Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Тигез диварлар - эшнең яртысы

Нинди штукатурка яхшырак, ни өчен диварның нигезләрен тикшерергә кирәк һәм кул чүмече пневматик чүмечтән нәрсәсе белән аерыла? Белгечләр киңәш бирә.

Радик Кереев белән Фәнил Сәйфетдинов инде менә берничә ел ремонт өлкәсендә бизнес белән шөгыльләнәләр.

Гади штукатур булып эш-ли башлаган егетләр зур тәҗрибә туплаганнар һәм бу өлкәдә шактый нык-лы белемнәре  белән мактана алалар. Безгә алар өслекләрне отделкалауда иң мөһиме нәрсә икәнен сөйләделәр.

Эшмәкәрләр диварларны механикалаштырылган ысул белән үзләре штукатурлыйлар, моның өчен махсус катнашмалар да сатып алалар. Әмма бер йортта яки фатирда гына ремонт ясау өчен андый аппарат сатып алу кыйммәткә төшә икән. Шуңа күрә алар катнашманы бертөрле составка китерү өчен төзелеш миксеры белән болгатырга киңәш итәләр.

Әмма эшне башлар алдыннан яраклы штукатурка сайларга кирәк. Радик һәм Фәнил сүзләренә караганда, базарда катнашмалар бик күп төрле. Аерма тик бәясендә, кибү вакытында, кирәкле күләмдә һәм нәтиҗәдә генә. Әйтик, нормаль штукатурка бер квадрат метрга 20 килограмм җитә. Начарраклары 25-30 килограмм кирәк була. Интернет заманында сатып алучылар бу мәсьәләдә бик җиңел ориентлаша һәм башкаларның фикер-тәкъдимнәренә, инс-трукцияләргә колак сала алалар. Шулай булмаганда сыйфатны бары тик үз тәҗрибәңдә генә тикшерә аласың. Мәсәлән, диварның берәр зур булмаган участогына аны сылап карап.

Алга таба бүлмәне игътибар белән өйрәнергә, штукатурка күләмен билгеләү өчен периметрны үлчәргә кирәк. Шулай ук диварларны анализлау зарур. Мәсәлән, иске нигезне сүтү яхшырак. Югыйсә, аның белән бергә тиз арада яңа өслек тә җимерелеп төшәчәк. Моннан тыш, аның сеңдерү үзлекләрен тикшерергә кирәк. Нык сеңдерә торган нигез көпшәк була. Шуның аркасында штукатурка мизгел эчендә кибәчәк һәм аны эшкәртү мөмкин булмаячак. Андый өслекне алдан грунтовка белән эшкәртү яхшы. Ярылган урыннар белән дә шулай - ярыклар киңәеп китмәсен, ә һаваның тарту көче өслекне киптереп, яңа ремонтны боза күрмәсен.

 

Яссылыкны тигезләү, штукатурка чикләрен билгеләү өчен лазер белән махсус маяклар кулланалар. Диварлар өчен дә, почмаклар өчен дә бар алар, стандарт бүлмәләр өчен зур булмаганнары, производство биналары өчен 6 метрлылары була. Үлчәмен өслекнең тыгызлыгына карап сайлыйлар. Гадәттә йортларда биеклеге 3 метрлы һәм калынлыгы 6 мм лы җайланмалардан файдаланалар. Гадәти тимерләре дә бар, тик аларны алмавың хәерле. Алар соңыннан коррозиягә дучар булачак һәм диварларның тышкы күренешен бозачак. 

 

Хәзер профессионаллар пластик яки тутыкмый торган корычтан эшлән-гәннәрен сайлый. Аларны штукатурланган өслектән тартып чыгарырга да кирәк-ми. Кулдан штукатурлау катлаулы, чөнки бертөрле консистенциягә һәм тигез өслеккә ирешү кыен. Әмма моны махсус штукатур чүмече белән эшләргә була. Кул чүмече зур булмаган, төгәллек таләп ителмәгән мәйданнарда кулланыла. Хопперлар (пневматик чүмечләр) эремәне мөмкин кадәр зур тизлек белән сиптерү мөмкинлеге бирә. Ахырдан штукатурланган өслекне шома булсын өчен ышкырга кирәк.

Радик белән Фәнил шулай ук ремонт ясарга җые-нучыларның барысына да уңышлар теләделәр, кыенлык килеп туган очракта белгечләргә мөрәҗәгать итәргә киңәш иттеләр.

 

Арина Сафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса