Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

«...Бәхетлеләрне күреп сөенәм»

43 ел мәктәптә эшләү дәверемдә (рус теле һәм әдәбияты укыттым) бик күп балалар олы тормыш юлына аяк бастылар.

Кайсылары укырга керде, ә кайберләре үзләре теләгән төрле тармакларга: нефть сәнәгатенә, авыл хуҗалыгына, милициягә, Түбән Кама нефтехимиясенә (эшләп укыдылар) эшкә урнаштылар.

Тырышып эшләделәр, зур уңышларга ирештеләр. Зиннур Сафиуллин мәктәптә бик яхшы баянчы иде, МЧСта эшләде, матур көйләр иҗат итеп, танылган композитор, авылыбызның горурлыгы булды. Аның җырларын күренекле артистлар В. Ганиева, А. Галимов һәм башкалар да бик яратып башкаралар. 2 июльнең матур, җылы кояшлы көнендә шушы «балалар» (үзләренә 1-2 елдан 60 яшь тула) 41 елдан соң (бу инде аларның өченче мәртәбә очрашулары) матур ямьле табигать кочагында - Тегермән шарлавыгының урман аланында очрашуга җыелдылар. Иң элек бакыйлыкка күчкән иптәшләренә (Кичүчатта 2, Мәмәттә 3 кеше) догалар укып, каберләренә чәчәкләр куйдылар. Сәгать көндезге 1 дә өстәл әзерләнеп беткәч, бәйрәмне башлап, үзләрен укыткан барлык укытучыларны искә алып, аларга рәхмәт сүзләре җиткереп, мәктәптә, дәресләрдә булган кызык хәлләрне искә төшереп рәхәтләнеп кө-лештеләр. Барлыгы 24 уңган-булган ир-егет, ханым-кызлар аланга ямь өстәделәр, Зиннур музыканы да көйләп куйгач, урманга да җан иң-гән кебек булды.

Өстәл бик бай: тәмле ризыклар, җиләк-җимеш, әйтерсең лә туй өстәле! Назирә белән Розалиянең ирләре оста пешекчеләр, чын профессионаллар - шашлык, ит кыздырдылар, шулпа пешерделәр, ике самавырда үлән чәйләре кайнатып сыйладылар.

Шимбә көн булганлыктан, аланда кеше күп, балалары белән ял итәргә килгәннәр. Җырларны тыңлап, биюләрдә катнашып, аларның да күңелләре күтәрелде.

Очрашу бик күңелле, онытылмаслык булды. Оештыручылары да бик осталар бит! Зиннур белән Кәүсәрия Фәрхетдинова алып та баручылар. Берәү дә тик утырмады. Әнфәс юмор остасы, Фәния актив уеннар үткәрде, тиз һәм дөрес җавап бирүчеләргә бүләкләр өләште. Күпме күмәк җырлар, мәктәп җырлары җырланды, Зиннур үзенең яңа җырлары белән таныштырды, күпме биюләр биелде. Һаман да шулай, яшь егетләрчә оста биючебез Минразый Сәйфуллин күңелләргә дәрт өстәде, сок-ландырды.

Бәйрәм кичкә кадәр дәвам итте, бу көнне монда булган барлык кеше дә матур хисләр кичерде, күңелле ял итте.

Үзебезнең яраткан газетабыз «Әлмәт таңнары» аша очрашуны оештыручыларга, анда катнашкан һәркемгә ихлас күңелемнән зур рәхмәт җиткерәсем килә. Аларга карап сокланып утырдым: менә кайда ул чын дуслык, чын хөрмәт, чын кайгыртучанлык, чын ярату! Алар бер-берсен сагынганнар, мин хәйран калып аларның бәхетле елмаюларына, ихлас сөенүләренә, шатлануларына, чыннан да аларның бәхетле булуларына инандым. Минем кызым Фәридә дә шушы балалар арасында булырга тиеш иде дә бит, ни эшлисең, шулай тиеш булган инде. Ә мин бәхетлеләрне күреп сөенәм, алда тормышлары имин, гомерләре озын булсын! Алар чыннан да бәхетле! Тфү-тфү, күз тимәсен.

Класс җитәкчеләре,  ветеран укытучы Л. Вәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса