«Бик күпләр бит ул бәхетнең ни икәнен белми...»
Без аның белән шәһәр паркында очраштык. Ничектер, үзем дә уйламыйча, шунда очрашырга тәкъдим иттем.
Әтием миңа хәбәр салды
Ә ул каршы килмәде. Чыр-чу килеп торган, балалар, яшь әти-әниләр белән кайнаган паркка килү аның өчен авыр буладыр дип башыма да китермәдем.
Заманча мөселман ханымнары кебек киенгән, мөлаем гына, тыйнак ханым. Көн шактый кыздыра. Без агач ышыгындагы эскәмиягә барып утырдык. Сорау да бирергә кирәкмәде. Әлфия ханым сүзне үзе башлады.
- Әтием әрвах иде. Малайларым үләр алдыннан мин төш күрдем. Әти килгән икән минем иптәшемне алырга. Без әни белән икәүләп иптәшемне яшердек. Без иптәшемне яшергән арада әтием ике баланы эләк-тергән дә күккә менеп бара. Мин күргәндә инде биектә иде, берни эшли алмыйм. Мин күреп кенә калдым. Төш бит инде. Бик артык хафаланып утырмадым. Кем төш күрми.
Олы балам 24 яшендә иде. Төзелеш техникумын бетергәч, Уфаның бер вузына юридик факультетка укырга керде. Армиягә елый-елый өч мәртәбә озаттым. Өченчесендә хәбәр салдым, улым, әгәр дә комиссия узмасаң, сора әле, сине Казан больницасына тикшерергә җибәрсеннәр, дидем. Аны комиссовать итеп кайтарып җибәргәннәр. Комиссовать иткәч, түләргә уңай була дип, заочныйга күчте. Анда ул производствода травма алды, аягын сындырган. Минем монда баш бухгалтер булып эшләгән вакыт. Күпмедер больничныйда булганнан соң, ул миңа хәбәр сала. Әни, миңа производственный акт төземәделәр, миңа нишләргә, ди. Ә мин, улым, сиңа 24, үзеңчә кара, дидем. Хәзерге акылым булса, улым, бернәрсәләре дә кирәкми, дип әйтер идем. Ул миңа охшаган иде. Мин үз алдыма бер максат куйдым икән, алланың рәхмәте, аңа ничек булса да барып җитәм. Кешенең уңайсыз вакытын күрсәм дә мин үтеп китә алмыйм. Мин малаема дөрес әйбер әйтә белмәдем. Үзең зур, дидем дә утырдым. Үлем үкенечсез булмый, диләр инде. Тик мин бит инде төш күргән идем. Әле мин әтидән соң да төшләр күрдем.
Малаемның үлгән кө-нендә, сәгатендә мин өйдә үлеп терелдем. Ышанасызмы сез шундый әйбергә? Икенче малаем кичтән кызлар янында йөреп кайта. Мин аны урамга чыгып каршы ала идем. Ә ул көнне мин постельдән дә тора алмадым. Малаемны каршы алырга чыгасым килсә дә, урыннан тора алмыйча ята торганга әйләндем. Шуңардан соң төш күрдем. Төшемдә малаемның үлгән икәнен күрдем. Иртә белән тордым да, үзем елыйм, үзем бакчага чыктым. Ул октябрьнең 8 е иде. Ул вакытта сотовый телефоннар юк. Без малай белән телефоннан сөйләшкәндә алдан вакытын билгеләп куя идек. Улым, мин сиңа фәлән көнне фәлән вакытта шалтыратырмын дип. Ул инде көтеп тора. Без 8 нче числода сөйләшергә тиеш идек. Ә минем нишләптер 7 сендә малаема шалтыратасым килде. Телефоннан ул тора торган общежитиеның номерын җыйдым. Номерын җыйдым да, минем эчем әллә нәрсәкәй эшләп китте. Телефоннан шуның кадәр начар хәбәр ишетергә тиеш булып минем уема килде. Шул уй килүгә, мин алган телефонны алып куймадым. Ташладым дисәм дә була. Шуннан соң, алланың рәхмәте, үземне үзем юаттым. Мин, дим, бигрәк сабырсыз инде, дим. Хәзер кемгә звонить итәм соң инде, дим, кем минем малайны чакырып китерә. Мин бит иртәгә аның белән сөйләшергә тиеш. Бигрәк сабырсыз ханым син, дип, телефонны урынына куйдым. Шул кичне кызлар яныннан кайтып кергән малаемны каршы алырга торып баса алмадым. Торасым килсә дә, диваннан гәүдәм күтәрелмәде. Шул төнне мин малаемның үлгән икәнен күрдем. Менә мин, алланың рәхмәте, исән кешеләрне бер төсле, ә әрвахны ышыкта, эңгер-меңгердә, шәйләп кенә күргән кебек күрдем. Аның дөньяда юк икәнен сиздем. Постельдән торгачтын да елый-елый чөген-дерләр алып йөрдем. Шул вакытта милиция килде күршеләргә. Без «спаренный» йортта торабыз. Шунда мин чыктым да, миңа әйттеләр. Мин беләдер идем, дидем дә, аптырап нишләргә дә белмичә кереп киттем. Икенче малаем эштә, иптәшем Себердә эштә. Аңа аптырап бетеп көчкә хәбәр салып, аннан соң киттек Уфага малайны алырга. Ул елны көз озын, җылы килде. 1999 елның 8 октябре иде ул.
Ә хәбәр салулары - аны поезд бәргән, имеш. Поезд бәргән дигәч мин башта ышандым. Зур малаема, алланың рәхмәте, бернинди документ ала алмадым. Балагыз үлде дип справка бирделәр Андый хәсрәтле чакта кешенең башы бик эшләп бетерә алмый торганга әйләнә. Әйткән җирдән үлү турында таныклыгын алдык. Безгә бит инде малайны алып кайтырга кирәк.
Аннан Уфага, ул җиргә барып карадык. Анда ташлык, чытырманлык. Әгәр дә алар әйткәнчә поезд бәргән булса, аның бите әллә нишләп беткән булыр иде. Машинистны күрсәтмәделәр. Заключениеләрен бир-мәделәр, почта белән җибәрдек диделәр. Без бернәрсә дә алмадык. Следователен күрә алмадык. Үзем бухгалтер булгач, барып ул кәгазьләрне соңыннан күтәрттем мин. Ул көннәренә эшкә чыккан дип 8 ле куйганнар. Аннан врачка бардым. Нишләп сынган аягы белән төзелештә эшләсен, диде. Инженер по техбезопасностига керүгә үк аңладым.
Улымның борыны сынган, вельвет күлмәге ертылган иде. Кыйнап үтергәннәр иде. Яшьләр бригадасында иде. Бардык, малаемның эштә эшләгән киемнәрен ала алмадык. Алар юкка чыккан иделәр. Аннан ул бригададагы малайларны барысын да тараттылар. Икенче баруда берсе дә юк иде.
Әйе шул, матур иде улым
Бусын җирләгәчтен, икенче малаемны армиягә алырга дип чат ябыштылар. Мин инде, балама тими торыгыз, язга калдырыгыз, дидем. Болай җибәрмәсәң, без аны урамнан эләктереп булса да алып китәбез, диделәр. Шуннан соң малаем, әни, син бу хәсрәттән үләсең, мин лучше китәм дип китеп барды. Әле аларны - ике малайны группа белән алып китмичә, Яңа ел үткәч, автобус белән вокзалдан алып киттеләр, алланың рәхмәте. Казанда МВД частенда иде. Бөтен булганы ай ярым булды. Бер малаем гына калгач, якын булгач, бер-бер хәл булмасын, Ходаем, дип атна саен Казан юлын таптадым. Азаккы күреп кайткан вакытында тагын бер искитмәле хәл булды. Бардык күрергә дип иптәшем белән. Малайны чыгармадылар. Кешеләр кебек безне утыртып сөйләштермәделәр. Бу койма аркылы үзе чыкты. Кешеләр аркылы әйттертеп, шунда көтеп торыгыз, дип. Озак тормады. Тагын бетон койма аша кереп китте. Шунда менгәч кулын селкәде. Кулын селкәгәчтен минем бөтен эчем төшеп китте. Әллә нинди бер сиземләү булды. Шул вакытта без аны фотога төшердек. Шул фотода аңардан күккә ике нур сузылган. Нигә ул алай булган?
Шул көнне мин иртәнге якта төш күрәм. Төшемдә малаем мине кочаклап тора. Каршымда бер әби. Шушы әби әйтә төшемдә, и кызым, бигрәкләр дә матур малаең, ди бу миңа. Мин ул әбигә әйтәм, әйе шул, матур иде, дип. Мин матур иде, бар иде дип әйттем дә, малаем ерагая-ерагая барып юкка чыкты.
Уянып киттем хәзер. Нишләргә дә белмим. Мин бүлмә буйлап «малаема начар, малаема начар» дип йөри башладым. Иптәшем уянды да, тынычланырга куша. Ул мине зур малаем турында әйтә дип уйлый инде. Мин аңардан номерын сорадым КППның. Шалтыратыр идем, әни без әле «дух»лар, кем безне чакырсын, дип бирмәде.
Шуннан без базарга җы-енып чыгып барганда карасам, хат китереп куйганнар, Казанда хезмәт итә дип. Бернинди печате дә юк. Башта әле мин аны «не служит» дип укыдым. Башка биргән кебек булды. Аннан инде укый торгач тынычландым. Әле бит алдагы көнне генә янына барып кайттым, ни дип язып яталар инде дим. Базардан олы малаемның фотоларын куярга альбом алыйм дип бардым. Чыгып китәргә җыенганда базар кырыенда бер ир-ат очрады миңа. Ул вакытларда әле олы сакаллы мөселманнар күренми иделәр. Сәдака салырга бер агач ящик тотып тора. Мәчет төзелешенә сәдака сала алмассызмы икән дип безгә мөрәҗәгать итте. Мин сәдаканы салдым. Шуннан бу кеше хәбәр сала, кемнәргә дип дога кылырга ди. Мин зур малайның исемен әйтеп дога кылырга дип хәбәр салам инде. Шул вакыт минем башыма әллә кайдан гына «сез бит икәү генә хәзер» дигән уй килде. Без өйгә кайтып киттек. Кайтып бераз торгач, сезнең малаегыз юк, дип хәбәр килде. Мин әле башта ялганлыйлар дип торам. Телефоннан әйттеләр. Сезнең малаегыз юк, үлде, дип. Бу 2000 елның 20 феврале иде. Икесенең арасы 4 кенә ай.
Җыендык та иптәшем белән Казанга киттек. Ми-ңа малаемның гәүдәсен күрсәтегез дидем. Ул монда юк, Түбән Новгородта, имеш. Безгә 4 көн малайны кайтармыйча тордылар. Менә хәзер кайтаралар дип, 4 көн ашамый-эчми, йокламый табут көттек.
Икенче улым кечкенәдән үк төш күреп кычкырып уяна иде. Берсендә, әни, кулыңны күрсәт әле, диде. Берәр ке-шедән сораган булгандыр инде. Күрсәттем. Менә шунда синең ничә сызыгың бар ди. Мин ике сызык дидем. Ике булгач менә алар ике бала булалар. Аларның икесе дә кыскалармы, әллә берәрсе озынмы диде. Әй, улым, берсе бик озын, дидем мин моңарга. Ул сызык-лар берни булып чыкмадылар. Ул үзенчә юраган булган, күрәсең, мәрхүмкәем.
Барысын да Аллаһ хөкеменә тапшырдым
Намазга икенче малаемны җирләгәч бастым. Ирем Себердә иде. Кешенең горизонты бит әәәәәнә тегендә. Ә минеке бетте. Мин бу җирдә яши алмам дип уйладым. Җимерелеп төшүе бер хәл, кешеләр миңа дөресен әйтмәгәнгә, минем баламның башына җитүчеләргә җәза бирә алмаганга мин үземне гаепле хис итә идем. Мин нәрсәнедер эшләп бетерә алмаганмын, балалар каршысында минем гаебем бар кебек иде. Мин аны күп еллар үткәч кенә аңладым. Әлхәмдүлилләһи раббил галәмин, Аллаһ хәерлесен кылган. Ярый әле мин үтерүчеләрне таба алмаганмын. Тапкан булсам, мин аларның күзенә карап ничек яши алган булыр идем?! Мин үтерүче җәзасын алмасын димим. Тик мин дин юлына бас-канчы, баламның башына җитүчеләрнең 777 буынына җитсен, дип теләк тели идем. Ул 777 буынның минем алда, балам алдында нинди гөнаһасы бар инде? Мәчеткә йөри башлагач, бәхилләргә кирәк, син башкаларны бәхилләмәсәң, Аллаһ сине бәхилләми дигәнне ишеттем. Шуннан башыма уй килде, мин бәхилләрмен дә, балаларымның җаннары мине аңлармы? Менә шуңар-дан соң миңа бик җайлы гына уй килде башыма. И Раббым, мин әйтәм, мин тузан бөртегедәй синең бер колың. Мин Аллаһы Тәгаләне узып берни дә эшли алмыймын. Нәрсә эшләп соң әле мин үземнең ультиматумымны куйган кебек, җай эзләп утырам. Аллаһы Тәгалә үзе җәзасын бирер дә, алыр да. Мин, Аллаһы Тәгаләкәем, үз өстемнән төшерәм, сиңа тапшырам, дидем. Шулай дигәннән соң җилкәмнән бик күп йөк төшеп китте.
Төш күрдем. Әтием миңа РТС каберлегендә, Совет урамы ягыннан ишектән кергәч, менә шуннан син үзеңә урын ал, диде. Төшемдә бик аптырап, әти, монда бит кеше йөри торган җир, аннан соң, монда бит каберлеккә урын юк, дим. Ул миңа турыпочмаклы өчпочмак сызып куйды. Шуннан алырга куша. Бу турыпочмаклы өчпочмакта нинди урын алырга була инде, дигән идем, аңа кара-каршы ясап икенче турыпочмаклы өчпочмак сызып куйды. Ул дүртпочмаклы кабер урыны булып чыкты. Мин әтигә, моннан урын алмыйм, әнә аннан алам, дип уртага күрсәттем. Төшемдә җәй иде.
Икенче малаем үлгәч мин кабер урыны күрсәтергә үзем бардым. Кыш иде. Менә шушында казыгыз дип китеп бардым, кешеләр казый калдылар. Яз көне, агачлар яфрак яра башлагач баламның кабере янына бардым да дога кылып торганда карасам, төштә үзем күрсәткән урын, шул агачлар иде.
Әтине төштә күреп, кабер урыны күрсәткәннән соң малайлар үлеменә кадәр ярты елдан артык вакыт үтте.
Бу дөньяда дөреслек бер генә: әти-әни аркылы елап дөньяга киләбез дә, үз язмышыбызны үтеп, Аллаһ хозурына китәбез. Миңа Аллаһ Ана булу, бала сөю, алар белән шатлану, аларны ярату бәхетен бирде. Бик күпләр бит ул бәхетнең ни икәнен белмичә бу дөньядан китә. Аллаһының рәхмәте белән, беребезгә-беребез мәрхәмәтле булып яшәргә насыйп итсен иде.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа