Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Гаилә көнендә Әлмәттә парларның рекордлы саны өйләнешәчәк

Бүген илебез Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтә.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Әлмәт муниципаль районы ЗАГСында 14 пар никахларын теркәргә җыена. Бу турыда турыдан-туры эфирда район башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр итте.

"Гаиләдә һәр кешенең тормышы башлана. Гаилә — ул җәмгыятьнең бик мөһим ячейкасы, әмма ячейка гына түгел, һәр кеше өчен эштә һәм тормышта  көч бирүче», - дип билгеләп үтте ул.

Моннан тыш, Әлмәттә мәдәни-күңел ачу программасы оештырылачак, интерактив мәйданчыклар эшләячәк.

«Шәһәр паркы сәхнәсендә 15, 25, 50, 55 ел бергә гомер иткән парларны котлау булачак. Шунда ук „мәхәббәт һәм тугрылык өчен“ медале белән нык мәхәббәтен раслаган гаиләләр бүләкләнәчәк», — дип хәбәр итте район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса