Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

«Өйдәге кебек эшләдем»

Мактаулы нефтьче һәм хезмәт ветераны үзенең тормышында «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсе нинди роль уйнаганы хакында сөйләде.

«Татнефть» компаниясе лаеклы ялга киткән хезмәткәрләрен онытмый. Предприятие туган ягыбызда нефть тармагы үсешенең чишмә башында торган иң яхшы кадр-лары белән горурлана, һәм аларның үзләренең дә еракта калган ул чорлар турында сөйләрлек хатирәләре аз түгел.

«Әлмәтнефть» идарәсенең бик күп Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары, медальләр һәм исемнәр иясе Люция Җәләева бу оешмада 37 елдан артык хезмәт куйган. Хезмәттәшләрен, җитәкчеләрен һәм хәтта эш өстәле артында уздырган йокысыз төннәрен дә җылы сүзләр белән искә ала ул.

Люция Мансур кызының карьерасы мәктәптән соң башлана. УПКда өченче разрядлы химик анализ лаборантына укый. Әмма «Әлмәтнефть» нефтепромысел идарәсенең фәнни-тикшеренү һәм производство эшләре цехына аны лаборант өйрәнчеге итеп кабул итәләр. Бары тик өч айдан соң гына беренче разряд бирәләр. Ягъни барысын да өр-яңадан башларга туры килә аңа.

Кыз параллель рәвештә И.М. Губкин исемендәге Мәскәү нефть-химия һәм газ сәнәгате институтының кичке бүлегенә укырга керә. Күп кенә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бу җиңелләрдән булмый. Тик бер урынга җиде кеше дәгъва кылуы да, алты керү имтиханы тапшырырга туры киләчәге дә Люция Җәләеваны туктатмый. Гәрчә уңайсызлыклар да булмый калмый.

- Мин Башкортстанның Иске Торымбәт авылында тудым һәм сигезенче сыйныфка кадәр татар мәктәбендә гел бишлегә укыдым. Әлмәткә күчкәч, телләр каршылыгы килеп туды. Рус теле бик авыр бирелде, мин аны барыбер дә җитәрлек кадәр яхшы өйрәнә алмадым. Бу, ничек кенә сәер булмасын, физикадан имтиханда калкып чыкты. Бик уңайсыз хәлгә калдым! Күз алдына китерәсезме, «цилиндр» сүзен онытуым сәбәпле аны ясап күрсәтергә туры килде. Укытучыга, рус телендә атамаларны хәтерләмим, дип аңлатырга тырышып карадым. Ул көлде генә! «Күрәм, белемең бар, ә менә тел җитми», диде ахырдан, - дип хатирәләре белән уртаклашты Люция Мансуровна.

Шулай итеп Люция Ман-суровнаның хезмәт көннәре һәм студент кичләре башланып китә. Көндез кыз скважиналар буйлап йөри, нефть һәм газ пробалары җыя. Аннан институтка белем эстәргә бара. Сөйләвенә караганда, авыр, әмма бик кызык булган ул вакытлар. Йөрергә дә өлгергәннәр: әле кинога барганнар, әле дус кызлары белән җыелышканнар. Моннан тыш, үзешчән сәнгатьтә дә җырлаган ул.

Дүрт ел укыганнан соң, Люция Мансуровна йөрәк кушуы буенча «Икътисад һәм нефть һәм газ сәнәгате» факультетына күчә. Инженер-икътисадчы квалификациясен ала һәм 1975 елда хезмәтне фәнни оештыру һәм производство белән идарә итү бүлеге инженеры була. Ә инде берничә елдан хезмәтне оештыру һәм хезмәт хакы бүлегенең әйдәүче инженеры итеп билгеләнә.

Эш максималь төгәллек, тизлек һәм игътибарлы булуны таләп итә. Саннар белән генә эш итәргә туры килсә дә, Люция Җәләева аларның һәркайсы артында тере кеше торуын яхшы аңлый. Шуңа күрә кайчагында караңгы төнгә кадәр утырырга һәм ял көннәре турында онытырга туры килә аңа.

- Ул вакытта исәпләүләрне арифмометрларда кулдан диярлек башкара идек. Аннары мәгълүматлар саклана торган гаять зур санау машиналары бирделәр. Эш җиңеләйде, әмма техника да кайчак «кәҗәли» иде: мәгълүмат каядыр юкка чыга да куя. Хезмәттәшләремә һәм җитәкчеләргә рәхмәт, аларны бергәләп эзли, төннәрен калып кабат саный идек. Шулай ук бөтен яңалыклар, шул исәптән хезмәт шартларын камилләштерүгә кагылганнары да безнең бүлек аша уза иде. Хәзер без аларны тест белән сынап карадык дип әйтер идек, тик ул чакта бу «эш көнен фотога төшерү» дип атала иде. Әлбәттә, бернинди камера-мазарсыз, бары тик күзәтә һәм барысын да җентекләп язып бара идек. Шулай ук без штат расписаниесен төзедек, персональ өстәмәләрне исәпкә алдык һәм ясадык, яңа цехлар, бүлекләр оештырдык һәм башкалар. Эш күп иде, барысын да санап бетерерлек түгел, - дип сөйләде хезмәт ветераны.

 

Бүген Люция Мансуровна үзенең эшен еш искә ала, хәтта аны сагына да. Пенсионер ханым бервакыт «Өйдәге кебек, үзегез өчен дип эшләгез» дигән киңәшне ишеткән булган һәм шуннан бирле аннан тайпылмаган. Коллективлары тату, хезмәттәшләр бер-берсе белән шатлыкларын да, кайгы-хәсрәтләрен дә уртаклашканнар. Ә җәен һәр ялларда җыелып, гаиләләре белән Ык, Кама елгаларына, башка шундый кызык-лы урыннарга бара торган булганнар.

 

Люция Мансуровна «Әлмәтнефть» нефть-газ  чыгару идарәсендә Фәрит Җә-ләев белән таныша. Ул 29 ел буена производствоның иң авыр участокларыннан берсе булган нефтьне комплекслы хәзерләү һәм кудыру цехына җитәкчелек итә. Хезмәттәшләренең гаять зур хөрмәтен, хәләл җефетенең мәхәббәтен яулый.  Ике ул тәрбияләп үстерәләр. Олысы әти-әнисе юлыннан нефть өлкәсенә китә. Ике уллары да әти-әниләрен оныклар - кызлары белән сөендерәләр. Пенсионер ханым вакытын туганнары-якыннары белән аралашып кына үткәрми. Эшсез утырырга күнекмәгән Люция Җәләева бакчада күп эшли, чәчәкләр үстерә. Моннан тыш, ветераннар оешмасы хоры да аның тормышында зур урын алып тора. Ул хорда да, аерым да җырлый. Сәхнәдә чыгыш ясау аңа бик ошый - күңеле белән яшәреп киткәндәй була.

Реклама хокукында

 

Арина Сафина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса