Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

«ТаграС-РемСервис» - «Роснефть» подрядчылары арасында лидер

«Роснефть» НК» ААҖ рейтингы йомгаклары буенча «ТаграС-РемСервис» компаниясе ун номинация арасыннан берьюлы икесендә лидерлык позицияләрен яулады.

Илдә иң эре булган «Роснефть» нефть компаниясе ел саен үз подрядчыларының нәтиҗә-лелеге белән идарә итү систе-масы кысаларында рейтинг уздыра. Быел, коронавирус пандемиясе чикләүләре белән бәйле ике еллык тәнәфестән соң беренче тапкыр, подрядчылар вәкилләре - номинацияләр буенча җиңүчеләр Мәскәүгә чираттагы очрашуга чакы-рылды. Биредә аларга бүләкләр тапшырылды.

«Катламны гидравлик аеру» номинациясендә шундый ук хезмәтләр күрсәтүче барлык подрядчылар арасында «ТаграС-РемСервис» компания-се чираттагы тапкыр беренче урынны яулады, ә «Колтюбинг технологияләре» номина-циясендә 2 нче урынга чыкты.

«Роснефть» тарафыннан үткәрелә торган рейтингның төп критерийлары булып югары җитештерүчәнлек, процессларны технологик тайпылышларсыз башкару һәм производство программасын үзвакытында үтәү тора.

«ТаграС-РемСервис» ҖЧҖ эшчәнлегенең кайбер юнә-лешләре буенча үзенең лидерлыгын күп тапкырлар исбатлады инде. Моны ел саен уздырылучы мәртәбәле Россия рейтинглары йомгаклары да раслый. Компания аларда алдынгы позицияләрне били.

Компаниядә заказчылар өчен конкурентлылык кыйм-мәте тудыручы актуаль чише-лешләр уңышлы гамәлгә ашырылуын дәвам итә, иң яхшы тәҗрибәләрне даими камилләштерү һәм аккумуля-цияләү бара, заманча цифрлы технологияләр актив
кулланыла - болар барысы да аңа нефть-газ чыгару тармагы компанияләре өчен ышанычлы партнерлар булып калу мөмкинлеге бирә.

 

Светлана Ежова

Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса