Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Үлчәме туры килмәсә...

Сорау-җавап

 

- Шәһәребездәге бер кибеттән футболка сатып алган идем. Өйгә кайткач киеп карасам, миңа ярамый торган булып чыкты. Кызганычка каршы, киеп карамаган килеш биркасын һәм ярлыгын өзәргә өлгергән идем инде. Мин аны кибеткә кайтарып, акчамны кире ала аламмы?

Илдар Фазлыев

Газета укучыбызның әле-ге соравын Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органына юллап, аннан түбәндәге җавапны алдык.

 «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законының 25 нче маддәсе 1 нче пункты нигезендә, азык-төлек булмаган, тиешле сыйфаттагы товар формасы, габаритлары, фасоны, төсе, үлчәме яки комплектациясе буенча туры килмәгән очракта сатып алучы әлеге товарны сатучыдан шундый ук товарга алмаштыруын таләп итә ала. Кулланучының азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны алмаштырырга хокукы аны сатып алу көнен санамыйча, ундүрт көн дәвамында саклана. Азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны әлеге товар кулланылышта булмаган, аның товар төре, куллану үзлекләре, пломбалары, фабрика ярлыклары сакланган, шулай ук товар чегы яки касса чегы яисә күрсәтелгән товарга түләүне раслаучы башка документ булган очракта гына алмаштырырга мөмкин.

Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон сатып алучыга сыйфатлы товарны 14 көн дәвамында башка товарга алыштырырга яки аның өчен түләнгән акчаны кире кайтарырга рөхсәт итә. Шул ук вакытта кайтарыла торган товарның товар кыяфәте сакланган булуы шарт. Ә бу анда җитештерүче завод тарафыннан тагылган ярлыклар, биркалар һәм башкаларның урынында булуын күздә тота.

Билгеле ки, үз продукциясе турында мәгълүмат  урнаштыруга җаваплы караган җитештерүче товарның сыйфаты югары дәрәҗәдә булуын да кайгыртырга тиеш. Өс киеме, трикотаж, баш киемнәре, эчке кием һәм башка тегү эшләнмәләрен маркировкалау буенча стандартлар - ул ГОСТ 10581-91. Товарның маркировкасында һичсүзсез аның үлчәме турында да мәгълүмат булырга тиеш. Әгәр сатып алучы андый мәгълүмат язылган ярлыкларны, биркаларны алып ташлаган икән, товарның сыйфаты сакланган булса да, кибет әлеге товарны кире алудан һәм аның өчен акчаны кире кайтарудан баш тартырга хокуклы».

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса