Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Халык әйтә икән, белеп әйтә

Юллар, транспорт, торак-коммуналь хуҗалык... Редакциягә һәм «Халык контроле»нә әлмәтлеләр шушы өлкәләрдә булган проблемалардан зарлана.

Галиев урамында яшәүчеләр юллардагы тишек-тошыктан, казылган чокырлардан тәмам гаҗиз булганнар. Яңгыр яуса, биредә үтеп йөрүе аеруча кыенлаша, ди алар. Мисал өчен, шушы урамда урнашкан 33 нче йорт кырыендагы чокырга инде елдан артык. Җәяүлеләр өчен тротуарлар ясалмаган урыннар да биредә байтак. Йортларны тапшырганда ничек кабул иттеләр икән - монысы гаҗәпкә калдыра. Ә менә шушы урамдагы велоюллар гел алыштырылып тора, җимерелгәне өстенә яңасын сала торалар икән. 

Яңгыр явып узса, Урсалының Рыжиков, Н. Закирова урамнарыннан җәяү генә түгел, машина да йөрешлек булмый, ди шушы микрорайонда яшәүчеләр. Һәм бу хәл еллар дәвамында шулай кабатлана. Кырлай урамында йортлар булса да, юллар бөтенләй юк. Явым-төшем була калса, монда да үтешле булмый. Сказочная, Крымская урамнарында да шул ук проблема. Ә менә Сөләйманова-8 Март урамнары киселешендәге чокыр чын мәгънәсендә «Бермуд өчпочмагын» хәтерләтә. Әлеге чокырга һәрдаим машиналар тәгәрмәчләре белән кереп бата да, сәгатьләр буена чыга алмый ята. Гафиятуллин урамында Sky city артындагы җәяүлеләр кичүендә дә шактый гына тирән чокыр барлыкка килгән. Светофор баганасында  төймә астында ук урнашкан ул. Балаларын коляскага утырткан әниләргә, инвалидларга, пенсионерларга юлны чыгу өчен әлеге төймәгә басу бик җайсыз.

Әлмәтнең велосипедчылар башкаласы икәнен белмәгән, ишетмәгән кеше калмагандыр инде, мөгаен. Шуңа күрә дә төрле велоузышлар, триатлоннар безнең җирлектә уздырыла. Әлмәтлеләр спорт чараларының үзәк урамнарда оештырылуына карата да ризасызлык белдерәләр һәм ярышларны шәһәрдән читтә үткәрергә кирәклегенә басым ясыйлар. Туктаусыз юл ябылуларга чик куюны сорыйлар. Әлеге сорауны әлмәтлеләр турыдан-туры җирле хакимияткә юллыйлар.

Торак-коммуналь хуҗа-лык өлкәсенә килгәндә, әлмәтлеләрне күпчелек ишегалды территорияләрен төзекләндерү, подъездларда тәртип урнаштыру кебек сораулар борчый. Ә менә Пушкин урамындагы 39 а йорты каршындагы ишегалдын тараканнар басып алган. Сәбәбе дә билгеле - микрорайонда яшәүчеләр кошларны, этләрне, песиләрне ашату кебек игелекле гамәл кылу нияте белән бу бөҗәкләрне үзләре ияләштергәннәр. Азыкны халык урамдагы люк капкачына куя, ә аннан тараканнар тукланып, рәхәтләнеп үрчеп, әйләнә-тирәгә таралалар икән. Исегездә булса, бу теманы безнең редакция былтыр да күтәреп чыккан иде инде. 

Әлмәт транспорт идарә-сенә яңа Газель машиналары кайтканны күпләр хәтерлидер. Алар шәһәрдә булган транспорт проблемасын бераз чишәргә тиешләр иде кебек. Кызганыч, әлеге җәмәгать транспортының маршруты халык өчен  уңайсыз төзелгән булып чыкты. Моннан тыш, Газельләрнең хәрәкәт итү графигыннан да канәгатьсезлек белдерә халык. «Без төшке ашка киттек, арттан транспорт килә инде, шуны көтегез», дип, шоферлар халыкны салоннан төшереп тә калдыралар икән әле. Кичке җидедән соң транспорт шәһәрдә бө-тенләй хәрәкәт итми, дип тә зарланучылар байтак. Тукталышларда элеккечә халык сәгатьләр буе транспорт көтә. 4 нче автобусның РТСка Сөләйманова һәм Совет урамнары аша узуын көйләгез әле, дип тә үтенә әлмәтлеләр. 7 б троллейбусы бик сирәк йөри бит, дип тә зарлана алар. 4 б автобусының һәм 3 нче санлы троллейбусның хәрәкәт итү маршрутын бер вакытка куймаска кирәклеген дә искәртәләр. Алар берсенә-берсе терәлеп, узышып йөри, я икешәр сәгатькә юкка чыгалар, дип зарларын белдерә кешеләр.

Мөрәҗәгатьләр күп, «әйдә ярар, халыкка ярап булмас, ул гел шулай зарлана инде» дип кул кушырып утыру бер генә җитәкчене дә бизәми. Проблемалар бар икән, алар чишелергә тиеш. Халык әйтсә, хак әйтә, диюләре юкка түгел бит. 

 

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса