Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Балалар күңеленә юл таба белә

Балалар белән аралаша белү - үзенчәлекле талант, ә үзенчәлекле балалар күңеленә юл табу - икеләтә талант.

Мондый балаларның аралашу даирәсе еш кына якын туган-тумача белән чикләнгән була.

«Пионерлар йорты» - «Кванториум» технопаркында тормышка ашырыла торган инклюзив белем бирү программасы ярдәмендә сәламәтлек ягыннан мөм-кинлекләре чикле балалар яраткан мавыгу төр-ләре белән шөгыльләнә, яшьтәшләре белән аралаша, төрле юнәлешләр буенча үсә алалар. Һәм эш уңайлы мохит тудыруда һәм балалар технопаркы укытучыларының компетенцияле булуларында гына да түгел.

2017 елда «Шешмаойл» идарәче компаниясе генераль директоры Рөстәм Тәхаветдинов «Пионерлар йорты» - «Кванториум»га махсус заказ буенча җитештерелгән микроавтобус бирде. Әлеге автомобильгә безнең шәһәр-дә генә түгел, Россиядә дә тиңнәр юк. «Мерседес» маркалы стандарт микроавтобус коляскадагы инвалидларны йөртү өчен махсус җиһазландырылган: электр күтәрткеч, коляскалар өчен кирәкле беркеткечләр урнаштырылган. Максималь дәрәҗәдә уңайлы һәм куркынычсыз шартлар тудырылган. Барлык бу еллар эчендә автобусны «Шешмаойл» компаниясе тулысынча тәэмин итеп тора.

Менә инде биш елга якын вакыт дәвамында шофер Марат Шәймәрданов балаларны өйдән яки мәктәптән алып китә, технопаркка алып килә, ә аннары өйләренә тарата. «Пионерлар йорты» - «Кванториум»га йөрүче үзенчәлекле балалар өчен ул дус та, остаз да.

Ата-аналар аңа ышаналар, балалар да үзен нык яраталар, хөрмәт итәләр. Үзенә ышанып тапшырылган, бигрәк тә өйдә укытыла торган балалар өчен ул өлкән иптәш кенә түгел, ә аларны ачышлар һәм хис-кичерешләр тулы зур дөньяга алып керүче дә. Баштагы вакытларда бик җиңел булмавын яшермичә, ул:

- Үзенчәлекле балалар белән аралашу тәҗрибәм гел юк иде. Кайберләре сөйләшми, ишарәләр белән генә аралаша. Акрынлап аларны аңлый башладым. Хәзер алар миңа күнекте инде, әти-әниләр дә тыныч күңел белән ышанып тапшыралар. Миңа ышанырга мөмкин булуын аңлыйлар. Алар бит шундый ук гади балалар, бары тик физик активлыклары гына түбәнрәк. Аларны кызганырга кирәкми, ә үсеш өчен күбрәк мөмкинлекләр бирергә кирәк, - ди.

Светлана Галимова 9 яшьлек кызы Раминаның өч ел инде «Любознайка» студиясендә шөгыльләнүен әйтә. Гаилә Урсалыда яши икән. Атнасына ике тапкыр кыз артыннан Марат Миңнемөхәммәт улы килә, ә дәресләрдән соң аны кире кайтара. Светлана Рифовна беренче тапкыр баланың берүзен җибәрү куркыныч булганын искә ала.

- Марат килеп җитүгә кызым елап җибәрде, нишләргә дә белмәдек. Тик ул аңа якын килү юлын таба белде. Хәзер кызыбыз: «Марат абый кайчан килә инде?» - дип, түземсезлек белән тәрәзәгә карап аны көтә. Ул аның изге йөрәкле кеше булуын күңеле белән сизә. Әни буларак, минем дә бала өчен җаным тыныч. Үзенчәлекле бала белән тәүлек әйләнәсе бергә бит без. Көнен дә, төнен дә аның янында. «Пионерлар йорты» - «Кванториум» булу, балаларыбызның анда шөгыльләнә алуы, махсус транспорт, гаҗәеп яхшы коллектив - үзенчәлекле балалары булган гаиләләр өчен болар бик зур ярдәм һәм таяныч. Түгәрәкләр ачылуына, балаларыбызга шундый игътибар бирүләренә шатланып туя алмыйбыз. Рамина кул эшләрен өйгә алып кайта, нәрсәне ничек эшләгәнен күрсәтә. Бирегә йөри башлаганда аңа бөтен нәрсә авыр бирелә иде, ә хәзер укытучысы барысын да ул үзе эшләвен, алга китеш, уңышлар барлыгын әйтә.

Һәр җитәкче өчен коллективта шундый ышанычлы һәм җаваплы кешеләр булу - зур куаныч. Технопарк директоры Рамил Закиров та Марат Шәймәрданов хакында зур хөрмәт белән сөйли:

-  Тәүге эш көннәреннән үк ДЦПлы балаларга гел ярдәм итә. Балалар аны бик яраталар. Чираттагы ялда булып, аны башка шофер алыштырганда балаларның йөриселәре дә килми. Юк диләр... бетте-китте. Марат абыйларына шул тиклем нык ияләштеләр. Ул ялда вакытта технопаркка беркем дә килми диярлек, шуңа күрә аны төп занятиеләр беткәч, җәй көне генә ялга җибәрәбез. Аларның бит үз дөньясы, мессенджерда үз төркемнәре бар, ул һәрберсен исемләп, нинди гаиләдән, ата-анасы кемнәр булуын, кайсына кайчан хастаханәгә һәм реабилитациягә барырга кирәклеген, аларның проблемаларын яхшы белә. Ул - безнең балаларыбыз турында бөтен мәгълүматлар сандыгы. Менә дигән гаилә башлыгы да ул: хатыны белән ике бала - уллары Артур белән кызлары Милананы үстерәләр. Аны менә шундый ярдәмчел, сизгер һәм җаваплы кеше, үз эшенең чын профессионалы итеп тәрбияләгән әти-әнисенә зур рәхмәт.

Уку елы тәмамланды. Әмма технопаркта җәйге каникуллар вакытында да тормыш туктамый. Мөмкинлекләре чикле балалар өчен күчмә мастер-класслар, «Сфера» планетариена, «Әлмәт» иҗтимагый мәдәни үзәгенә, Тайсуган авылындагы ат спорты клубына экскурсияләр һәм башкалар оештырыла. Балалар мондый сәяхәтләрне яраталар һәм Марат абыйларының үзләрен алырга килүен түземсезлек белән, зарыгып көтәләр.

 

Наилә Әл-Әйюби

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса