бик дөрес фикер булуына ышанып бетмәде. Районда танылган укытучы... әшнәләре, дуслары бардыр. Милициядә дә булса?.. Сузарга да ярамый, таяк ике башлы. Мин таныгач, ул да танырга мөмкин, яки шикләнергә – мине эзләп табу аның ишеләргә берни тормый. Һөҗүмне мин беренче ясарга тиеш! Башкалага барырга кирәк, үзәк органнарга.
Икенче көнне иртән иртүк, сугышта булганлыгы турындагы бөтен документларын бер яулыкка төйнәп, Гата Камалиев ерак юлга чыкты. Өйдәгеләрнең берсенә дә дөресен әйтмәде. Аллам сакласын, теге бәдбәхет якыннарына зыян китермәсен... Машинасына киез итекләрен салып, күрше районга сатарга барам, дип кузгалды Гата.
Ә Хаммат, зәңгәр “Волга”сында кайтыр якка юнәлгәч, итек сатучы турында төптәнрәк уйларга җыенган иде, борылышка җиткәндә юл чатында бала белән басып торган Физалияне күреп, базардагы очрашуны гына түгел, кайдан кайтып килүен дә онытты. Машина туктады. “Менә хәзер исәп-хисап тотар чак килде”, дигән зәһәр уй йөгереп үтте Хамматның башыннан.
– Авылга кайтышмы? Шулайдыр... ишеттем, ишеттем – биатаң гүр
иясе булган икән. Нишлисең, бер кеше дә мәңгегә килми. Әйдәгез, утырыгыз! Әсгать сине нигә бала белән юлда калдырды?
– Ул кичә үк кайтып китте шул. Төнлә сакларга. Әнкәйнең дә сәламәтлеге какшап тора. Улыбызның кичә температурасы бар иде, бүген җиңел инде. Районга почта машинасында килдем. Бу якка өч чакрым гына бит, берәр машина очрар дигән идем... Рәхмәт, Хаммат абый, туктадыгыз.
Хаммат аларның ничек яшәүләре, мәктәптәге эшләре турында төпченде. Физалиянең үзе белән генә сөйләшә, улын гүя күрми дә. Сабыйга берәр җылы караш ташласа да күңеле булыр иде. “Бәләкәй балаларны яратмыйдыр инде”, – дип уйлап, Физалия әзрәк тынгысызланган дүрт яшьлек улын кысыбрак кочаклап алды. Ә Хамматның башында: “Менә миңа малай табып бирергә кем кирәк булган!” дигән уйлар бөтерелә иде.
Каракорт

– Мин бит сине ярата идем, Физалия. Чынлап мәгәр. Шул Әсгать керде арага. Шул җан көеге булмаса...
– Сез ничек... нигә... Без бит Әсгать белән мәктәптә үк дуслашып йөрдек. Хәзер ул минем яраткан ирем. Аның турында начар сүз әйтмәгез миңа, зинһар.
– Әйтсәм нишләтерсең? Яңакка сугарсыңмы? Теге вакытта Әсгать
кебек... Онытмадым мин аны! Ә син... син оныттыңмы? Әйдә шул көнне искә төшерәбез! Монда ирең юк.
– Балам барысын да аңлый, итәгатьле булыйк, зинһар!
Машина шып туктады. Физалиянең йөрәге дә... Кичке караңгылык куерып ята, урманны әле чыкмадылар.
– Балаңны тышка чыгарып торабыз, – дип, Хаммат кабинадан чыгып, алар утырган яктагы ишекне ачты. – Биш минутка берни дә булмас. Ә сине күптән каптырырга йөрим инде мин, кызый.
– Сез... сез бит укытучы, Хаммат абый! Болай шаяру сезгә килешми.
– Мин шаярмыйм. Йә риза буласың, йә җәяү кайтасың! Кая, малай, исемең ничек әле синең? Менә бу агач төбендә утырып тор әлегә, – дип, улына килеп тотынган ирне Физалия этеп җибәрде. Кечкенә Азат чырыйлап еларга тотынды. Физалия, бер кулына сумкасын эләктереп, башта үзе сикереп төште, “елама, бәгырем, алтыным”, дип, юата-юата, улын күтәреп алды:
– Баланың котын алдыгыз, Ходай хакына, кагылмагыз аңа! Без җәяү кайтабыз, ә сез барыгыз, үзегез кайтыгыз! Раббым ташламас әле...
– Исәрләнмә, караңгы төшкәнче урманны да чыга алмыйсың. Монда этләр йөри.
Физалия инде кызу-кызу биш-алты адым юл буйлап киткән иде, машинасын кабызып, Хаммат куып җитте:
– Утыр, – дип кычкырды. Ләкин Физалия атлавын белде. Шунда Хамматның ачуы аңын томалады.
– Этләр талап үтерсә, биатаң белән бергә күмәрләр – шул булыр иреңнән үч алуым! – дип, кабина ишеген шарт ябып, выжжлап үтеп тә китте.
“Кабәхәт!” кычкырып әйттеме Физалия бу сүзне, әллә зиһене шулай ачылып киттеме: “Үч тотып йөргән... ә аның җинаятен беркем дә белмәде, судка бирәсе калган шунда. Дөрестән дә “Кинәле кеше – энәле кеше” димәгәннәр шул!”
– Кайтабыз, улыкаем, хәзер кайтып җитәбез, Аллаһ боерса... – диде дә кочагындагы улына колын турындагы яраткан җырын көйләде:
Иркен яшел болында
Чабасың да чабасың.
Син яшь кенә бит әле,
Аякларың талмасын.
Инде хәтсез атлагач, Физалия алда тояк тавышларын ишетеп, кырыйгарак чыкты. Шунда килеп туктаган ат арбасыннан нык борчылган Әсгать сикереп төште:
– Җәяү чыктыгызмы соң әллә? Батыр да соң үзең, Физалиям! Авыл башында Хаммат Шәрәфовичның машинасы очрады очравын – утыртмагандыр, ул бит миңа теш кайрап йөри, сизәм... Йә Хода, исәннәрсез!.. Аллага шөкер!!! Йөрәк урынында булмагач, түзеп тора алмадым... әле дә күрше абыйның атын алып килгәнмен...
– Рәхмәт, җаным, мең рәхмәт! Әүлиядер син!
Әсгать улы белән бергә кочагына сеңгән хатынының чәчләреннән сыйпады, икесен дә кочып арбага утыртты. Физалия әллә күрешү шатлыгыннан, әллә үзе белән чак кына коточкыч фаҗига булмаганы аңына барып җитеп, сулкылдап елап җибәрде.
– Йә, йә, елама, матурым, улыбызны куркытырсың. Булды, булды, мин яныгызда – курыкма... Бар да яхшы. Әйе, авыр чакта синең янда булуың миңа да олы терәк икән – җаныма тынычлык кайтты. Иң кадерлеләрем минем, – дип, бер кулы белән җан кисәкләрен кочаклап, Әсгать атны юыртып алып китте...
***
Шулай җәй арты көз җитте – тормыш юлы спираль буйлап алга баруында булды. Үткән тормышның укылмаган сагышлы хатлары булып, авыл урамнарын каеннарның сары яфраклары күмде. Иртәләрен шул урамнарны җанландырып, сөйләшә-сөйләшә, шат балалар мәктәпкә агылды. Кое урамында кешеләр саны кимесә дә, шатлык-хәсрәтләр алмашынып торып, иртәгәсе көн бүгенгедән яхшырак буласына ышанып яшәп ятыш иде...
Мәктәптә беренче дәрескә кыңгырау шалтыраган иде инде, рус теле кабинетына, кабаланып, директор килеп керде. Һәрвакыттагыча, пөхтә киенгән: куе зәңгәр галстуктан, кара костюмнан. Ләкин үзен тотышы ничектер киеренке кебек. Коңгырт күзләрендә борчылу чагыла...
– Хаммат Шәрәфович, хәзер районнан рус теле дәресләренең ничек укытылуын тикшерергә киләләр. Сезнең бар да тәртиптә бит? Кайгырмагыз, ничек эшлисез, шулай дәвам итегез.
– Миңа беренче керәләрме?
– Әлегә кемнәргә керүен белмим, килгәч расписаниене карарлар. Ике дәрес карыйлар бугай.
– Ничәү инде алар?
– Белмим, белмим, Хаммат Шәрәфович... Кисәк кенә булды әле бу, алдан әйтмәделәр дә, – дип, директор чыгып китте.
Хаммат Шәрәфович шкафы янына килде, грамматик таблицалар белән алдагы дәрестә кулланырга таратма карточкалар әзерли башлады. Бу яңалык аңа бер дә ошамады. Кисәк хәбәр ителүеннән бигрәк, директорның дулкынлануы сәер иде. Нинди генә тикшерү килеп төшсә дә, бирешә торганнардан түгел бит ул. Хуҗалыкны оста алып бара, районда мәктәп мактаулылар исемлегендә...
Тәнәфестә Хаммат Шәрәфович такталарны сөртеп, числоны тигез хәрефләр белән яңадан язып куйды, өстәлен тәртипкә китерде. Тәнәфес тә әллә кыска булды – инде әнә кыңгырау шалтырый. Сигезенче класс укучылары үз урыннарында басып торалар.
– Мөмкинме?
Хаммат Шәрәфович, тыныч булырга тырышып, ишек ягына борылды. Күзенә иң беренче ташланганы керүче ирнең өстендәге күн курткасы булды, аннан... карашы. Үтәли тишеп карый иде кебек инспектор.
– Керегез, узыгыз.
– Исәнмесез, укучылар! Исәнмесез, Хаммат Шәрәфович!
“Кемлегемне алдан белешеп куйган...” Дәрес буе инспектор нидер язып утырды, укучылар җавап биргәндә дә җитди карашы укытучының һәр хәрәкәтен барлый иде...
Дәрес бетеп, укучылары класстан чыгып киткәч, Хаммат Шәрәфович, нинди кимчелекләремне күрсәтер, дигән шикләр астында теманы, дәрес максатларын атады, өч ел буе укыткан укучыларына кыскача характеристика бирде. Тикшерүчене болар әллә кызыксындырмый, әллә үзе шундый салкын канлы – йөзендә бер мускул да селкенми, аңа төбәлеп утыруын белә.
– Ярый, начар түгел. Отчетымны соңрак җибәрермен. Әйдә бераз сөйләшеп утырыйк. Монда тәмәке тартырга ярамыйдыр? Ләгънәт төшкән сугыш, тартырга өйрәтте – хәзер тартмый тора алмыйм.
– Әйдәгез, арткы ишектән бакча ягына чыгабыз, анда укучылар күрмәс, – дип, шатланыргамы, кайгырыргамы белми, Хаммат Шәрәфович кунакны класстан алып чыгып китте.
– Сез бит фронтовик? Әсирлектә булгансыз... Ничек эләктегез? Кайда булдыгыз, сөйләгез әле. – Тикшерүченең үтенече корырак, боерыкка ошабрак чыкты.
Хаммат Шәрәфович күңелендә кабат туган тынгысызлануның борчылуга, алай гына түгел, олы куркынуга алышынуын тойды. “Бик шикле бу инспектор. Башка класска атлыгып тормый, мәктәптә тагын ике рус теле укытучысы бар – аны гына тикшерергә килгәнме?” Сугыш юлларын искә төшергәндә Хамматның башында шундый уйлар өермәсе бөтерелде.
– Плашув, дисез инде, алайса... Мин дә ул лагерьда булдым, – дип кул бирде кунак, саубуллашып чыгып киткәндә. Хаммат ни үле, ни тере басып калды...
***
Төнге кунакларның өчесе дә өйгә керде. Хаммат үрелеп утны кабызды. Йөзле лампочка тыштагы караңгыдан соң күзләрне камаштырды...
– Исәнмесез, Хаммат Шәрәфович!
Хаммат каршында торган хәрбинең йөзенә күтәрелеп карау белән коелып төште – мәктәпкә килгән теге инспектор бит бу...
– Мин сезне алырга килдем, Хаммат Миргаянов!
– Юк, сез ялгышасыз, ул бит – Хаммат Шәмсиев!
Оялып торыр чак түгел дип, җылы түшәктән шуып төшкән Нәфыйга, өстенә яшел халатын кия-кия, яланаякларына артсыз күәс эләктереп, өч әзмәвернең алдына чәчрәп килеп басты.
– Кысылма! Бар, өеңә кайт.
Хамматның күзләрендә куркыныч очкыннар биешкәнен күреп, яшь хатын киемнәрен тотты да чыгып шылды.
Бераздан авыл урамнарын кайсы сузып, кайсы кызу-кызу, кайсы елап өргән этләр тавышына әвәлгедән дә ныграк күмеп, УАЗ машинасы катканаклы юлдан кирегә шуышты.
Шул төннән соң авылда Хаммат бүтән күренмәде. Бөтен урамга берәү булган алпавыт йорты, ничектер, ятимләнеп калгандай, эңгер-меңгер җиткән вакытта да тәрәзәсенә ут алмагач, үткән-сүткәннәргә шом сала торганга әйләнде.
Берәр төрле хәбәр-хәтәр ишетим, дип, Нәфыйга райондагы хәрби комиссариатка да барып карады.
– Юк, белмибез, син дә төпченеп йөрмә, – дән артык берни дә ишетмәде. Кайсыдыр:
– Кычытмаган башыңа тимер тарак кирәкме? – дип тә өстәде.
Шулай да, Хаммат кайтып керсә, җавап тотасы булыр, дип, йорт-кураны уттан-бурдан саклауны Нәфыйга үз өстенә алды. Хуҗаның иткә-балга тулы кар базлары, ишегалдының буеннан буена сузылган суыткычлар куелган складлары күрше-күләннең авыз суын китерсә дә, басып керергә җөрьәт итүче табылмады. Бары тик каршы яктагы Фәтхиянең:
– Миңа тиеш байлык ул, минем хәләл көчем кергән барсына! Шырпысына да кагылма, иманыңны укытырмын, – дип, Нәфыйганең коймасы янында фырлавын исәпкә алмаганда...
Мондагылар кулга агып керергә торган байлык тирәсендә козгындай әйләнсәләр, аның хуҗасы инде якты дөнья белән хушлашкан иде. Хөкем карарын ябык ишекләр артында чыгардылар. Сугыш беткәнгә ярты гасыр вакыт үткәч, бик күп тикшеренүләрдән соң яңгыраган бу карар ара һәм еллар чикләрен исәпкә алмый торган – Нюренберг процессының Бөек Ватан сугышында фашистларга хезмәт иткән халуйлар – полицайлар турындагы канунына нигезләнеп чыгарылды. Шулай итеп, кабыгы эчендәге корт тышчасыннан аерылып, бакыйлыкка күченде.
Егерме көннән алпавыт йорты янына авыл урамнарының кар ятмаган юлыннан ябык кузовлы зур-зур йөк машиналары килеп туктадылар һәм өч сәгать эчендә барлык җиһазларны, азык-төлекне кырып-себереп тутырдылар да, шыгыр-шыгыр билгесез якларга китеп бардылар. Бер атнадан бөтен тирә-якны кар каплады – әйтерсең, авылдашлары алдында яхшатланып яшәгән абруйлы берәүнең үткәндәге кара тарихын каплап, тирә-юньне агартып куйды...

Зимфира Исламова

 

Фото: https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса