Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Гел генә болай булмас әле...

Вузда эшләгәндә миңа теге яки бу йомыш белән мөрәҗәгать итүче танышлар, «дуслар» шактый күп иде.

Ул вакытларда әллә кайдан сәлам биреп күрешеп йөргән берәү бүген янә-шәмнән мине танымыйча гына узып китте. Затлы кием, кулында эшлекле портфель. Бераз киткәч борылып караганын «бишенче нокта»м белән сиздем. Бәлки мине исенә төшергәндер. Ә минем хәтергә әлеге хикмәтле хи-кәят төште.

Гаҗиз булып, аптырап бер ир-ат урам буйлап барганда юл буенда утырган картны күреп:

- Син гомер иткән, акыл туплаган бик зирәк кеше. Менә мин яшь, тап-таза ир-ат, эш таба алмыйм. Улым юньсез, кызым тәртипсез, хатыным өйдә берни эш-ләми. Миңа нишләргә? - дип мөрәҗәгать итә.

- Ишегеңә «Гел болай булмас» дип язу элеп куй, - дигән карт.

Бераздан моның малае туры юлга баскан, үз эшен ачып җибәргән. Кызы кияүгә чыгып иренә бик яхшы хатын булган. Хатыныннан да бик канәгать ди ир кеше. Үзе дә бик яхшы эшкә урнашкан. Бер көнне машинасында узып барганда юл буенда теге картны күреп туктаган да:

- Нәрсә, картлач, син һаман шушында утыра-сыңмы? Минем бар да яхшы, бар да җайланды. Ә хәзер нәрсә әйтерсең? - дигән.

- Ишегеңдәге теге язуны алма, - дигән ак сакаллы карт.

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса