Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Кул эшләрендә - күңел хәзинәсе

Яңа Нәдер авылында яшәүче Рүзилә Рәфис кызы Вафина күңел хәзинәсен кул эшләренә күчерә белүче оста куллы ханым.

Йорт эченең кай тарафына күз салсаң да, Рүзиләнең иҗатына юлыгасың. Аллы-гөлле җепләр белән чигелгән картиналар, натюрмортлар, крючок белән бәйләнгән курчаклар күз явын алырлык ыспай, матур итеп ясалган.

Күңеле саф, матур булган кешегә генә хастыр мондый осталык.  Рүзилә үзе бик тыйнак ханым, мактанып сөйләшә торганнардан түгел. Чигү-бәйләүгә булган хирыслыгы балачактан ук килгән икән.

- Әнинең Украинада яшәүче апасы шулкадәрле матур итеп чигү чигә иде, минем дә аның кебек әйберләр эшлисем килде. Чалыштырып чигүгә (вышивка крестиком) аңардан өйрәндем, мәктәптә укыганда ук чигә башладым. Кияүгә чыккач та, эштән бушаган араларда, рәхәтләнеп чигү тотып утыра идем. Моны күргән ирем: «Әйдә, Рүзилә, юлбарыс чигеп кара әле, син булдырасың моны», - дип, яңа алымнар өйрәнергә стимул бирде. Әле дә ярый интернет бар, шуннан юлбарыс картинасын чигү өлгесен алып, тәвәккәлләп эшкә тотындым. Ел ярым чиктем бу чигүне. Матур килеп чыкты, үземә дә шулкадәрле ошады, - дип искә ала оста куллы ханым. Рүзилә татар хатын-кызларына хас булган чигү шөгыле белән генә чикләнеп калмый. Тора-бара аның иҗат кыры киңәя. Крючок белән курчаклар бәйләргә өйрәнә, алмаз белән чигү сер-ләренә төшенә.

-  Миңа үземнеке шикелле үк картинаны чигеп бирүне сорап мөрәҗәгать итүчеләр күп булды. Тик бер үк әйберне кабат икенче тапкыр эшләргә яратмыйм - менә шундый халәтем бар. Чигүнең төрләре күп - шома чигү,  тапкырлап чигү, тамбур белән һәм башкалар. Сәйлән белән чигүне генә  никтер үз итә алмадым.  Кул эшләре минем өчен кәсеп түгел, күңел рәхәтлеге өчен кирәк. Мәсәлән, бәйләү начар уйлардан арындыра, тынычландыра, стрессларны җиңелрәк кичерергә ярдәм итә, - ди Рүзилә.

Булганнан бар да була, диләр, хак икән. Рүзилә Вафина үзе Тихоновка товар паркында эшли, тормыш иптәше белән ике малай, бер кыз үстерәләр. Олы уллары быел ар-миягә киткән, Архангельск якларында хезмәт итә. Икенче уллары 11 нче,  кызлары 5 нче сыйныфны тәмамлаган.

- Авылда яшәгәч, йорт-ны, каралты-кураларны, бакчаны карарга кирәк. Маллар гына асрамыйбыз. Шулай да куяннар үрчетәбез. Аларның төгәл санын үзем дә белмим хәтта, - дип өсти Рүзилә. Чигү-бәйләү эшләреннән тыш, заказга тортлар да пешерә икән әле ул.

 

Рүзилә Вафина кебек уңган-булган шәхесләр  турында  кулларыннан гөлләр тама, диләр. Рүзилә үзе милли бәйрәмнәрдә  күргәзмәләрдә катнаша, бар эшен дә  күңел кушуы буенча эшли. Табигать биргән сәләте һәм матурлыкка гашыйк булуы могҗизалар тудырырга ярдәм итә бу ханымга. Яңадан-яңа, күз явын алырлык иҗат җимешләре теләп калабыз сиңа, Рүзилә!

 

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса