Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Кем өчен син, Сабантуй?!

Милләтне милләт итеп яшәткән өч әйбер бар: тел, дин, кием. Акыллы кешеләр шулай ди.

Әлеге исемлекне дәвам итеп, гореф-гадәтләрне дә кертергә мөмкин булыр иде, тик алар шактый гына заманчалашып баралар шул. Бәлки бу шулай булырга тиештер дә. Тик... Менә шул «тик» булмаса.

Милләтемнең йөзек кашы булган Сабантуйлар гөрләп узды. Җәй озын, әле тагын булыр. Ә бу Сабантуйлар кем өчен үткәрелә дә һәм аларны кем үткәрә дигән сорау туа. Ул гомер-гомергә халкымның көтеп алган бәйрәме булган. Аны чын хезмәт бәйрәме итеп, туганнарның, читтә яшәүче авылдашларның, якташларның, сабакташ-ларның  очрашуы, күрешүе буларак бәйрәм иткәннәр. Сабантуйны уздыру өчен һәр авыл үзенә уңайлы, җайлы вакытны сайлаган. Сүз дә юк, үзе сайласа, билгеләсә дә, беркайда да җәй буе Сабантуй уздырып ятмаганнар. Ул бүген дә шулай. Аның Илбашыбыз тарафыннан билгеләнгән көннәре бар. Тагын шул «тик» инде... Миңа калса, кайбер түрдәге түрәләр мондый фәрманнарны бик дөрес аңлап бетермиләр. Имеш, Президент шушы көнне дип әйтте, димәк, шул көнне генә үткәрәсез. Ул бит инде бөтен очракны да ваклап-берәмтекләп язып утыра алмый. Әйтик, яңгыр яуса - куртка кисеннәр, кар булса - киез итектән, туннан килсеннәр дип. Болай да инде «галавалар» әйткән көнне уздырган авылларда хатын-кызларыбыз матур күлмәкләрен күрсәтәсе урынга узган елгы чәшке туннарыннан чыктылар. Суык булды бит. Ни хәл итә-сең инде, үткәрергә куштылар ләбаса.

Эх, ул әйткән бөтен сүзне дә шулай эшләсәләр икән. Әйтик, һәр түрә ике телне дә белергә тиеш. Чынбарлыкта шулаймы соң? Юк шул, «исәнмесез» дә «сау булыгыз» гына. Аннан калганын «не билямяс». Ә Сабантуйны әйтелгән көнендә үткәрергә кирәк. Ул көнне яңгыр яки кар яуса нишләргә? Яуса бит... Үткәрәбез. Кеше килмәсә дә. Килсеннәр, белделәр бит Сабантуй буласын. Бүген кайбер җитәкчеләр шулайрак карый. Ә халык зур ул, башлы ул, хәйләкәр ул... Үз җаен карый да, Сабантуй димичә, «Авыл бәйрәме», «Авыл көне», «Җыен», «Фестиваль» һәм тагын әллә ниләр дип атап, үзенә ки-рәк көнне уздыра.

 

Алга таба «Сабантуй» дигән бәйрәмнең исеме фәрманнарда гына калмагае, болай барса. Халкы да бозылды, һәркемгә кыйммәтлерәк бүләк,                                                 Казаннан килгән җырчылар кирәк. Концерт-тамаша кирәк. Сабантуйларның асылы мондамыни, җәмәгать?! Бу бит халык бәйрәме... Гомер-гомергә ул халыктан җыелган бүләк белән уздырылган. Ә бит кайбер авылларда «Сабантуйга акча юк» дип үтми дә калды. Булмасын, акча белән кем дә үткәрә ул. Сез акчасыз үткәреп карагыз. Ә башка көнне үткәргән бер генә җитәкчене дә әле тотып ашамадылар.

 

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса