Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

«Авыл бәйрәме», яки «Сабантуй-2»

Соңгы елларда авыл бәйрәме үткәрү матур традициягә әйләнде.

Туган җиренә карата күңелендә җылы хисләр йөрткән һәркем, бер кайтып, авылдашлары белән күрешергә ашкынып тора. Бәйрәмгә әти-әни-ләре янына гел кайтып йөрүчеләр дә, бушап калган туган йортларын сирәк ке-нә барлап китүчеләр дә, буш нигезләрен сагынып кайтучылар да җыела.

Авыл бәйрәмнәре авыл тарихын барлау, аның тырыш кешеләренә хөрмәт күрсәтү өчен зур мөмкинлекләр ача. Ул хөрмәткә, җан җылысына, дустанә мөнәсәбәткә корылса тагын да күркәм булыр иде. Тик кайбер авылларда «Авыл бәйрәме» «Сабантуй-2» форматын ала башлады. Бу авылга катышы булмаган иганәчеләр кемнәрдер биргән исемлек буенча бүләк тапшыра, Сабантуйдагы уеннар кабатлана. Ә бит авыл бәйрәменең асылы башкада. Эчкерсез аралашу, күрешү, сөйләшүдә, шушы авыл кешесе булуың, шунда тууың белән горурлана белүдә, булдыра алган кадәр авылыңа, авылдашларыңа ярдәм, хөрмәт күрсәтүдә. Әгәр дә инде син яшәү урыны итеп, җаныңа якын күреп шушы авылны сайлагансың икән, шушы җирлек тәртибен кабул ит, үз ягыңда булган уңай сыйфатлар белән уртаклаш.

Иганәчесе дә шул авылда туып-үскән эшмәкәр, депутат булса тагын да күркәм. Җаны теләгән, хөрмәт иткән 1-2 авылдашына артык кыйммәт булмаган бүләк тапшырса, нинди зур дәрәҗә. Бүләк алучыны түгел, бу гамәле белән ул үзен дә зурлар иде.

Урамда таба исе чыгар - коймак пешер, чишмә суы белән самавыр куеп җибәр, мәтрүшкә, бөтнек кушып чәй яса, чөгендерле катык оет, көлдә бәрәңге тәгәрәт, хуҗалыгыңда артып калган товарыңны сат, җырлап-биеп күңел ач, бүләк биреш, җан җылың белән бүлеш. Әти-әниең чордашларының хәлен белеш, мәрхүмнәр өчен сәдака бир. Бүген бит кешегә шул җитми. Тәмле ашау, матур күлмәк, кыйммәтле машина белән авылдашларны шаккатыру заманы үтте. Ихласлык кирәк хәзер. Авыл бәйрәме Сабантуйга әйләнмәсен иде. Пәри башка, җен башка бит.

 

 

Рәфкать Шаһиев

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса