Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәтле суд аша юл-патруль хезмәте инспекторының карарына шикаять биргән

Автоинспектор сүзләренә караганда, машина йөртүче, 12 яшькә җитмәгән пассажирны, аның куркынычсызлыгын тәэмин итмичә йөрткән.

Әлмәттә юл-патруль хезмәте инспекторы 12 яшькә җитмәгән пассажирны йөртүдә хокук бозган өчен машина йөртүчегә 3000 сум күләмендә штраф билгеләгән. Бу турыда судның матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Ир судка шикаять белән мөрәҗәгать иткән, әлеге карарны гамәлдән чыгарырга, эшне туктатырга кушкан, чөнки автомобильдә рамсыз балалар креслосы куелган, транспорт чарасын техник эксплуатацияләү буенча таләпләрне исәпкә алып, аның куркынычсызлыгы тәэмин ителгән", – дип аңлаттылар судның матбугат хезмәтендә.

Нәтиҗәдә, суд юл-патруль хезмәте инспекторы карарын гамәлдән чыгарган. Әлмәтлегә штраф түлисе булмый.

Карар законлы көченә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса