Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә мәче баласы белән рәсем ясаган балаларны полициягә учетка куячаклар

Әти-әниләренә карата беркетмәләр төзелде.

25 июньдә Әлмәттә яшәүче бер кеше полициягә шалтыратып, балаларның мәче гәүдәсен кулланып асфальтка рәсем ясауларын белдерде, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге.

Әлеге факт буенча тикшерү оештырыла. Полиция хезмәткәрләре әлеге гамәлне кылган ике баланы ачыклаган. Аларның ата-аналарына карата «ата-аналар яки башка законлы вәкилләрнең балигъ булмаганнарны карап тоту һәм тәрбияләү буенча бурычларын үтәмәве» маддәсе буенча беркетмәләр төзелгән.

Балалар полиция бүлегендә профилактик учетка куелачак, дип хәбәр ителә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса