Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Мин сине дустым дип торам...

Замана үзгәрде дисәм, безнең әни: «Заманы шул, үзгәрмәде. Кояш шуннан чыга, шуннан байый. Кешеләр үзгәрде», - дия иде. Бәлки ул хаклы булгандыр.

Кешеләрдә кешелекне саклап тора торган бик күп сыйфатлар, кыйммәтен югалтмасалар да, ничектер икенче планга күчтеләр. Әйтик, дуслык төшенчәсе. Дуслык авырлык килгәндә сынала, диләр иде. Ә мин бүген киресенчә, дусларың сиңа яхшы булганда сынала, дияр идем. Гадәттә, соңгы араларда, авырлык, борчу-мәшәкать, кайгы-хәсрәт килгәндә синең янда «дуслар» аз булмый. Алар хәл беләләр, синең белән бергә борчылалар, ниндидер ярдәм тәкъдим итәләр, аз булса да матди, нигездә ул акчалата ярдәм күрсәтәләр. Хәзер бит безнең тормышның «Алласы да, мулласы да, ата-анасы да акча». Бөтенесен акча хәл итә кебек. Андый вакытта ярдәм кулы сузганнарны ничек инде дус димисең. Ә ул исә, менә, күрдегезме, ничек ярдәм иттем, дияргә дә күп сорамый. Алай ук әйтмәсә дә, башкалар аның турында ишетми калмый. Без бит азрак ярдәм итсәк яки безгә ярдәм итсәләр, бөтен социаль челтәрләрне язып тутырабыз.

Ә сиңа рәхәт булганда? Уңышка ирешсәң, эшләрең уңайга китсә? Синең уңышың өчен чын күңелдән шатланучы дусларыгыз күпме? Бардыр, гел юк түгел инде, шулай бит. Ә бит безнең әтиләр заманында бар иде эчкерсез чын дуслык. Үзеңне дә, сыеңны да гаепләми, сине ничек бар - шулай кабул итә. Һәм ул дуслыклары гомер буена җитте. Ул дуслык өчен берни дә өмет тә, таләп тә итмиләр иде.

Мин студентларга «Кем ул дус? Нәрсә ул дуслык?» дигән сорау биргәч, бик күбесе «Син - миңа, мин - сиңа» диде. Бүген һәркем үзе өчен яши, диделәр. Сүз дә юк, алар белән килешмәүчеләр дә аз түгел иде.

Элекке заманнарда гарәп туйларында хуҗа кунакларга итне лавашка төреп бирә торган булган. Әгәр дә кунакларның саны ит төрелгән лаваштан артып китсә, ит җитмәсә, үзенә иң якын булган кешеләргә (читләр сизмәсен өчен) лавашны итсез генә төреп биргән. Бер туйда кунаклар күп булган. Ит җитмәгәч, хуҗа якыннарына, дусларына лаваш кына төреп бирергә мәҗбүр булган. Шулвакыт арадан берсе, ә син миңа итсез генә лаваш төреп биргәнсең, дип бөтен мәҗлес алдында хуҗага кычкырган. Гафу ит, дигән хуҗа, мин сине дустым дип белгәнмен, дигән.

Шулай, бәлки хәзер без үзебез икмәкне кибәктән аера белмибездер. Ялтыраган кәгазьле кәнфиткә алданган балалар кебек.

 

 

Рәфкать Шаһиев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса