Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

«Бер көн икенчесенә охшамаган»

Әлмәт өчен иң мөһим һәм якты бәйрәмнәрнең берсе булган Нефть, газ һәм ягулык сәнәгате хезмәткәрләре көне якынлаша.

Нефть һәм газ сәнәгате тармагында иң өлкән предприятие дип  хаклы рәвештә «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсен атарга була.  Анда шәһәребездә яшәүчеләрнең тулы бер династияләре хезмәт куя.

Бөтен гомерен туган ягының икътисадын үстерүгә багышлаган Александр Мальцев та бирегә ата-аналары үрнәгендә килгән.

Александр Николаевич ерак 1986 елда мәктәпне тәмамлаганнан соң нефть өлкәсенә кереп китә. Казандагы югары уку йортына геологка укырга керә алмый егет, ә вакытны кулдан ычкындырасы килми аның, шуңа күрә эшкә урнашырга карар кыла да инде. Башта производствоны автоматлаштыру цехына контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика буенча слесарь булып килә. Һөнәрен тиз арада яратып өлгерә һәм мавыгып эшли: биредә ул үзен беренче юл яручы, яңа технологияләрне сынаучы ролендә сыный.

- Скважинаны вакыты-вакыты белән эшләтеп җибәрү яки туктату өчен таймерларны сыный, башкалар кебек механик юл белән түгел, ә автомат юл белән беренче динамограммаларны төшерә идек. Ул чакта скважиналар эшен диагностикалау максималь төгәллеккә ия булды. Безгә Бакудан белгечләр килде, яңа эшләнмәләрдә ярдәм иттеләр. Әлбәттә, хәзер бездә бу технологияләр алга китте инде, ә ул вакытта бу «громадиналар» да зур алга китеш булып тоела иде, - дип сөйләде Александр Мальцев.

Армиядә хезмәт иткәннән соң ул үз көчен скважиналарга җир асты ремонты үткәрү цехында сынап карарга була, шунда оператор булып эшкә урнаша. Вахта алымы белән эшләү физик яктан да, мораль яктан да авыр булып чыга. Моннан тыш, институтта уку да күп көчен ала. Шулай да Александр Николаевич вузны уңышлы тәмамлап, тау инженериясендә яшь белгеч булу бәхетенә ирешә. Начальнигы мастер булырга тәкъдим иткәч тә егет баш тартмый. Ә аннары тота да дежур оператор вазифасына күчә, үзен шушы хезмәттә  таба.

Төннәрен эшләргә туры килүенә, йөкләнеш-бирем-нәр күп, ә җаваплылык гаять зур булуына карамастан, Александр Николаевичка бу эш бик тә ошый.

- Бер эш көне башкасына һич кенә дә охшама-ган. Һәр объектны шәхсән тикшерергә кирәк, шуңа күрә  тикшерүгә чыгар алдыннан маршрутны алдан төзим. Миңлебай, Миңлебай станциясе, Колшәрип, Ки-чүчат һәм күп кенә башка торак пунктларны үтәргә туры килә. Анда булган барлык скважиналарның эшен диагностикаларга кирәк. Бернинди хилафлыклар булырга тиеш түгел. Юкса өзеклек килеп чыгуы ихтимал - ә бу матди югалту гына түгел, ә экологиягә зыян килү дә. Эш барышында, әйтик, аннан соң ремонтларга туры килмәсен дип җиһазларның эшен тиз арада туктату өчен еш кына юлга төзәтмәләр кертергә туры килә, - ди Александр Мальцев.

 Сөйләвенә караганда, ул һәрвакыт эшкә җаваплы караган, процесска баш-аягы белән чумган һәм коллегалары һәм яшь белгечләрнең хөрмәтен казанганын сизми дә калган. Алар хәзер аны җылы итеп «дядя Саша» дип йөртәләр, чөнки һәрвакыт ярдәм яки киңәш сорап аңа мөрәҗәгать итә алалар. Александр Николаевич үзе дә коллективта мөнәсәбәтләр һәрвакыт җылы, иптәшләрчә булуын, ә җитәкчелекнең хезмәт процессын көннәр сизелмичә дә үтеп китәрлек итеп, әнә шулай оста һәм дөрес итеп төзүен әйтә.

 

Арина Сафина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса