Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Уйлама да!

Бакча-дачаларда, ишегалларында чүп-чарны яндыру зур янгынга китерергә мөмкин.

Проблемалардан саклану өчен әлмәтлеләргә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен катгый үтәргә киңәш итәбез. Районыбыз торак пунктларында янгын күзәтчелеге тарафыннан махсус рейдлар оештырылуы турында да искәртәбез.

Хокук бозуга юл куйган кешеләр административ җаваплылыкка тартылырга мөмкиннәр.

Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен гражданнарга биш мең сумнан алып 15 мең сумга кадәр, урындагы затларга 20 мең сумнан 30 мең сумга кадәр, шәхси эшмәкәрләргә 40 мең сумнан 60 мең сумга кадәр, юридик затларга 300 мең сумнан 400 мең сумга кадәр штраф каралган.

 

Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен, янгын чыгуга, башкаларның мөлкәтен юк итүгә яки зыян китерүгә яисә кеше сәламәтлегенә җиңел һәм уртача зыян салуга китергән өчен шулай ук административ штраф салына. Гражданнарга - 40 мең сумнан 50 мең сумга кадәр, урындагы затларга - 80 мең сумнан 100 мең сумга кадәр, шәхси эшмәкәрләргә - 90 мең сумнан 110 мең сумга кадәр, юридик затларга - 700 мең сумнан 800 мең сумга кадәр.

 

Бүгенге болай да катлаулы тормышны законсыз га-мәлләр кулланып тагын да катлауландырмыйк, таләпләрне төгәл үтик. Шу-лай булганда намусыбыз да чиста, күңелебез дә тыныч булыр.

 

Һәркем
янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәсен иде. Әгәр
ут-күзгә яисә яну
очракларына тап
буласыз икән, бу
хакта кичекмәстән
01 (кәрәзле телефоннардан - 101) номеры буенча янгын бүлегенә хәбәр итегез.

 

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса