Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Безнең оч әбиләре

Әлеге язма истәлекләр басылганнан соң, күпләр үз әбиләрен, күршедә гомер иткән әби-карчыкларын искә төшерде.

Бу хакта сайтка да яздылар, шалтыратып әйтүчеләр дә булды. Кемнәрдер, алар бөтенесе дә шундый иде, диде. Ул чор әбиләрен күп уртак яклар берләштерә шул. Ләкин алар һәркайсы үзгә, берсен-берсе һич кенә дә кабатламый. Шуңа да мин язган әбиләрне укыганда һәркем үзенекен күз алдына китерде, шулай бит. Безнең оч әбиләрен дә яз әле диючеләр дә булды. Әйе, җәйләрен күпләр ялларын олыгаеп килүче әти-әниләре янында уздыра. Шул вакытта азга гына булса да балачагына кайта. Ә анда һичшиксез әбиләр. Ничек инде әбисез балачак булсын. Җәй. Кичке авыл өстенә тымызык кына булып кипкән печән исе тарала. Су буеннан салкынча җил исеп куя. Туклык, бөтенлек. Баскыч төбендәге тулы комганда су көн кызуында җылынып беткән. Эштәге әти-әни кайтуга әби ашарга хәстәрләгән: умач ашы пешкән, чәй кайнаган. Яшәү нинди рәхәт икән бу дөньяда.

 

Һәркемнең дә ике әбисе була. Әниемнең әнисен без Ерак әби дип йөри идек, гәрчә исеме Гөлчәһрә булса да. Чөнки ул бездән еракта, Буа районы Норлат авылында яши иде. Әни кыш чыгарга әби белән бабайны шәһәргә алып килә. Бабай мәрхүм булгач, әби үзе генә килә иде. Ул заман карчыклары, чыннан да, эшсез тора алмыйлар. Әни эшкә китү белән әби юеш чүпрәк ала иде дә, паласны чистарта иде. Тузан суырткыч белән чистартуга гына риза түгел иде. Бер намазын калдырмый, әле күрше керәшен әбисен дә «үз динеңә кайт әйдә» дип үгетли. Күрше әби генә бер дә бирешми, кеткелдәп көлеп утыра иде. Ерак әби китап укыганны рәхәтләнеп тыңлый иде. «Чалы кошы» китабын апа аңа кычкырып укый, ә ул: «Бакчый, кара, ни кыланып та күрсәтәләр», - дип Фәридәне жәлләп утыра иде. Телевизор да карарга ярата иде ул. Карый-карый да, намаз укыр вакыты җиткәч, «Иии, бәдбәхетләр!» дип икенче бүлмәгә кереп китә иде. Телевизор карау гөнаһ дип уйладымы икән? Инде хәзер үзебез әби.

Резидә Әхмәтшина, Чупай

Әбиле рәхәт балачак искә төште. Рәхмәт, «Әлмәт таң-нары», булдырасыз, шулай дәвам итегез. Бик хисләнеп укыдым. Авылдагы әбиләр искә төште. Ашка әйтергә әниләр чыгарып җибәрәләр иде.

Минем әби Һәрвия исемле иде. Шундый изге күңелле, бик гыйлемле. Әле дә хәтеремдә, мәктәпкә барыр алдыннан чәчләремне ак майлар сөртеп, тарап пәрәмәчләп үрер иде. Мин күздән югалганчы озатып карап торыр иде. Өйдәге бөтен эшне тәртипкә салып, балаларны карап, ашарга пешереп торыр иде мәрхүмәкәем. Әле дә истә, чәй эчәргә тәмле әйбер юк, ә кибеттә бар, дигәч, әбием миңа елмаеп карап торды да: «Бар, кызым, акча бирәм, алып кайт әле тәмле әйбер. Икәүләп чәй эчәрбез. Самавырны куя торам, син йөгереп кенә барып кайт», - диде. Уйлап карасаң, күпме гомер үтеп киткән, инде үзебез хәзер әби булдык.

Безнең очта бик серле, нык карчык - Закирә әби бар иде. Урманга җәяү йөреп төрле үләннәр җыя иде. Өенә керсәң, шулар эленеп тора, ниндидер сихрилек, серлелек. Бик җиңел, җен урынына йөри иде. Аңа идәннәрен юарга, су китерергә булыша идек. Урманнан җыйган балан белән бәлеш пешерә иде, дару үләннәре җыя, әллә нинди серле хикәяләр сөйли иде. Җилкәсенә салып кәҗәләренә, сарыкларына печән ташый, утынны да шулай алып кайта иде. Кайсыбер балалар аңардан шикләнәләр иде. Ә үзе шаяртып сөйләшергә дә ярата иде.

Миннури әбине дә бик яхшы хәтерлим әле. Шундый күп итеп чәчәкләр үстерә иде ул. Кайчан керсәң дә әкрен генә елмаеп сөйләшер иде. Мәктәпкә барырга чәчәкләр аңардан ала идем. Иң матур чәчәкләр миндә генә дип кайта идем. Закирә әби усал, шук булса, Миннури әби, киресенчә, тыйнак, йомшак иде, нәкъ минем Һәрвия әбием кебек.

Хәзер сагынып искә алырга гына калды. Рәхәт балачак безнең заманда булган икән.

Илгизә Вәлиева, Кичүчат

Күптән көтә идем инде сезнең язмагызны. Кызык та, кызганыч та, шул ук вакытта күз яшьләрем дә чыкты. Гел безнең балачак тасвирланган бит. Шулай шул, элек әбиләрнең сүзе «закун» иде. Ә инәйләр эштән кайтуга әйтелгән эшләрне эшләми кара, читән буенда үскән кычыткан синең белән бер тумаган, хәзер балтыр буйлап сыпырып ала иде. Рәхмәт бик зур. Газетагызда тагын шундый матур язмалар көтеп калам.

Лилия Заһитова, Мәскәү

Бабайлы әбиләр

(«Безнең оч әбиләре»нең икенче сериясе)

Безнең оч үзе бер аерым аулак урам. Ике урамны берләштерә дисәм дә була.

Күбесенең бәрәңге бакчалары безнең якка карап тора.  Һәм кыр бакчалары да безнең якта. Менә ул өлештә инде башка «сорт» әбиләр яши иде. Анда күбрәк бабайлы әбиләр. Иииии, алар инде гел башка. Аларның атлап йөрешләре үк үзгә. Янәшәләрендә дары иснәп, сугышлар кичеп кайткан картлары бар. Сугыштан соңгы чорда бу инде бик сирәк «тауар». Безнең очның ул өлешендә Миннур әби, Мәрвәри әби һәм Насыйп бабай карчыгы яши иде. Рәшит абыйныкы безгә әби түгел, ул әле Мөхтәрәмә апа. Аннан, болары якын, чөнки аларны күбрәк күрергә туры килде. Әйдәгез, һәркайсына аерым тукталыйм.

Гәрәй бай кызы Мәрвәриҗиһан

Ул безнең әнигә гел күлмәк тектерергә китерә иде. Ничектер якын иткәне сизелеп тора. Әни дә аңа бик хөрмәт белән карый. Эшләгән кешене ярата иде кебек Мәрвәри әби. Мулла кушкан исеме Мәрвәриҗиһан булса да, без генә түгел, күбесе аны Мәрвәри дип кенә йөртәләр иде кебек. Халык бит ул шулай кыскартырга оста, кыскалыкта осталык дип яши. Яшьтән затлы, матур киенеп йөрергә өйрәнгәнгә, күлмәкләрне еш тектергәндер. Нык, таза гәүдәле, туп-туры, төз генә йөри торган әби иде. Тыныч, сабыр. Үз дәрәҗәсен бик белә торган. Ашыгып сөйләшми. Ниндидер эчке бер затлылык, тәрбиялелек бар иде. Ике эпизод бик истә калган. Берсе - карты Каюм бабай белән кыр бакчасына бәрәңге эшләргә барганнары. Икесе дә төз генә, ипләп кенә, бер-берсенә иптәш булып сөйләшә-сөйләшә баралар. Икенчесе - әллә әни авырып киткәч, әллә инде тегү теккәнгәме, Мәрвәри әби кырлы стаканга салып кайнатма алып кергән иде. Төймә кадәр генә әллә вак алмадан, әллә алма катыш миләштән. Бик тәмле иде ул.

Мәрвәри әбинең әтисе Гәрәй бабай - Гәрәй бай тирә-якта үзенең көче-куәте, акылы, байлыгы, ярдәмчеллеге, сунарчылыгы һәм сәүдәгәрлеге белән дә абруйлы шәхес булган. Ул шәригать кануннарына туры китереп өч хатынга өйләнеп, гадел гаилә башлыгы булып яшәгән. Тирә-якта ике хатынлылар булса да, ул бердәнбер өч хатынлы кеше була. Алар авыл уртасында ике яктан инеш аккан утрауда, өч гаилә дә аерым йортларда яшәгәннәр. Эшләрне дә бергә эшләп, бәйрәмнәрне дә дус һәм тату уздырганнар. Ул утрау бүгенге көндә дә «Гәрәй чаты» дип атала. Мәрвәри әби өченче хатынның тәрбияле, зирәк акыллы һәм иркә кызы булып, купшыланып, кунак-ларга, утырмаларга (ул вакытларда 15 әр көнлек утырмалар булган) йөреп үскән. Ул үзенең яшь чакларын искә алганда, тормышка чыкканда бернинди дә эш тәҗрибәсе булмавы турында көлә-көлә сөйли иде. Тормыш барысына да өйрәткән. Колхозда көнне төнгә ялгап, иң авыр эшләрне башкарган: печән чапкан, утын кискән, олаучы булып Бөгелмә элеваторына икмәк ташыган, икмәк суктыру машинасында да эшләгән, иң оста эскерт куючы да булган (бу бик авыр хезмәт саналган).

Бәйрәм-мәҗлесләрдә табынчы да, оста җырчы да, ә тормыш иптәше Каюм абзый гармунчы булган. Каюм бабай заманы өчен белемле, акыллы, сабыр, ярдәмчел, авылдашлар өчен зур һәм дөрес киңәшче дә, авыл советы системасында дистә еллар хезмәт куйган кеше иде. Соңгы көннәренә кадәр Мәрвәри әбинең әнисен дә тәрбияли әле ул. Тикшерү органнары һаман «кулак карчыгын асрамаска» кушалар. Ул аларга үзенең юлыннан тайпылмаячагын аңлаешлы итеп әйтеп бирә. Бөек Ватан сугышы инвалиды булса да, җаваплы эшләрдә үзеннән зур өлеш кертә. Алар 45 ел бергә гомер итеп, дүрт балага дөрес тәрбия биреп үстерәләр. Мәрвәри әби, Каюм бабайдан калгач, улы Котдус абый гаиләсендә гомер итте. Уллары Котдус - авыл хуҗалыгы белгече, үзидарә башлыгы булып эшләде, киленнәре Кәүсәрия апа (ул әле минем укытучым да) сабыр холык-лы, Мәрвәри әби белән 22 ел бергә дуслыкта, татулыкта яшәделәр. Мәрвәри әби соңгы көненә кадәр барлык балаларыннан да кадер-хөрмәт күреп яшәде. Котдус абый белән Кәүсәрия апа үзләре дә 51 ел буена бер-берсенә тугрылыклы булып, тормыш юлыннан атлыйлар. Алар бер-берсенә бик рәхмәтле. Бүгенге көндә алар үзләре, балалары, оныклары әби-бабайлар рухына дога кылып, зыярәт кылып торалар. Мәрвәри әбинең оныгы Гөлназның аңа атап язган шигыреннән әлеге юллар шуңа дәлил:

Мин беләмен, сезнең урын

Оҗмахның иң түрендә.

Әби, бабай, мең яшәрсез

Сез безнең күңелләрдә.

Әйе, әбиле йортта ниндидер җан җылысы яши. Ул балаларга, оныкларга күчә. Һәм ул җылылык, наз гомер буе ак фәрештә булып озата бара кебек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса