Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Хуш, Әсгать абый!

Хушлаштың да китеп бардың, Аерылу авыр бит. Күзләреңнең нурын күңелемә салыйм, Тукта, дустым, сабыр ит...

Әсгать абыйның иң яраткан җыры булгандыр бу. Язучылар бергә җыелса, сорап аңардан шуны җырлата идек. Ул рәхәтләнеп, кинәнеп җырлый иде. Соңгы тапкырында җырлады да елап җибәрде. Ул үзенең авыруын белә иде. Гомумән, җаны тулы моң, сагыш, кешеләрне, табигатьне, милләтне эчкерсез ярату, яхшылык иде. Кырыслык, тәвәккәллек, эшлеклелек кебек сыйфатлар аңа хас булсалар да, әрсезлек юк иде. «Син бер генә дә мишәргә охшамагансың, Әсгать абый», дигәч: «Миңа бабай да (хатынының әтисе - Р.Ш.) шулай дия иде», дип рәхәт итеп көлеп җибәрә иде. Сәнгатьне, сәнгать ке-шеләрен, аны яратучыларны яратып яшәде. Бию, вальс - аның өчен җан рәхәте иде. Кызларны яисә кызлар аны вальс әйләнергә чакырса, ул үзен чын ир-егетләрчә тотып, бөтен шартына китереп бии. Көй туктамаса, ул бервакытта да туктамый иде.

Эчкерсез, чын күңелдән көлеп, елмаеп кешене мактый, хәлен белә, авыр вакытта юатырлык, кәефеңне күтәрерлек сүз таба. Аның аралашуы, сөйләшүе чын күңелдән иде. Сугыш елларына туры килгән, әтисез узган бала чагын, яшьтәшләрен эчке бер сагыш, ярату белән аның кебек матур итеп искә алучы сирәктер. Шушма буенда балык тотып йөргән яшьтәшләре аның шактый әсәрләрендә урын алды. Үзе исән чагында авылдашларына әдәби һәйкәл куйды.

Әдәби очрашуларга, ка-ләмдәшләре белән күре-шергә ул иң алдан килер иде. Каләмдәшләренә, яшь иҗатчыларга бик игьтибарлы, хәерхаһлы булды. Елховой мәктәбе укучылары өчен үзе исемендәге премия булдырып, күпләрне әдәбият дөньясына алып керде.

Балыкка йөрү, табигатьтә булу Әсгать абыйга яшәү көче, иҗат дәрте бирде. Соңгы елларда тормыш иптәше Бәдерләмган апа белән кошларга җимлекләр куеп аларны сыйлауларын, аларны көтеп алуларын балаларча самимилек, беркатлы ярату белән сөйли, уртаклаша иде. Һәр сөйләшү малайларының кечкенә чакта балыкка барулары, алар белән бәйле кызык вакыйгалар белән тәмамлана иде.

Әдәби иҗатка соңлап тотынса да, татар әдәбияты тарихында үз урынын булдырды. Аның «Соңгы вальс» әсәре татар әдәбиятында Чернобыль фаҗигасен чагылдырган тәүге әсәр булып калды. «Бараҗ токымы», «Каеннар юлы» кебек әсәрләре милләт язмышы белән сугарылган. Әсгать абый үзенең һәр героена җан җылысын биреп иҗат итте. Гомумән, милләт язмышына ул бервакытта да битараф булмады. Үзгәртеп кору башлангач та, аерым татар газетасы булдыру артыннан йөрүе шуңа дәлил. Кемнәрнең генә ишекләрен кагарга туры килми аңа. Ул вакытларны сөйләгәндә күзләренә яшьләр килә иде. Газетага исемне дә ул бирә. Бүген мөстәкыйль чыгып килүче «Әлмәт таңнары» - аның «баласы».

Әсгать абый гомер буе эчке моң, якты сагыш белән яшәде. Аның белән аралашу, гәпләшеп утыру үзе бер дәрес иде. Бәрәкәтле хезмәт һәм иҗат гомерендә очраган һәркемне җылы хисләр белән искә алды. Үзенә аяк чалганнарны да Аллаһ хөкеменә калдырды. Әтием яшендәге өлкән кеше булса да, мине үзенә тиң күреп аралашты. Балалар өчен рус телендә нәшер ителгән «Балыкчы малайлар» китабына иллюстрацияләр ясарга тәкъдим иткәч тә мин бик шатланып риза булдым. Китап бик матур булып чыкты. Әсгать абый бик шат иде. Безнең «җеннәребез» килешә иде. Гомер, аның китап исемедәй, аккан сулар кебек үтте дә китте. Ә яшәү инде ансыз гына дәвам итә.

...Урман ничек шаулар,

Ишелмәсме таулар,

Икебез дә моңсулар...

Рәфкать Шаһиев,
Татарстан Язучылар    берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе, «Әлмәт таңнары»    газетасы баш мөхәррире

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса