Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Киләчәккә йөз тотып: сыйфат - һәр көнне

Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы сигез муниципаль районнан балалар бакчалары вәкилләре Әлмәттә «Татнефть һәм балачак. Киләчәк белән диалог» белем бирү проекты нәтиҗәләре белән таныштылар.

Сездә ничек?

«Татнефть» семинарында катнашу өчен нефтьчеләр каласына республикабызның 21 мәктәпкәчә белем би-рү учреждениесеннән бакча мөдирләре һәм өлкән тәрбиячеләр җыелды. Әлеге балалар бакчалары проект командасы тарафыннан ачык конкурс нигезендә сайлап алынды. Һәм аларның вәкилләре бирегә «Татнефть» ААҖ булышлыгы белән проектта 2018 елдан бирле эшләгән әлмәтле коллегаларының нинди нәтиҗәләргә ирешүләрен күрергә һәм проектка кереп, нәрсәгә омтылырга мөмкин булуын аңларга дип килделәр.

 

 

Арина Сафина

Белем бирү проектының берничә юнәлеше буенча үз тәҗрибәләре белән «Татнефть-мәктәп» шәхси белем бирү учреждениесенең «Каракүз», 1 нче «Бәләкәч», 27 нче «Нәни куллар» һәм 50 нче «Ләйсән» мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагогик коллективлары уртаклашты. Алар һәр мет-ры балаларның иҗади һәм физик активлыгы, уеннар өчен файдаланыла торган фәнни-яссылык мохитын тәкъдим иттеләр.

Кунаклар шулай ук «Татнефть» тарафыннан сатып алынган әйберләрне дә карадылар. Компания ярдәме бәрабәренә балалар бакчаларында, әйтик, «Бабашки» конструкторлары пәйда булды, педагоглар һәм ата-аналар өчен укулар уздырылды, 3D-физкультура комплекслары кайтарылды. Соңгылары бала физик яктан гына үсеп калмыйча, ә бәлки үз мөмкинлекләренең чикләрен тоярга да өйрән-сен, үзконтроль күнек-мәләре дә алсын өчен махсус эшләнгән.

ECERS шкаласы нигезендә

«Мәскәү шәһәр педагогия университеты»ның урбанистика һәм глобаль белем бирү фәнни-тикшеренү институтыннан баланың үсеше лабораториясе әйдәүче фән-ни хезмәткәре Татьяна Ле-ван проектны тормышка ашыруның башыннан ук экспертлар командасында һәм ул белем бирү мохиты белән бәйле юнәлешкә кураторлык итә. Ул педагогларга «Татнефть һәм балачак. Киләчәк
белән диалог» проектына кертелгән бакча коллективлары эшчәнлеге өчен
төп навигатор турында сөй-ләде.

- ECERS (Экерс) шкалалары - фәнни-яссылык мохитын (бүлмәләр, материаллар, уенчыклар, китаплар һ.б.) гына түгел, ә өлкәннәр белән сабыйлар, шулай ук балалар арасында үзара хезмәттәшлекне дә болар барысы эшләрлек итеп җайга салырга ярдәм итә торган халыкара корал. Иң мөһиме - мәктәпкәчә белем бирүнең сыйфаты  бит,  - дип ассызык-лады Татьяна Николаевна.

Нәкъ менә ECERS шкаласы белән эшләү яңа катнашучылар өчен проектның беренче этабы булачак та. Ә аның төп нәтиҗәсе үсеш нокталарын  һәм балалар бакчаларының индивидуаль үсеш программаларын эшләүне билгеләү булачак.

Катнашучылар артачак

Кунаклар яңа кертелгән белем бирү методикала-рының педагогик коллективларга гына түгел, балаларга да уңай йогынтысын билгеләп үттеләр. Шул ук вакытта алар һәр балалар бакчасының, проект кысаларында тәрбия һәм укытуның яңа методикаларын кулланып һәм хәтта булдырып, үз юлы буенча хәрәкәт итүен дә искәрделәр.

Педагоглар «Татнефть һәм балачак. Киләчәк белән диалог» проекты белән ихлас кызыксынуларын һәм теманы тирәнрәк өйрәнергә, яңа ирекле һәм инициативалы буын тәрбияләүдә тәүге адымнарны ясау өчен үзләренә кайсы юнәлешләр туры килүен аңларга теләү-ләрен белдерделәр. Семинарда катнашучылар биредә алган тәҗрибәләрен  проект командасы ярдәмендә үз бакчаларында кулланачаклар.

 

Яңа катнашучылар өчен «Татнефть һәм балачак. Киләчәк белән диалог» проекты 2022 елдан алып 2024 елга кадәр дүрт этапта гамәлгә ашырылачак. Шкалалар ярдәмендә үткәрелгән бәйсез экспертизадан соң алар үз эшчәнлекләрендә үстерергә теләгән юнәлешләрне билгеләячәкләр һәм укыту узачаклар. Киләсе этапта конкурс нигезендә учреждениеләрне матди тәэмин итү башланачак. Ике елдан соң әлеге мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре үз муниципаль районнарында ресурс мәйданчыкларына әверелеп, коллегаларын алдагы өч этапта үзләштергән бар нәрсәләргә дә өйрәтәчәкләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса