Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Бәяләре кесәне тишәрлек

Җәйнең соңгы аенда балалары мәктәптә укучы әти-әниләр форма, уку кирәк-яраклары хәстәрли башлады.

Быел аларга кесәләреннән ничә сум чыгарып салырга туры киләчәк, шул турыда бераз белешмә биреп узарга булдык. Әйе, сер түгел, баланы мәктәпкә әзерләү шактый финанс чыгымнары таләп итә. Күпбалалы гаиләләр өчен аеруча. Кагыйдә буларак, иң беренче чиратта әти-әниләр балаларына канцелярия товарлары сатып ала икән. Аннан соң шуларны тутырырга сумка, рюкзак. Соңыннан гына мәктәп формасы юнәтә. Беренче сыйныфка баручыларга, киресенчә, әти-әниләре башта форма һәм сумка ала булып чыкты. Узган елны беренче сыйныфка баручы ир баланы мәктәпкә әзерләү өчен гаилә бюджетыннан уртача 19 мең сум акча тотылган, ә кызларга 23 мең сум. Быел, әлбәттә, бәяләрнең 15 процентка артуын күз алдында тотсак, чыгымнар күбрәк булачагы көн кебек ачык. Шулай да кибеттәге бәяләргә караганда интернет челтәрендәге кибетләрдән кирәк-ярак сатып алу күпкә отышлырак булып чыкты. Кием-салым белән дә шулай. Тик менә балага кидертеп карамыйча гына форма сатып алып булмый шул. Аннан соң әле бар мәктәптә дә бердәм мәктәп формасы кертелмәгәнлектән, әти-әниләр үзләре килешенеп сайлый һәм заказ бирә.

Кибетләрдәге бәяләргә күз салсаң, шаккатмалы. Рюкзакларның яхшылары 1884 сум, мәктәп формасы 3000 сумнан да ким түгел, блузкалар бер меңнән һәм артыграк, чалбар-итәкләр 1500 сумнан. Бу бәяләр әле башлангыч сыйныфтагы балалар өчен генә. Беренче сыйныф балалары өчен канцелярия товарлары җыелмасы узган елны 2600 сум тәшкил итсә, быел инде ул 5 меңнән артып киткән.

Кем ничек һәм кайчан?

Бар әйберне дә берочтан алу мөмкин түгел. Кем ничек һәм кайчан сатып ала мәктәп кирәк-яракларын - шул турыда әлмәтлеләрдән сораштырдык.

Эльвира Арсланова:

- Улым Таһир быел сигезенче сыйныфка бара. Мәктәпкә кирәк-яракны күпчелек ин-тернеттан заказ белән кай-тартам. Әлегә кием-салым сатып алырга иртәрәк дип уйлыйм. 1 сентябрь килеп җиткәндә генә чалбар, күлмәк, спорт формасы, аяк киеме алам. Кагыйдә буларак, ташламалар шул чорда яхшы була. Узган елдан калган кием-салымнарны да барлап, әзерләп куям. Малай быел буйга үсеп китте, костюмы кечерәйде. Костюм алырга туры киләчәк. Өч малай үстергән кеше буларак, тормыш иптәшем белән «экономия режимы»нда яшәргә өйрәндек. Аллага тапшырып, төпчеген дә исән-сау гына укытып чыгара алсак ярар иде, дибез.

Гүзәл Фәрхетдинова:

- Узган елны улым беренче сыйныфка укырга кергәндә 30 меңләп акча тоттык, әле бар нәрсәне дә акциягә туры китереп алырга тырышып. Бер форма гына пинжәге, ике чалбары, галстугы белән җиде меңгә төште. Ярый инде, быел үткән елдан калган сумкасы бар, формасы да үзенә сыя бугай әле.

Наилә Газизова:

- Белмим, башкалар ничектер, кызым быел 4 нче сыйныфка укырга бара. Ел саен яңа кием-салым, сумка һәм канцтоварлар сатып алабыз. Әле ел дәва-мында берничә блузка һәм аяк киеме сатып алырга туры килә шуларга өстәп. Мәктәптә дә көн дә нәрсәдер сорыйлар. Ул базардагы һәм кибеттәге бәяләр, руслар әйтмешли, «просто ужас». Берсендә, аптырагач, балалар кибетеннән сатып алдым. Шул рәвешле 20 меңгә якын акча китте, быел тагын күпме булыр. Әле мәктәптә эш дәфтәрләре сорап интектерәләр. Анысы күпме торадыр быел тагы.

Менә шулай. Яңа уку елына әле тагын бер яңалык бар -                                                           1 сентябрьдән башлап һәр дүшәмбедә мәктәпләрдә гимн җырлап дәүләт әләмнәрен күтәрә башлаячаклар. Хәзерге вакытта шул чара өчен мәктәп территорияләрендә флагштоклар урнаштыру бара.                                                         

   Яңа уку елына аяк басучы яшь әлмәтлеләргә күтәренке рух, ныклы белемнәр һәм хәвеф-хәтәрсез, кызыклы мәктәп тормышы теләп калабыз.

 

 

Резеда Исмәгыйлева

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса