Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Кечкенә булса да, тавышы зур

Көзге-кышкы чорда торак биналарда янгын чыгу куркынычы бермә-бер арта.

Еш кына сәбәп кешеләрнең ваемсызлыгында һәм гади генә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәүләрендә булып чыга.

Әлмәт районында янгын күзәт-челеге буенча баш дәүләт инспекторы Равил Хөсәенов янгынга китергән сәбәпләр һәм аннан саклану чаралары турында сөйләде.

Электр белән шаярмагыз

Көннәр суытуга, гадәттә, кешеләр өйләрен электр җылыткычлары белән җы-лыта башлыйлар. Тик әлеге приборны куллана башлаганчы аның төзеклеген тикшерергә оныталар. Равил Хөсәенов җылыткычны сатып алганчы ук өйне тикшереп чыгарга киңәш итә.

- Иң беренче чиратта үт-кәргечләрнең һәм розетка-ларның төзеклеген тикшерегез, - ди ул. - Бар да тәртиптә икән, җылыткыч сайларга керешә аласыз. Әлеге җайланманың терморегуляторы булганын сатып алу кулай. Шулай ук сатып алучы инструкция белән дә игътибарлап танышып чыгарга тиеш.

Дөрес эксплуатацияләү - иминлегебезнең иң төп кагыйдәсе. Төзек булмаган приборлар һәм җылыткыч-лардан файдаланырга ярамый. Алар ватылган очракта исә үз белдеклегең белән төзәтмәскә, ә белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук инспектор заводта эшләнгән җайланмалар гына сатып алырга киңәш итте.

Тагын бер ялгышлык - ашыгу сәбәпле электр приборын кабызылган хәлдә калдыру. Ул электр челтәренә йөкләнешне күп тапкырлар арттыра. Моның ахыры аяныч тәмамланырга мөмкин.

«Будильник»тан  ким түгел

Бүген янгыннарны кисә-түнең иң нәтиҗәле ысулы булып автоном янгын хәбәрчесе тора. Бу кыйммәт булмаган, кечкенә генә, күренми дә торган җайланма  күпме кешеләрнең гомерен саклап калырга сәләтле. Ул үзенең нәтиҗәлелеген күп тапкырлар раслады инде. Татарстанда гына да 2016 елдан алып быелга кадәр 212 кешенең, шул исәптән 77 баланың гомере саклап калынды. Агымдагы ел башыннан гына да әлеге «хәбәрче» 10 тапкыр эшләп, 41 кешене, шул исәптән 12 балигъ булмаган яшьтәге баланы коткарды. Еш кына төнлә чыккан янгында кешеләр йокы аралаш исле газны тоймыйча, шуның белән агулану сәбәпле үләләр. Ә менә янгын хәбәрчеләре төтенне тиз арада сизеп, тавыш сигналы бирә. «Хәвеф будильнигының» тавышы шуның кадәр көчле ки, аны хәтта күрше фатирларда яшәүчеләр дә ишетә. Бу исә вакытында тиешле чаралар күрергә ярдәм итә.

- Төтен хәбәрчеләрен барлык бүлмәләргә дә куйдырырга киңәш итәр идем, - ди Равил Хөсәенов. - Әлеге җайланма батарейкалардан эшли - алар «утырган» очракта да җайланма үзенчәлекле тавыш чыгара.

Автоном янгын хәбәр-челәрен янгынга каршы җаһазлар сатыла торган махсус кибетләрдән, шулай ук интернет-кибетләрдән сатып алырга мөмкин.

Таня Шамбер  

  (Гөлфия Ханова әзерләде)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса